+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2016, 02:00

Аракы сату кими...

Алкогольле эчемлекләрне сату кими. Шуның белән бергә дәүләткә акциз акчалары керү дәрәҗәсе төшә. Аракыга игътибар кимүнең сәбәбе нидә? Сәламәт тормыш алып баручылар саны артудамы, әллә инде ялган аракы куллануга күчүдәме?

Былтыр республикада спиртлы эчемлекләр сату дәрәҗәсе — 6, ә аракыныкы 14 процентка төшкән. Уфада исә аракыны ваклап сату 26 процентка кимегән. Белгечләр бу хәлне Красноярский шәһәрендә булган очрак белән бәйли. Анда, Интернет аша сатып алынган спиртлы эчемлекләрне кулланып, күп кешенең агулануы халыкны сагаерга мәҗбүр итте.

Чыннан да, чиновниклар аракы сату кимүен сәламәт тормышка күчү белән түгел, ә арзан алкогольгә күчү белән аңлата. Аны Интернет аша, кибетләрдә, вак сәүдә нокталарында һәм хәтта гаражларда сатып алырга мөмкин.


Уфа Эчке эшләр идарәсе­нең Кулланучылар базары өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә бел­дерүләренчә, быел беренче кварталда алкоголь продукциясен сатканда закон бозу­ның 66 очрагы ачыкланган. Спиртлы эчемлек бу очракта законсыз булса да, сыйфатлы да була, сәламәтлек өчен кур­кыныч та тудыра ала.

Әйтик, Ырынбур өлкәсе кешесе Уфаның дүрт районында арендага алынган биналарда Казахстан аракысы һәм Кыргызстан тәмәкесе саткан. Аның продукциясе сыйфатлы булган. Ә менә “Северный” сәүдә комплексында табылган акцизсыз аракыны тикшерү аның гомер өчен куркыныч булуын ачыклаган.

Интернет аша аракы сатуны тыйганнар иде, ләкин законны урап үтәргә теләүчеләр монда да бар. Былтыр шундый 30 сайт ачыкланган. Яртысының эшчәнлеген суд законсыз дип тапкан, калганнары буенча тикшерү дәвам итә.

Әлбәттә, акыллы кеше бервакытта да аракыны шикле урыннарда сатып алмаячак, куркачак. Теләсә кайдан аны ахыры ни белән бетәсе турында уйламаган, ни эчсә дә ярый торган бәндәләр генә ала. Былтыр Уфада спиртлы эчемлекләр белән агу­лануның 559 очрагы теркәл­гән, 91е үлем белән тәмам­лан­ган. Зыян күрүчеләр арасында — 14 яшькә кадәр 11 бала. Күп очракта кешеләр этил спирты белән агуланган. Ә аларның 4 проценты — метил спирты, 0,9 проценты — төрле суррогатлар, 0,2 проценты тәрәзә чистарта торган сыекча эчеп үлгән.

Дәваханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең 70 проценты аракы эчүен белдерә. Кеше ялган аракы һәм суррогатлар эчә башлаганчы аның шәхесендә үзгәрешләр булырга тиеш. Кагыйдә буларак, болар — алкогольгә бәйлелектән интегүчеләр.

Шул ук вакытта табиблар соңгы өч-биш елда алкоголизм белән авыру һәм үлү очрак­ларының кимүен билгели. Ун ел элек үсмерләр дәваханәгә агуланып кына түгел, алкоголь психозы бе­лән дә мөрә­җәгать итсә, бүген хәлләр бераз яхшырган. Үсмерләрнең сырага һәвәслеге генә хафага сала. Тагын бер борчулы тенденция — алкоголизм белән интегүче хатын-кызларның артуы.

Ялган аракы сату белән, нигездә, шәхси эшкуарлар шөгыльләнә. Алар лицензиясез аракы сата. Хөкүмәт Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына зур өметләр баглый. 1 гыйнвардан лицензиясе бул­ган юридик берәмлекләр, шулай ук, сыра сатучы эшкуарлар бу системада алкоголь продукциясен сатып алуны чагылдырырга тиеш. Ә 2017 елның 1 июленнән алардан алкогольне ваклап сатуны да чагылдыруны таләп итә­чәкләр. Бу ялган аракының ваклап сатудан юкка чыгуына китерергә тиеш.

Бу системаны башка спирт­лы продукцияләрне сатуга да кертүне алга сөрүче­ләр бар. Әйтик, халыкта “фанфурик” дип аталучы спиртлы төнәтмәләр, лосьоннар һәм башкаларга. Әле алар әйлә­нештән төшеп кала. Шул ук вакытта аерым категория ке­шеләрнең аларга игътибары көчле, чөнки алкогольне алыш­­тыручы сыекча күпкә арзангарак төшә. Тиздән алар тутырылган савытларның кү­ләме дә бәләкәйләнергә, 100 миллилитрдан 25кә калырга тиеш. Русия Дәүләт думасы әле шушы проектны карый.

Бүген исә Уфада фанфурикларны азык-төлек кибетлә­рендә һәм гәзит киоскларында сату тыелган. Әмма сатучылар югалып калмаган, шунда ук ишек алларына һәм подъездларга күчкән.
Читайте нас: