Бу тарих Санкт-Петербург белән тыгыз бәйле, чөнки шәһәрне 1703 елда төзи башлыйлар, тәүге кораб та шул елда эшләнә. 1704 елда исә кораблар төзү өчен Адмиралтийск верфына нигез салына. Балтыйк флоты шул еллардан Русиянең төньяк-көнбатыш юнәлештәге чикләрен саклый. 1700-21 еллардагы Төньяк сугышта Балтыйк флоты Швеция флотын тар-мар итә. 1853-56 еллардагы Кырым алышында да, соңрак, Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышында да Балтыйк флоты зур җиңүләргә ирешә.
Флот фәнни ачышлары һәм экспедицияләре белән дә данлыклы. Дөнья тирәли сәяхәтләрнең башында торып, барлыгы 432 географик ачыш ясала, шуларның 98енә адмирал һәм офицерларның исеме кушыла. Балтыйк флоты кораблары дөньяда иң соңгы булып ачылган кыйтга — Антарктидага җитә. Флот тарихы адмираллар Федор Ушаков, Михаил Лазарев, Павел Нахимов, Владимир Корнилов, Степан Макаров, Николай Эссен, экспедицияләр оештыручы Витус Беринг, Фаддей Беллингсгаузен, Геннадий Невельский, композитор Николай Римский-Корсаков, язучы Леонид Соболев, Алексей Новиков-Прибой, Сергей Колбасьев, радио уйлап табучы Александр Попов, физик Борис Якоби, сүзлекләр төзүче Владимир Даль, академик Алексей Крылов исемнәре белән бәйле.
Бүген флот составында 100 хәрби кораб, 150 самолет һәм вертолет исәпләнә. Төп базалары Калининград өлкәсенең Балтийск һәм Ленинград өлкәсенең Кронштадт шәһәрләрендә урнашкан.