+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2016, 02:00

Законнар үтәлергә тиеш

Уфада суд приставларының халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтә. Аның темасы – “Башкару документларындагы милек төрендә булмаган таләпләрне үтәү тәртибе: мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары”. Чарага 20 илдән, Русия төбәкләреннән вәкилләр килгән. Конференцияне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Суд приставларының федераль хезмәте җитәкчесе, Русия Федерациясенең баш суд приставы Артур Парфенчиков, Русиянең юстиция министры урынбасары Алу Алханов, Суд башкаручыларының халыкара федерациясе президенты Франсуаза Андрие һәм башкалар катнашты.

– Суд приставларының федераль хезмәте республика җитәкчелеге белән даими хезмәттәшлек итә, – диде Рөстәм Зәки улы. – Бүген югары дәрәҗәдә үтүче чара – моңа ачык дәлил. Гомумән алганда, суд приставы – түземлелек, кешелеклелек таләп итүче һөнәр. Шул ук вакытта, оста юрист, икътисадчы да булырга кирәк.

Приставлар конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар, шәхси трагедияләр белән очраша. Законнарның үтәлүе, кешеләрнең хокуклары яклануы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлын табу аларның осталыгына бәйле. Шуңа күрә, приставларның нәтиҗәле эше халыкның дәүләткә ышанычын да арттыра. Милек төрендә булмаган таләпләр аеруча катлаулы санала. Карарларны гамәлгә ашырганда гражданнарга закон таләпләрен генә түгел, шәхси хокукларын да белү мөһим.

Русия Федерациясенең баш суд приставы Артур Парфенчиков чараның Башкортстанда очраклы гына үтмәвен, төбәктә суд приставлары хезмәтенең нәтиҗәле эшләвен сызык өстенә алды һәм конференцияне оештыруга зур көч салган төбәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Суд башкаручыларының халыкара федерациясе президенты Франсуаза Андрие дәүләтара хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген сызык өстенә алды. Русиянең юстиция министры урынбасары Алу Алханов бурычлыларга законны үз теләге белән үтәү өчен шартлар тудыру тәкъдиме белән чыкты.

Рөстәм Хәмитов бер төркем дәрәҗәле кунакларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Әйткәндәй, былтыр Башкортстан суд приставлары 9 миллиард сум акча юллап алган. Шуның 3 миллиард сумы – федераль, 1 миллиарды республика бюджетларына кергән.
Читайте нас: