+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2016, 02:00

Башкортстан — дуслык иле

Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән эшчәнлеккә югары бәһа бирде.Республика православие динен тотучылар тормышында тарихи вакыйга булды — 4 июньдә Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл ике көнлек эш сәфәре белән Башкортстанга килде. Моңа кадәр Урыс православие чиркәвенең иң югары дәрәҗәдәге җитәкчесенең безнең төбәккә килгәне юк иде.

Уфа аэропортында аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов, Башкортстан буенча баш федераль инспектор Андрей Чечеватов, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Салават һәм Күмертау епискобы Николай, республика дин әһелләре каршы алды.

— Бу мөһим сәфәргә бик җитди әзерләндем. Республика Русиядә аерым урында тора. Башкортстан — милләтара бәйләнешләр һәм хез­мәттәшлек үрнәге булып тора, — диде Патриарх Кирилл журналистларга.

Патриарх Кирилл, Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов Бөре шәһәренә килделәр, биредә алар Изге Троица хатын-кызлар монастыренда булдылар. Урыс православие чиркәве җитәкчесе 1953-54 елларда картәтисе Василий Степанович Гундяев диакон булып дини хезмәт салган Михаило-Архангел чиркәвендә гыйбадәт кылды. Гыйбадәт кылуда Санкт-Петербург һәм Ладога митрополиты Варсонофий, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, Мәскәү Патриархаты Хакимияте җитәкчесе, Солнечногорск епискобы Сергей, Нефтекама һәм Бөре епискобы Амвросий, Троица монастыре җитәкчесе игумения Филарета (Гаврюшенко), монастырьның “Ника” якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Епископ Амвросий Патриарх Кириллга “Никола Березовский” иконасын бүләк итте. Урыс православие чиркәве җитәкчесе дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.

Михаило-Архангел гыйбадәтханәсе 1783 елда төзелгән. 1936 елда ябылган һәм келәт булып хезмәт иткән. Сугыштан соң гыйбадәтханә кире кайтарылган. Ярты гасыр дәвамында ул Бөре районында бердәнбер чиркәү булган. 2013 елда Нефтекама һәм Бөре епискобы башлангычы белән гыйбадәтханә янында Изге Троица хатын-кызлар монастыре ачылган.

Патриарх гыйбадәтханәне тергезү өчен Башкортстан Башлыгына һәм республика халкына рәхмәт сүзләре әйтте.
— Барыбыз да җиң сызганып, өч смена эшләдек, — дип җавап бирде Рөстәм Хәмитов.

Патриарх Кирилл Благовещен районы Уса-Степановка авылында булып, элекке Петропавел гыйбадәт­ханәсе урынында истәлекле хач урнаштыру тантанасында катнашты.

Патриарх Кирилл (дөньяви исеме – Владимир Михайлович Гундяев) 1946 елның 20 ноябрендә Ленинград шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. Урта мәктәптән соң Ленинград дини семинариясендә һәм академиясендә укый. Әлеге академиядә укыта, 1974-84 елларда аның ректоры була. Арытаба төрле епархияләргә җитәкчелек итә. 1989 елның 13 ноябреннән — Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү мөнәсәбәтләре рәисе, 1991 елның 25 февраленнән — митрополит, Изге Синод әгъзасы. 2009 елның 27 гыйнварында Смоленск һәм Калининград митрополиты Кирилл Русия Православие Чиркәве Поместный соборында Мәскәү һәм бөтен Русиянең 16нчы Патриархы булып сайланды.

Патриарх Кирилл — Русияне рухи тергезү һәм берләштерү, халыклар арасында тугандаш хезмәттәшлек юлында ару-талу белмичә хезмәт салган, бу изге эшкә гомерен багышлаган дин әһеле. Ул җәмгыятьтә татулык, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр мәрхәмәтлелек, гаделлек идеалларына тугры калуын эш-гамәлләре белән раслый.

Кириллның әтисе яклап картәтисе Василий Степанович Гундяев 1959-62 елларда Башкортстанның Благовещен районы Уса-Степановка авылында дини хезмәттә торган. 2007 елның 11 октябрендә “Кызыл таң” гәзите сорауларына җавап биреп, Смоленск һәм Калининград митрополиты Кирилл үзенең туган тамырлары турында болай дигән иде: “Әтием ягыннан картәтием Василий Степанович Гундяев берничә ел, 1962 елга кадәр, Башкортстанның Благовещен районы Уса-Степановка авылында (әле биредә Успение Изге Георгий ирләр монастыре урнашкан) хезмәт иткән. Үз гомерендә 46 төрмә һәм 7 сөрген үткән. Шулкадәр сынаулар үтеп, үзеннән соң килүчеләргә шундый васыять калдырган: “Беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмагыз, бу дөньяда чынлап куркырлык нәрсә юк. Бары Ходайдан гына куркырга кирәк”. 1950 ел азагында аңа рухани дәрәҗәсе бирелгән һәм ул Уса-Степановка авылына җибәрелгән.

Картәтиемнең бөтен гомере – нинди генә хәлләр булуга карамастан, Ходайга тугрылык һәм ышану дәлиле ул. Аның Ходайга бирелгәнлеге кешеләргә, Башкортстан халкына сөю булып гәүдәләнде. Уса-Степановкада аны изге күңелле, хәстәрлекле киңәшче итеп хәтерлиләр. Уйлавымча, гади кешеләрнең шундый хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы урыс һәм башкорт халыклары арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен гасырлар буена ныгыта килгән”.

Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл Успение Изге Георгий ирләр монастырендә булды, Успение соборында кичке гыйбадәт кылды, дин тотучыларга вәгазь сөйләде. Монастырьга Сергей Радонежский һәм Савва Сторожевский иконаларын, монахларга Инҗил бүләк итте.

5 июньдә Патриарх Кирилл Уфаның Рождество Богородицы чиркәвендә гыйбадәт кылды, илаһи литургиягә җитәкчелек итте, гый­бадәтханәгә кафедраль собор статусы бирде. Әйткәндәй, “БСТ” каналы чараны туры эфирда күрсәтте.

Бу тарихи гыйбадәтханәгә 1903 елда нигез салынган, ул, башлыча, сәүдәгәр Никофор Патокин акчасына төзелгән. 1934 елда чиркәү ябыла һәм “Башкино”га тапшырыла, 1935 елда биредә тавышлы кино күрсәтелә башлый. 1955 елдан “Йондоз” кинотеатры урнаша. 1991 елның 21 августында ул Уфа епархиясенә кире кайтарыла. Әлеге вакытта “Рождество Богородицы” гыйбадәтханә комплексы террито­риясендә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Протоиерей Анатолий Киселев гыйбадәтханәнең җитәкчесе итеп тәганләнгән.

Патриарх Кирилл Башкортстан Митрополиясенә ярдәме өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевны һәм Уфа шәһәре мэры Ирек Ялаловны — III дәрәҗә Серафим Саровский ордены, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчановны Патриарх грамотасы белән бүләкләде.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл белән очрашты.
— Сезнең Башкортстанга килүегез биредә яшәүчеләрнең рухи-әхлакый куәтен арттыру җәһәтеннән – зур вакыйга. Бүген, гаять катлаулы чорда халыкның иманын ныгыту, тормышта аларга яңа офыклар ачу, һәрвакыт Сезнең яктан һәм власть структуралары тарафыннан ярдәм булуын күрсәтү бик мөһим, — диде Рөстәм Хәмитов.

— Йөз еллар дәвамында Уфа һәм Башкортстан да Аллаһыга ышанучы кешеләр, төрле дини конфессия вәкилләре булуына карамастан, бергә тату яши, эшли, берсен-берсе ихтирам итә, — диде Патриарх Кирилл. – Патшабикә Екатеринаның Уфада Русия Ислам үзәген оештыруы очраклы түгел. Башкортстан – динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өчен иң уңайлы төбәк. Русия – күпмилләтле ил. Илебез бөек булсын өчен төрле дини конфессия вәкилләре бердәм хезмәт салырга тиеш. Илнең бөеклеге — аның икътисадында гына түгел, ә рух бөеклегендә.
Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл Башкортстан митрополиясенә ярдәме өчен Рөстәм Хәмитовны II дәрәҗә “Дан һәм намус” ордены белән бүләкләде.

Патриарх Кирилл, Русия мөсел­маннарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Дини лидерлар төп конфессияләр арасындагы дуслыкны ныгыту һәм экстермистлыкны профилактикалау турында фикер алыштылар, истәлекле бүләкләр алмаштылар.

Патриарх Кирилл, Рөстәм Хәмитов һәм митрополит Никон Уфаның Воскресенье һәм Сергей Радонежский соборларында булдылар, башкаланың истәлекле урыннарын, шулай ук, Лалә-Тюльпан мәчет комплексын карадылар.
Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның Башкортстанга ике көнлек эш сәфәре шулай тәмамланды.
Читайте нас: