+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2016, 02:00

“Матбугат — җәмгыятьне туплаучы көч”

Русия үз тарихында катлаулы чор кичерә. Дөньякүләм икътисади кризис, табигать катаклизмнары — һәммәсе дә илебез тормышындагы проблемаларны көчәйтә генә. Өстәвенә, күп илләрдәге ачлык, милли-дини мөнәсәбәтләрнең куера баруы социаль-икътисади хәлебезне тагын да катлауландыра. Шунысы игътибарга лаек: глобаль проблемалар янәшәсендә Русия үзенең көч-куәтен Көнбатыш “демократлары” белән янәшә атлаучы оппозицион көчләр белән көрәшүгә сарыф итми. Әйтергә кирәк, Русия һәрвакыт үз җирләрен сакларга һәм күпмилләтле халкы белән нинди генә сынауларны да җиңәргә сәләтле, бердәм булып калды. Сер түгел, Көнбатышның аерым дәүләтләре һаман да Русиягә карата агрессив уй-максатларын яшерми. Аларда бездәге идарә итү алымын үзгәртү, яки аерым милләт мәнфәгатьләрен яклау максаты юк. Русияне дошман күрүче ил башлыкларын дөньядагы сөренте җирләрнең — 10, кара туфраклы мәйданнарның — 55, төче су запасының 20 процентына ия, урманнарга, нефть һәм табигый газ яткылыкларына бай дәүләтнең ресурслары кызыктыра. Без үзебезне шундый шартларда ни дәрәҗәдә саклап калырга сәләтле? Русиянең яшәеш тамырлары булган аграр сәясәт, авыл хуҗалыгы тармагы үз йөзен югалтмас өчен кайсы юнәлешкә борылырга тиеш?

Русия — бай ил. Әмма табигый байлыклары белән генә түгел. Ул күпмилләтле халкының бердәм һәм көчле булуы белән аерылып тора. Көнбатыш илләре, билгеле, бездәге социаль һәм икътисади тотрык­лылыкка көнләшеп карый. Шуның өчен дә без бердәм һәм үз илебезнең патриотлары булырга тиеш. Кызганычка каршы, җәмгыятебездә узган гасыр ахырында җиңел кәсеп һәм юк кына бәягә искиткеч бай мөлкәткә ия булган олигархларның күбесе һаман да илнең икътисади байлыгын әрәм-шәрәм итү белән шөгыльләнә. Ел саен алар тарафыннан миллиардларча доллар чит илләргә чыгарыла, төрле офшорларга озатыла. Икътисадчылар исәпләвенчә, узган елда илебездән 50 миллиард доллар, ягъни, һәр русиялегә бүлгәндә, 350 доллар (22700 сум) акча чит илгә чыгарылган. Быел беренче кварталда шундый ук юл белән 7 миллиард доллар озатылган. Җиңел юл белән туплап, бу акчаларның нинди максат белән чит илләргә озатылуын гади халык та яхшы аңлый. Мутлык белән урлашучы — ул кайсы илдә дә мошенник булып кала.

Әхлак белән байлык беркайчан да янәшә булмаган. Әлбәттә, сүз хәләл көч белән тупланганы турында бармый. Бәндәләргә хәерче һәм ач булмауга социаль хокукы барлыгын Мөхәммәт пәйгамбәр дә әйтеп калдырган: бай кешеләр үз керемнәренең бер өлешен ел саен аз керемле, хәерче халыкка бирергә бурычлы. Намуслы һәм үз көче белән эшләп алынган акчадан беркем дә оялмаска, кыенсынмаска тиеш. Әйткәндәй, бу мәсьәләдә Швеция һәм Норвегияне үрнәк итеп куярга була. Анда яшәүчеләр арасында хәерче кешеләр булмасын өчен законга ярашлы барлык чаралар да кулланыла. Бу илләрдә бай кешеләр салымны күбрәк түли, илдә яшәүчеләргә табыл­ган нефтьтән ваучерлар бирелә. Гарәп илләрендә дә шул ук тәртип. Русия сәя­сәтчеләре һәм олигархлары да шу­ны истә тотсын иде: АКШта яшәүчеләр азык-төлек сатып алуга үз керем­нәренең нибары 13 процентын сарыф итсә, Русиядә ул 35-50 процентка җитә. Шуңа күрә Русиядә яшәүче халыкның 17 процентының туйганчы ашый алмавы, ә 3 про­центының ач булуы бер дә гаҗәп түгел. Әлбәттә, әлеге категориядәге кешеләр арасында ялкаулар да, эчкечеләр дә аз түгел. Ләкин Көнбатыш илләрендә дә андыйлар юк дип булмый бит.

Болар — яшәешебезнең чынбарлыгы. Аларны яшерергә дә, алардан куркырга да ярамый. Коммунизмда да, социализмда да яшәмибез. Ләкин дәүләт үзенең идеологиясендә барлык халыкны кайгыртучы социаль мән­фәгатьләргә таянырга бурычлы. Бары тик шул очракта гына җәм­гыятьтә социаль гармония саклана һәм тәэмин ителә ала. Бу очракта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның соңгы вакытта Башкортстан, ил күләмендә уздырылган форумнарда белдергән фикере дә игътибарга лаек. “Республикага эш сәфәре белән килүче төрле дәрә­җәдәге федераль төбәкләр җитәк­челәре дә тоя моны.

Республикада яшәүче барлык халыкларны бергә туплау нәти­җәсендә, алдагы 2-3 елда Башкортстанда куәтле социаль-икътисади сикерешкә ирешә­чәкбез, ул, беренче чиратта, авыл хуҗалыгында чагылыш табачак”, — диде Рөстәм Зәки улы.

Әлбәттә, җәмгыятьтәге яңа үзгә­реш, дөньяви сулышны беренче чиратта киңкүләм мәгълүмат чаралары тоя. Һәм халыкны туплау мәсьә­ләсендә, аларның роле чиксез зур булуы күренә.

Русия Президенты Владимир Путин билгеләвенчә, алдагы ике ел икъ­тисадның реаль секторында һәм бизнеска нигезләнүче предприятие­ләрдә удар хезмәт елы буларак билге­ләнергә тиеш. Билгеле, бу юнәлештә аграр сәясәт тә өстенлекле булып тора. Бүген аграр тармакта хуҗалык итүнең өч формасы аерылып тора: авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм крестьян ихаталары.

Шуны ассызыклап әйтергә телим: әгәр без аграр сәясәттә анык максат куеп, җитештерүне үстерүдә генә түгел, гомумән, авыллардагы проблемаларны хәл итәргә телибез икән, әлеге өч юнәлешкә дә карашны бердәй билгеләргә бурычлы. Мәгълүмат чараларының нәтиҗәле­леге, аларның дәүләт сәясәтен үткәрүдә ни дәрәҗәдә ярдәм итә алуына басым ясалу юктан түгел. Галим буларак, шуны әйтергә телим: аграр сәясәттәге һәр яңалык, реформалар һәрвакыт бәхәсле булды һәм авырлык белән юл ярды. Миңа калса, әлегә кадәр бу бурычларны үтәүдә матбугат та, радио-телевидение мөмкинлеге дә тиешенчә файдаланылмады.

Мин, хуҗалык итүнең өч формасын үстерү проблемаларын аермыйча, ике-өч аграр район мисалында аграр министрлык, республика Башлыгы Аппараты белгечләре һәм галимнәр катнашлыгында уртага салып тикше­релергә һәм бер фикергә килгәч кенә ниндидер карар кабул ителергә тиеш, дип исәплим. Һәр районның үзен­чәлеген исәпкә алып төзелгән программалар, билгеле, аграр ведомство белән берлектә матбугат чараларына теге яки бу райондагы эш барышын контрольдә тотарга, иҗтимагый күзәтү булдырырга булышлык итәр иде. Мондый эшчәнлек нәтиҗәләрен арытаба республикада таратуга, федераль министрлык департаментларына җи­бәрүгә дә юл ачылачак. Миңа калса, әлеге чараның төп максаты — авыл хуҗалыгында җитештерүне 2020 елга кадәр үстерү буенча кабул ителгән программаны тормышка ашы­ру кысаларында тармак эш­чәнлегенә ярдәм итү һәм аңа контрольне көчәйтү.

Хәл итүне көтүче икенче проблема — фермер хуҗалыклары, яки шәхси ихаталарның җитештерүдә бер­ләштерү юлы белән барлыкка килгән кооперативлар челтәрен үстерүгә булышлык итү. Әлеге юнәлештә нинди эш башкарылуын, уртак проблемалар буенча фикер алышуын квартал саен тармак министрлыгында уздырылучы очрашуларда карау зарур. Биредә һәр төбәкнең аграр секторын үстерүдә урындагы табигый-климатик шартлар исәпкә алынырга тиеш.
Ниһаять, югарыда тәкъдим ителгән чарада өченче юнәлешне ассызыкларга телим. Анысы — Башкортстанда авылларның социаль үсеше белән бәйле проблемалар. Шәһәр тормышыннан аермалы буларак, авылда кешеләрнең эшчәнлеге үзе яшәгән мохиттә. Авыл халкының тормышы да, күмәк яисә фермер хуҗалы­гындагы эшчәнлеге дә бертөрлерәк. Аларны аерым-аерым карап та булмый диярлек. Район һәм авыл хаки­мият­ләре җитәкчеләре берлектәге эш­чәнлегендә моны игътибардан читтә калдыра алмый. Шул ук вакытта, хәзерге шартларда аграр җитештерү, идарә итү алымнарында яңача караш кына түгел, ә тамырдан модер­низацияләүне таләп итә. Һәм мондый чакта район басмалары бер үк вакытта иҗтимагый юнәлештә җитештерүчеләр өчен һәм гаилә гәзите ролен дә үти.

Күренүенчә, илдә барган сәяси, социаль һәм иҗтимагый процессларда матбугат басмалары дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлек белән идарә итүдә мөһим роль уйный ала. Ләкин матбугат басмаларының үз проблемаларына да дәүләт битараф калырга тиеш түгел. Бу тармак үзе дә кардиналь үзгәрешләр таләп итә. Минемчә, бүген илебезнең дә социаль-икътисади үстерү программасын тормышка ашыруда матбугат чараларының активлыгын үстерү буенча яңа этапка керәбез. Билгеле, журналистларга ил тарихын язганда “ак бит”ләрне күбрәк ачарга кирәк булыр. Әлбәттә, бу беренче чиратта илнең сәяси һәм икътисади бәйсезлеген саклауга, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, якты киләчәгебез мәнфәгатьләрендә төрле сәяси партияләр, күпмилләтле халкыбыз арасында үзара килешеп яшәүгә, бердәмлеккә нигезләнергә тиеш.
Читайте нас: