-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2016, 02:00

Теләк булса, беләк чыдый ул!

21 май – эшсезлектән яклау көне.Хезмәттә чыныгып үстекБез мәктәптә һәм университетта “бары тик хезмәт кешене кеше иткән” дип тәрбия­ләндек, хезмәт тәрбиясен үз җилкәбездә татыдык. Авыл баласына өйдә дә эш җитәр­лек иде шул. Үсеп җиткәч ­­ – эш, гаилә мә­шәкатьләре... Кыскасы, эшсез торган көн булмагандыр.

Совет җәмгыяте шулай корылган иде ки, һәркем көченә һәм һөнәренә күрә эш белән тәэмин ителде. Эш урыны булган кешегә тулай торактан урын, ничәдер елдан фатиры бирелде, пропискасы булды, балалар бакчасына, ял йортларына юлламалар бүленде, хаклы ял гарантияләнде. Бу, бер яктан, хезмәт һәм уртача тормыш дәрәҗәсен тәэмин итсә, хосусый милек, алыпсатарлык, шәхси эшкуарлык тыелу сәбәпле, кеше-ләрнең яшәү дәрәҗәсе тулысынча хезмәт урынына бәйле булды. Алар эш урынын югалтудан, ияләшкән коллективтан аерылудан, хезмәт стажы өзелүдән куркып яшәде. Без дә – шул система җимеше, шул идеоло­гиядә тәрбияләнгәнбез. Әти-әнинең, картәти-картәниләрнең, авылдашларның һәрдаим хезмәттә булуын күреп үстек. Бүген дә, әлхәмдүлилләһи, кырыкмаса эш кырык якта таралып ята – өлгер генә! Эшсезлектән түгел, кайчак эштән яклауга мохтаҗ чаклар бар. Авыргарак туры килгән чакларда түзә­сең, сабыр итәсең: тимерне ут чыныктырган кебек, адәм баласының буыны хезмәттә ныгый, дисең, эше барның – ашы бар, һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс, дип, үзеңне юатасың.

Урманга качмасмы?

Яши-яши, көннәр-еллар үтә-үтә, эшләгән эшләреңнең нәрсә яисә кем хакына, нинди нияттән, нинди максаттан булуы, үз хезмә­тең­нең нәтиҗәсе, хезмәт җимешләреңнең кирәк булу-булмавы, әҗере хакында да уйлана башлыйсың. Кеше җиргә эшләр өчен генә туган микәнни, дип икеләнәсең. “Эш – бүре түгел, урманга качмас”, “Эшләп кем баеган?” дигән әйтемнәр дә искә төшә. Төптән уйлаганда, фәнни-техник прогрес­сның этәргече дә авыр хезмәттән котылырга теләү ләбаса. Борын-борын заманда коллар башкарган авыр хезмәтне хәзер машина-тракторлар, электр энергиясе, роботлар бик җиңел һәм тиз генә башкара ала.

Элегрәк без барлык җәмгыятьнең матур киләчәге хакына дип тырышсак, хәзерге көн­дә күпчелек үзе, үз гаиләсе өчен тир түгә. Ләкин якыннар, туганнар, кешеләрнең картаюына, бакыйлыкка күчүенә һәм кеше кулы тудырган барча әйберләрнең вакыт тегермә­нендә он-тузанга әйләнә баруына шаһит буласың. Кешеләр генәме, хәтта ки шәһәр­ләр, илләр, йолдызлар таркала, юк була... Вакыт-хөкемдар һәркемгә, һәрнәрсәгә үз бәя­сен бирә, үз мөһерен суга: кичә мөһим тоелган эшләр бүген әһәмиятсезгә әверелә. Хезмәткә мөнәсәбәт, хезмәткә кагылышлы законнар да иҗтимагый корылыш алышыну белән үзгәреш кичерә. 1936 елда СССР Конституциясенең 12нче мәддәсендә “Хезмәт – хезмәткә яраклы һәр гражданның бурычы һәм намус эше” дип язылса, бүген Русия Консти­туциясенең 37нче мәддәсе “хезмәт ирекле, көчләп эшләтү тыелган” дип тәк­рарлый.

Капма-каршылыклы фикерләр, аҗаган­дай яктырып кына ала да, янә көндәлек мәшәкатьләргә чумасың һәм кырмыска оясыдай “гү” килгән замана агышына кушылып китәсең. Мәгълүмат чаралары исә икътисади көрчек, эшсезлекнең артуы турындагы хәбәрләр белән тулган. Календарьда – истәлекле дата: 1992 елдан башлап Русиядә 21 май – Эшсезлектән яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Дәүләт мәнфәгатендә

Соңгы елларда хезмәт базары шулай ук шактый үзгәрешләр кичерә: өр-яңа һө­нәрләр барлыкка килә, технологияләр үсешә, миграция дулкыннары көчәя. Бүген беркем дә, бернинди комиссия дә кемнәрнедер эшкә өндәп, мәҗбүр итеп йөрми. Ләкин, ничек кенә булмасын, халыкны эш белән тәэмин итү – дәүләт мәнфәгатендә. Эшсезлектән яклауда, кешенең үзеннән, аңа белем алырга ярдәм иткән, хезмәткә сөю тәрбияләгән ата-аналарыннан кала, төп ярдәмче – дәүләт. Һәр район үзәгендә, шәһәрдә диярлек оештырылган Мәшгульлек үзәкләре Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына карый һәм алар эш эзләүчеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.

Мисалга, Башкортстан Мәшгульлек үзәге сайтында (http://www.bashzan.ru) байтак файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Анда хәбәр ителүенчә, 2016 елның 1нче кварталына республикада эш яшендәге 1 983,6 мең кеше исәпләнеп, шуларның 119,3 меңе эшсез дип табылган (http://www.bashzan.­ru/posts/48338). Эшсезлек дәрәҗәсе, үткән елның 1нче кварталына караганда бераз кимеп, 6 процент тәшкил иткән. Район һәм шәһәрләрдәге мәшгульлек үзәкләренә бу елның 4 аенда, эш эзләп, 32 мең 329  кеше беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән. Оеш­маларның ябылуы, эшчеләр саны яисә штат кыскартылу сәбәпле, 4970 кеше эшен югалткан.

Мәшгульлек үзәгендә кемнәр чиратта?

Сайттагы саннар бу сорауга җентекле җавап бирә. Күпчелек очракта, болар – тәүге эш урынын эзләүче, я булмаса, 1 елдан артык эшләми торып, яңадан эш эзли баш-лаучылар, шәһәрдә яшәүчеләр, 14-29 яшьтәге хатын-кыз. Дөрес, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә ашыкмаучы 95 меңләп эшсез кеше арасында башка катламнарны да күрергә мөмкиндер, әлбәттә. Мәсәлән, ел башыннан “эшсез” статусы бирелгән гражданнарның (аларның саны 1 майга – 19 230) күпчелеге – 30 яшьтән өлкәннәр, яртысы диярлек урта яисә башлангыч һөнәри белемгә ия. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр нисбәте тигез диярлек, күпчелеге шәһәрдә яши. Исәпкә алынган эшсезлекнең ел башына Русиядә һәм Башкортстанда берникадәр артуы күзәтелә. Ул Агыйдел, Межгорье шәһәрләрендә, Баймак, Балакатай, Чишмә, Зианчура районнарында күбрәк, ә инде Сибай, Мәләвез, Бөре шәһәр­ләре, Нуриман, Уфа, Миякә районнарында бу җәһәттән күрсәткечләр яхшырак.

Эш урыннарына килгәндә, гыйнвар-апрель айларында республикада 60 меңләп эш урыны тәкъдим ителгән, ә май уртасында, мәсәлән, республика вакансияләр банкында 29 меңгә якын эш урыны бар иде. Чагыштыру өчен: биредә 19 меңләп кеше үз резюмесын калдырган. Мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә елның беренче 4 аенда 20 меңгә якын кеше эшкә урнашкан, аларның яртысы диярлек – “эшсез” статусындагылар.

Һөнәреңне уйлап сайла!

Эшче һөнәрләр арасында иң кирәклеләре – водитель, эшче, яшелчәче, эретеп ябыштыручы, кондуктор, җыештыручы, тегүче, пешекче, урам себерүче, ташчы, сатучы һөнәрләре. Хезмәткәрләрдән менеджер, табиб, фельдшер, шәфкать туташы, страховка агенты, инженер кебек һөнәр ияләре эшкә тизрәк урнаша алачак. Ә менә сакчы, санитар, почтальон, тәрбияче, кассир, администратор, социаль хезмәткәр, диспетчер, склад мөдирләренә кыенгарак туры килүе бар. Кайчандыр бик популяр булган юрист яисә икътисадчыларга, шулай ук укытучыларга, бухгалтерларга кытлык юк. “Син дә – кунак, мин дә – кунак, атка печән кем сала?” дигәндәй, “кунак”лар артыбрак китеп, эшче һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур бүген. Вакан­сияләрнең 76,2 проценты нәкъ менә эшче профессияләр өчен. Гомум алганда, төзе­леш, эшкәртү сәнәгате, авыл һәм урман ху­җалыгы, сәламәтлек саклау, күчемсез милек белән эшләү, транспорт, элемтә, сәүдә өлкә­ләрендә аеруча Уфа шәһәре предприя­тиеләрендә эш табу кыенлык тудырмаячак.

Түләсәләр,баш тартмаслар иде...

Шунысы кызыклы: мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар арасында водитель, эшче, җыештыручы, пешекче, сатучылар шактый. Ягъни алар тәкъдим ителгән эш урыннарына урнашырга ашыгып бармый. Вакансияләр һәм резюмелар каталогыннан күренүенчә, тәкъдим ителгән һәм көтелгән эш хаклары арасында аерма юк түгел. Кагыйдә буларак, һәркем югарырак эш хакы, уңайлырак эш урыны өмет итә. Ә инде эш бирүче мөмкин кадәр арзанрак эш көче табарга омтыла. Мисал өчен, эш тәкъдим итүчеләрнең якынча 12-15 проценты яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы вәгъдәли. Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең 40 проценты – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, 30 проценты 20 мең сумнан югарырак хезмәт хакы түләргә риза. Чагыштыру өчен: республикада уртача хезмәт хакы февральдә 25 163,3 сум иде.

“Эшсезлек сиңа яныймы?”

Бу сорауга таныш-белеш менә болайрак җавап бирде:

Ильмира: “Авылдан Уфага йөреп эшли идем. Ташларга мәҗбүр булдым, чөнки эш хакым юлда йөрергә, төшке ашка да җитми башлады. Өстәвенә, 2-3 кешенең эше бер кешегә йөкләтелде, таләпләр катгыйланды. Хәзер җәй якынлаша. Бакчада эш күп. Бәрәңге, яшелчә уңса, ач калмабыз. Бозау алырга уйлыйм. Авылда сыер асрасаң, ул үзе бәләкәй завод кебек бит инде. Сөт җитештерү заводы. Әнинең пенсиясе икебезгә җитәр дип уйлыйм”.
Илгиз: “Гаиләбез белән үзаллы эшкә тотындык. Булган барлык маяны җыеп, арендага пекарня алдык. Икмәк, камыр ризыклары пешереп сатабыз. Җиңел түгел, әмма үзең өчен эшләгәч, ару-талу сизмисең. Юкса, сәгатьле эштән кайтсаң, җеп өзәрлек тә хәл калмый иде”.


Айназ: “Эшсезлек барыбызга да яный, чөнки илдәге икътисади хәл иртәгәсе көнгә ышанычны какшата. Шул сәбәпле, бердән, булган эш урынымны сакларга тырышам, икенчедән, башка эш урыннары да караштыра башладым. Бу җәһәттән Интернет ярдәмгә килә. Мәшгульлек үзәге сайтын карыйм, эш тәкъдим итүче башка сайтлар да бихисап”.

Марат: “Эшсезлек миңа янамый, чөнки минем һөнәрләрем күп. Бу эшемнән китсәм дә башка һөнәрләр белән тамак туйдыра алам. Әти авылда иң оста кеше иде: балта остасы, пима басучы, тегүче... Сәламәт булган кешегә эшләр өчен Русиядә эш бетмәгән. Җир күп, теләгәнеңне үстер, мал асра. Гомер буе әзергә бәзерне көтеп утырырга мөмкин. Кешенең үзеннән тора. Юктан – бар, бер тиеннән ике тиен ясарга кирәк”.
* * *

Әлеге сораштырудан, шулай ук статис­тика мәгълүматларыннан күренүенчә, бүген эшсезлек проблемасын күпләр үз көче белән хәл итәргә тырыша. Ә инде яхшырак тормыш дәрәҗәсенә, күбрәк эш хакына өмет итү – һәркемгә диярлек хас өмет-теләкләр.
Читайте нас: