“Башкортостан” киностудиясенең оештыручысы һәм беренче җитәкчесе — билгеле режиссер-куючы, Башкорт-станның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Ника” Русия кинематография сәнгате академиясенең мохбир әгъзасы Әмир Абдразаков.
Беренче елларда киностудиядә, нигездә, документаль һәм хроника фильмнары төшерелә. Алар халык тарихына, күренекле шәхесләргә багышлана. “Ишмулла Дилмөхәммәтов”, “Зәйнәп Биишева”, “Акмулла”, “Зәки Вәлиди Тоган”, “Курай”, “Аркаим” кебек фильмнар төшерелә. Режиссер Малик Якшымбәтов төшергән “Врата свободы” нәфис-публицистик тасмасы бигрәк тә зур популярлык яулый.
1994 елда киностудиядә анимацион фильмнар төшерелә башлый. Күпсанлы мультипликацион фильмнар тәкъдим ителә, алар Русия һәм халыкара кинофестивальләрдә лаеклы җиңүләр яулый.
Тагын да ике елдан кыска метражлы ике нәфис фильм төшерелә. Алар — Булат Йосыповның “Пыяла юлчы” (башкорт телендә һәм дубльдә — урыс телендә) һәм “Две далекие и близкие зимы” (урыс телендә, режиссеры Илдар Исламгулов) фильмнары. Режиссер Булат Йосыпов — 2002 елда Таңчулпан Гарипова пьесасы буенча “Сөмбелнең җиденче җәе” дигән тулы метражлы нәфис фильм (башкортча һәм урысча), ә тагын да өч елдан Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәре буенча нәфис фильм әзерли. Айчуак Йомагулов төшергән “Ночью можно” (2004 ел, урыс телендә) кыска метражлы фильм күп халыкара фестивальләрдә җиңү яулый. 2005 елда башкортларның 1812 елдагы сугышта катнашуы, 112нче башкорт атлы дивизиясе, милли батыр Салават Юлаев турындагы документаль фильмнар дөнья күрде. Соңгысы — “Сынмас рух” фильмы өчен режиссер Әмир Абдразаков Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
2007 елдан “Башкортостан” киностудиясе цифрлы форматта уен кинопроектлары булдыруга керешә.
Бүген “Башкортостан” киностудиясе багажында йөздән артык документаль, хроника, анимацион, шул исәптән тулы һәм кыска метражлы 10 уен фильмы бар. Яшь кинематографистлардан А. Райбаев, Т. Буракаева, Р. Пожидаевның эшләрен билгеләп үтәргә кирәк.
Элегрәк, 1997-2006 елларда, киностудия елына дүртәр тапкыр “Акбузат” хроника кино журналы чыгара иде. Киножурнал республиканың кызыклы шәхесләре, истәлекле вакыйгалары турында сөйләде.
Профессиональ кино республикада үсеш кичерә дияргә кирәк. Төрле кинопроектлар гамәлгә ашырыла, телесериаллар төшерелә, кино- һәм видеофильмнар булдырыла, алар Русия һәм халыкара кинофестивальләрдә җиңүләр яулый.
Әйтик, Русиянең мәдәният һәм кинематография агентлыгы ярдәме белән төшерелгән “Җилкуар” фильмы (Айчуак Юмагулов) Волоколамск шәһәрендә узган С. Бондарчук исемендәге VII Халыкара хәрби-патриотик фильмнар фестивалендә махсус бүләккә, Ханты-Мансийскта IX “Дух огня” дебют фильмнары фестивале белән Чабаксар халыкара кинофестивалендә тамашачы сөюе бүләгенә лаек булды.
Башкорт кинематографы тарихында беренче тапкыр Айнур Әскаровның “Еңмеш” кыска метражлы уен фильмы Канн фестивалендә катнашты, шулай ук, Русиядә, Һиндстанда, Ереванда, Абхазиядә һәм башка төбәкләрдә узган фестивальләрдә җиңү яулады. Фильм Европаның абруйлы кинофестивальләре дәрәҗәсенә күтәрелде. 2011 елда Айнур Әскаров Санкт-Петербург Хөкүмәтенең художество сәнгате өлкә-сендәге “Кинода казанышлары өчен” яшьләр премиясе лауреаты булды.
Республика кинематографиясенең бүгенге үсеше 2007 елда кабул ителгән “Башкортстанда кинематографиягә дәүләт ярдәме күрсәтү турында”гы Закон һәм 2009 елгы “Башкортстанда кинематографияне саклау һәм үстерү” республика максатлы программасы турында”гы карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
26 майда “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале кысаларында Конгресс-холл амфитеатрында “Кино төне” узачак. Аны Русиянең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән республиканың Мәдәният министрлыгы һәм “Башкортостан” киностудиясе оештыра. Зур экранда кинематография тарихыннан сурәтләмәләр, яшь тамашачылар өчен анимация фильмнары, төрле фестивальләрдә җиңү яулаган фильмнар тәкъдим ителәчәк. Кино 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.