+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2016, 02:00

“Кызыл таң” бүләкләгәч, алдынгы инде ул!

Ару-талуны белмәс хезмәте, матур, итагатьле холкы белән танылган һәм бары мактауга лаек тормыш юлыннан атлаучы ир-егетләр хәтсез арабызда. Гадәттә, алар үзләре хакында иркенләп, кинәнеп сөйләргә яратмый, дан-дәрәҗә артыннан да куып бармый, тыныч кына үз эшләрен, вазыйфаларын башкарып, дөнья көтә. Әлеге язмам да шундыйларның берсе Фидәрис Янгиров турында.

Фидәрис Шакир улы 1956 елның февралендә Борай районының Берләч авылында дөньяга килә. 1963-73 елларда — туган авылында, аннан соң Бадрак урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Уфа авиация институтына укырга керә. Күпләр хәтерлидер: ул заманнарда югары, махсус уку йортлары каршында студент отрядлары эшчәнлеге киң танылу алган иде. Фидәрис тә Бөтенсоюз комсомол төзелеш отрядында Белорет — Чишмә тимер юлын төзүдә катнаша. Бу отряд Уфа, Мәскәү, Казан, Ярославль, Харьков авиация институтлары студентларыннан төзелә. Һәм Фидәрис хезмәттә ирешкән уңышлары өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Бишьеллык яшь гвардиячесе” дигән бронза билгесенә лаек була.

Фидәриснең әтисе Шакир ага авылда гына түгел, тирә-якка танылган балта остасы булды. Ул төзегән йортлар бүген дә күпләрне сөендереп тора. Кызганычка каршы, аңа Фидәриснең әлеге тормыш үрләрен күрергә насыйп булмады, ул бик иртә бакыйлыкка күчте.

Әнисе Рәшидә ханым, шулай ук, колхозда иң алдынгылар сафында булды. Алар элек-электән бал кортлары үрчетеп яшәде. Рәшидә апа, 84 яше тулуга карамастан, һаман кортларын бетерми, балаларын, оныкларын тәмле бал белән сыйлый.

Әтиләре урынына калган Фидәрискә кече туганнары Фәйрүзә, Иданис, Гөлүзәне аякка бастыруга күп көч салырга туры килде. Бүген алар­ның һәммәсе дә үзаллы тормыш көтеп, балалар-оныклар үстереп, Нефтекама шәһә­рендә яши.

Фидәрис 1973-82 елларда районыбызның ул вакыттагы “Сельхозтехника” берләш­мәсендә өлкән инженер булып эшли. 1982-88 елларда “Родина” колхозының партия оешмасын җитәкли. 2000 елга кадәр районның ремонт-техник предприятиесе директоры вазыйфасын башкара. Аннан соң Борай районы буенча “Техинвентаризация” дәүләт пред­прия­тиесенең, “Башхлебопродукт” берләш­мәсенең Уфа сәүдә предприятиесе директоры, Уфа шәһәре Ленин районының 13нче Торак ремонтлау-хезмәтләндерү пред­приятиесендә баш инженер, бер үк вакытта Уфа шәһәренең байтак пред­приятиеләрендә арбитраж идарәчесе хезмәт­ләрен үти. 2008 елдан бүген­гәчә “Башсельхозтехника”ның реализация төркемендә төбәк җитәк­чесе. Намуслы хезмәте өчен бик күп дәүләт бүләк­ләренә лаек булды. Фидәрис Шакир улына “Кызыл таң” гәзите тапшырган Мактау грамотасы да кадерләп саклана. Заманында ул бер­ничә тапкыр район һәм авыл Советлары депутаты булып та сайланды.

Фидәрис тормыш юлыннан җәмәгате Миләүшә Муллаян кызы белән инде 34 ел кулга-кул тотынышып атлыйлар. Районның Мулла авылы кызы Миләүшә дә берничә дистә ел үзәк район китапханәсен җи­тәкли, район Советы депутаты һәм район Хатын-кызлар советы рәисе. Гаиләдә тәрбия­ләнеп үскән дүрт бала да тормышта үз урынын тапкан.

...Заманалар беркайчан да җиңелдән булмаган. Бүген­гебез дә җиңел димәс идем. Ләкин авырлыкларга зар­ланып яшәргә кирәкмәвен инде күпләр аңлады. Тормыш сынауларын җиңеп чыгар өчен бөтен ихтыяр көчеңне тупларга кирәк шул. Алты дистә гомер юлын үткән Фидәрис Янгиров та бу хакыйкатьне инде күптән үзләштергән һәм шуңа да үзен тормыш дулкыннарында җи­ңел тота, авырлыкларны җи­ңеп яши.

Фидаил Нуриев,
хезмәт ветераны.
Борай авылы.
Читайте нас: