+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2016, 12:45

Хезмәт итәргә теләмисең икән... – үлем җәзасы

Фашистлар Германиясендә армиягә чакырылучыларга шундый шарт куелганМәгълүм булуынча, май ае – безнең өчен патриотик хисләр ташкан, тыныч тормыш бүләк иткән ата-бабаларыбыз белән горурланган чор. 9 майда Бөек Җиңү көнен билгелибез, Ватан иминлеге өчен гомерен корбан иткәннәрне искә алабыз. Шул ук вакытта, бу айда безнең өчен сәер тоелган дата бар. 15 май – намус кушуы буенча хәрби хезмәттән читләшүчеләр, баш тартучылар көне. Әлеге көн патриотик рух, Бөек Ватан сугышы, фашистлар Германиясенә каршы көрәш белән бәйле. Тарих битләренә күз салыйк.


Кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышны башлаган фашистлар Германиясе югары дәрәҗәдә әзерлекле, максатына тугры армия туплаган. Илбасарлар чорына күрә яхшы коралланса да, югалтулар да күп булган. Сирәгәйгән сафлар Германиядән генә түгел, басып алынган илләрдән дә туктаусыз тулыландырылган. Немецларның дөньядагы иң бөек милләт икәнлегенә ышанганнар, Гитлерның сәясәтенә табынганнар шатланып армиягә киткән. Шул ук вакытта, имин тормышта яшәүче халыкларны үтерү, коллыкка төшерү, чәчәк аткан шәһәрләрне утка тоту белән килешмәүчеләр дә булган. Әлбәттә, андыйлар, истәлекле датадагыча, хәрби хезмәттән намус кушуы буенча баш тарткан. Килешергә кирәк, мондый кыю адымга баручылар җинаять эшләмәгән, киресенчә, башкаларга үрнәк күрсәткән. Чөнки фашистлар үз илләрен якламаган. Киресенчә, башка милләтләрне, шул исәптән безне тар-мар итәргә омтылган. Димәк, мондый максатка хезмәт иткән солдатларны Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән дип булмый. Бүгенге күзлектән караганда, шулай. Ә менә фашистлар Германиясендә армиягә барудан качып йөрүчеләр эзәрлекләнгән, халык дошманы саналган. Бер чыганак буенча, хезмәт итүдән баш тартучыларга, армиядән качып китүчеләргә чыгарылган 30 мең үлем карарының 25 меңе гамәлгә ашырылган. Аларның кыю адымы онытылмый.

1994 елның 15 маенда Лондон үзәгендә “Үтермәү хокукыннан файдалану өчен хәрби хезмәткә бармаганнар һәм бармаучыларга” дип язылган таш урнаштырылган. 1997 елда Австриянең Линц шәһәре янәшәсендә Маутхаузен концлагере урынында шундый эчтәлекле мемориаль такта куелган. 1999 елда Бухенвальдта “Дезертирларны саклау һәм тану” семинары үткән. Чара Вермахт дезертирлары истәлегенә багышланган. 2000 елда Бухенвальдт концентрацион лагере урынында фашистлар Германиясе армиясендә хезмәт итәргә теләмичә, җәзалап үтерелгәннәр истәлегенә такататаш куелган. Шулай да, кайбер аңлашылмаучанлыклар да бар.

Үтерергә, имин тормышта яшәүчеләргә ут ачарга теләмәгәнгә үлем җәзасына хөкем ителгәннәр 1997 елның 15 маенда гына акланды. Бундестаг шундый резолюция чыгарды. Шунысы гаҗәп, дезертирлар акланмады. Алар, аклану өчен, иҗтимагый прокуратурага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Күпме сынауларны үтеп, җәбер-золым күреп, бүгенге көнгә кадәр исән калучылар бу эшне башкаруны гаделсезлеккә тиңли. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, немец солдатлары күпкә җиңелрәк акланган. Җинаятьчелеккә юл куймас өчен башкисәрләр армиясеннән качып китүчеләргә катгыйрак шартлар куелуы аңлашылып бетми.

Мәкаләне әзерләгәндә мәгълүматлар сорап, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттем. Соравымны аңламадылар. “Бездә хәрби хезмәттән баш тарту төшенчәсе бөтенләй юк. Бары тик хезмәт итүдән качып йөрүчеләр генә бар” – дип, җавап кайтардылар. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Тарихка игътибар итик. Наполеон Көнбатыш Европаны тезләндергәч, Русияне дә яулап алырга уйлаган. Французлар Мәскәүне яндырса да, безне җиңә алмаганнар. Армия, халык белән берләшеп, илабасарларны куып чыгарган. Фашистлар Германиясе һөҗүм иткәч, ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар, хәтта балалар, үсмерләр дә кулына корал тотып, дошманга каршы көрәшкән. Мөгаен шуңа хәрби хезмәттән баш тарту безнең өчен ят һәм башка сыймаслык күренештер. Шулай да, армия хезмәтеннән читләшүчеләр дә юк түгел. 2015 елда Башкортстанда андыйлар 96 кеше булган. Русия Җинаять кодексының 328 мәддәсе белән аларга хөкем җәзасы каралган. Былтыр – 10, 2014 елда – 21, 2013 елда 13 кеше хөкем алдына баскан. Эшне зурга җибәрмичә, альтернатив хезмәтне дә сайларга мөмкин. Әмма ул егетләр арасында популяр түгел. Былтыр 1000 кешенең сигезе генә шундый теләк белдерегән. Солдат боткасы ашарга теләмәүчеләр дәваханәләрдә, элемтә бүлекләрендә эшли. Хезмәт итү вакыты – 18 ай. Ватанны санитарлар һәм почтальоннар яклый алмаганга, альтернатив хезмәтне бик азларның гына сайлавына бары тик шатланырга гына кирәк.

15 майда билгеләнгән истәлекле көннең безнең өчен киләчәктә дә ят күренеш булып калуы хәерлерәктер. Тарих сабакларын күздә тотып, иминлек теләсәң – сугышка әзерлән, дигән мәкальне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Армия куәтле булганда безнең белән беркем дә көч сынашырга, үрдәк биреп каз алырга теләмәс. Ә бу максатка халык сау-сәламәт булганда, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр аз кимегәндә генә ирешеп булачак.

Рәсемдә: Лондон үзәгендәге “Үтермәү хокукыннан файдалану өчен хәрби хкзмәткә барамаганнар һәм бармаучылар” язулы тактаташ урнаштырылган таш.
Читайте нас: