+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2016, 02:00

Дөнья офтальмологлары бездә җыелды

2-3 ииюньдә Уфа дөнья офталь­мологиясе үзәгенә әйләнде: Күз авырулары фәнни-тикшерү институты төрле илләрдән бер меңгә якын табибларны һәм галимнәрне җыйды. Быелгы җыенга юбилей даталары да сәбәпче: Патшабикә Мария Алексан­дровнаның фәрманы нигезендә сукыр­ларның Уфа Попечительлек бүлекчәсе оештырылуга 130, Уфа күз дәваха­нәсенә 115, Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына 90 һәм Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенә 25 ел тулды.

“Көнчыгыш-Көнбатыш – 2016” VII Халыкара офтальмохирургия конферен­циясендә бу өлкәдәге билгеле шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге булды.

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына җыелган табибларны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәбрикләде.

– Республика халкында сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләргә тырышабыз, бу уңайдан һәртөрле чаралар үткәрәбез. Бүген Башкортстанда уртача гомер озынлыгы беренче тапкыр 70 яшьне үтте. Бик сөенечле, ләкин дөнья күрсәткечләре белән чагыштырганда, әлбәттә, бу сан зур түгел, – диде Рөстәм Зәки улы. – Сәламәтлекне, сәламәтлек саклауны яхшыртыр өчен һәммәбезгә бергә көч салырга кирәк.

Республика Башлыгы офтальмологлар һөнәренең бик мөһим һәм бәяләп бетергесез булуын билгеләде. Бу өлкәдә безнең республиканың уңышларын горурланып телгә алырга мөмкин икәнлеген әйтте.

Нәтиҗәле эшчәнлекләре, фәнни казанышлары өчен галимнәр, табиблар мактаулы исемнәр, грамоталар белән бүләкләнде.

“Тере хирургия” дип аталган туры трансляция барышында Русия һәм Уфа хирурглары тарафыннан ясалган берничә операция күрсәтелде.

Ел саен конференция кысаларында фәнни-гамәли журнал чыга. Быел юбилей даталары белән бәйле рәвештә офтальмологиянең төрле юнәлешләре буенча 200 фәнни эш кабул ителгән, шуңа журналның өч саны берьюлы чыккан. Бу чараның абруе елдан-ел үсә баруы хакында сөйли.

Зур фәнни җыенда табиблар тәҗрибә уртаклашты, заманча дәвалау алымнары, җиһазлар, препаратлар белән танышты.
Читайте нас: