Беренче тапкыр СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә билгеләнә. Берничә елдан соң авыруга каршы хәрәкәт символы барлыкка килә. Бу – киемгә беркетелгән кызыл тасма. Аны 1991 елда рәссам Фрэнк Мур уйлап тапкан.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе статистикасына ярашлы, планетада 40 миллион ВИЧ-инфекцияле кеше яши. Көн саен бу сан 14-15 меңгә арта. ВИЧ-инфекциялеләрнең күпчелеге — 30 яшькә кадәрге кешеләр. Соңгы өч дистә ел эчендә СПИДтан 25 миллионга якын кеше үлгән, былтыр 1 миллион 200 мең кеше ВИЧ-инфекциягә бәйле сәбәпләрдән җан биргән.
Һәр өч авыруның икесе Африкада яши. Кайбер галимнәр фикеренчә, “кара континентта” һәр өченче өлкән яшьтәге кеше ВИЧ-инфекцияле, монда вирус белән халкының 90 проценты зарарланган илләр дә бар.
СПИД нәкъ Африкада барлыкка килгән. Кешеләр бу хәтәр чирне яшел маймыллардан йоктырган, дип исәпләнелә. Тәүге тапкыр СПИД турында 1980 елларда телгә алына һәм тиздән аны “ХХ гасыр чумасы” дип атый башлыйлар. ВИЧ күптән инде “хәтәр төркем”гә керүчеләр авыруы булудан туктады. Бүген кешенең социаль статусы, яше һәм тышкы кыяфәте анда ВИЧ-инфекция булу-булмавы турында белдерә алмый. Чир йогудан танышларны җентекле сайлап, наркотиклардан баш тартып һәм сәламәт тормыш рәвеше белән әхлакый нормаларны үтәп кенә сакланып була. Шул ук вакытта ВИЧ-инфекция диагнозы кешегә коллегалары, дуслары, күршеләре белән мөнәсәбәтләрен дәвам итү өчен киртә була алмый, чөнки ул аралашканда йокмый. Көнкүрештә аны йоктырмау өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, мәсәлән, һәрвакыт үзеңнең шәхси теш щеткасын һәм кырынгычны кулланырга кирәк.
Шуны да билгеләү зарур, ВИЧ-инфекция йоктыручылар арасында авыруын яшерми әйтү гадәткә кереп бара. Голливуд йолдызы, үз гомерендә биш мең хатын-кызны аздыруы белән мактанган Чарли Шин былтыр Америка телеканалларының берсендә СПИД белән авыруы турында белдерде. Ул аны 2010 елларда йоктыра. Моңа кадәр чире турында белүчеләргә бу хакта сөйләнеп йөрмәсеннәр өчен 5 миллион долларга кадәр акча түләгән була.
Узган ел ахырында телевидение алып баручысы Павел Лобков та 12 ел элек ВИЧ-инфекция эләктерүен таныды. Бу хәл “Дождь” телеканалында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә булды. Ул ВИЧ-инфекцияне ничек йоктыруы һәм әлеге диагноз белән яшәве авыр булуы турында да әйтте. Бу кешеләрнең сүзләре: “Уяу булыгыз, СПИД данга, байлыкка карамыйча, саксызлык күрсәтүчеләрнең барысын да ега”, — дигән кисәтү булып яңгырады кебек.
“Роспотребнадзор” мәгълүматлары буенча, Русия халкының 1 процентка якыны ВИЧ-инфекцияле, шуларның өчтән бер өлеше диагнозы турында белми. 1987 елдан илдә 1 миллионнан артык ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган, шуларның һәр бишенчесе (212 мең кеше) үлгән.
Республикада ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләр саны арта. 1 майга 17888 авыру исәпләнә. Былтыр гына 2907 кешедә ВИЧ-инфекция табылган. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округындагы СПИД белән авыручылар саны арткан алты төбәк исәбенә керә. Чирлеләрнең 59 проценты инфекцияне җенси юл белән йоктыра, араларында наркоманнар да күп.
Медицина елдан-ел алга бара, дибез. Бик күп чирләрдән дәва табыла, ә менә СПИДның вирусы билгеле, тик аны һаман да җиңеп булмый. Ни өчен? Игътибарны проблеманың чыганагына юнәлтик. Бу авыру очраклы гына наркоманнарга, гомосексуалистларга һәм башка әхлаксыз кешеләргә ябышмый бит. Димәк, СПИД — әдәпсезлек артуга җавап. Ул безгә тормыш рәвешебезне һәм үзебезне тотышыбызны үзгәртергә кирәклеге турында кисәтә. Моны эшләмибез икән, безне бернинди вакцина да коткармаячак.