+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2016, 02:00

Ояларда бармы “кошчык”лар?

Дәү әни белән дәү әти – гаиләнең бизәге, җәмгыятьнең терәге.Тормыш гаилә алдына төрле бурычлар куя. Балалар тәрбияләргә, эшкә йөрергә, йорт-җирне тәртиптә тотарга – кыскасы, һәммәсенә өлгерергә кирәк. Дәү әти, дәү әниләр якында булганда тормыш итүе җиңелрәк, иң мөһиме – нарасыйлар һәрвакыт караулы. Элегрәк төпчек улның гаиләсе белән әти-әнисе янында гомер кичерүе – шулай булырга тиеш дип кабул ителгән. Хәзерге вакытта бу сирәк күренеш. Гадәттә, яшәргә урын булмаганлыктан гына яшь гаилә төп йортта кала. Гаилә корган яшьләр күпчелек очракта үз ояларын булдырырга омтыла. Монысы да куанычлы, чөнки үз көчеңә ышанганда, аралар ныклы була, дәү әни, дәү әтиләр аеруча сагындыра.

Чыннан да үз көче, тырышлыгы, рухи байлыгы белән сокландырып яшәүчеләрне бүген үрнәк итеп куярлык.

Шаран районының Дүртөй­ле авылында гомер кичерүче Гөлнара һәм Ришат Галимов­ларның күркәм гаиләсе белән танышкач, күңелдә нәкъ шундый уйлар туды. Ярәмкә авылында яшәүче Клара белән Фәрит Габдрәхимовлар гаи­ләсендә дөньяга килгән Гөл­нара кечкенәдән тыныч күңел-ле була. Әти-әнисе эштә булу сәбәпле, күпчелек вакыт әби - бабасы тәрбиясендә үскән­гәме, итагатьле, сабыр, акыллы була, мәктәптә яхшы укый. Туймазы районы Ташкичү авылында туып-үскән Ришат Га­лимҗан улы белән мәктәп эскә­миясеннән үк яхшы таныш, дус булалар. Балачактан кил­гән ныклы дуслык җебе яшьлек елларында аларны тагын да якынайта. Ришат армиядә хез­мәт итә. Төгәл фән­нәр­не җиңел үзләштергәнгә, мәктәп тә­мамлаган Гөлнараны колхоз башкалага икътисадчы-оештыручы һөнәренә укырга җи­бәрә. Колхоз стипендиаты бул­ган кыз, диплом алгач, Фридрих Энгельс исемендәге туган колхозына кайтып, икътисадчы булып эшли башлый. Ришат та хезмәтен тутырып кайта. 1991 елның ямьле җәен-дә яшьләр, чәчләрен чәчкә бәй­ләп, матур тормыш корып җи­бәрә.

– Яшь белгеч буларак, колхоз фатир бирде, – ди Гөлнара Галимова.

1995 елда аны баш бухгалтер вазыйфасына тәгаен­лиләр. Хуҗалык таркалгач, авыл советында ике ел бухгалтер булып эшли. Аннары, менә дүрт ел инде шәхси эшкуар “Фәйзуллина” хуҗалы-гында исәп-хисап эшләрен алып бара. Тормыш иптәше Ришат Галимҗан улы ике дис­тә ел инде Когалымга йөреп эшли. Кызлары Лилия белән Алиягә гомер бүләк иткәннәр.

– Ирем гаиләбезгә, балаларга карата бик хәстәрлекле. Кызлар кечкенә вакытта, әти кайта, дип өзелеп көтә иде. Бервакытта да күчтәнәчсез кайтканын хәтерләмим. Кыз бала әтисенә бигрәк тә якын була дигәннәре хак. Ул да икесен дә бик яратты. Хәзер оныкларны шулай яратабыз, – ди Гөлнара Фәрит кызы.

Галимовларның кулга-кул тотынышып, иңне-иңгә терәп яшәүләренә быел 25 ел була икән. Бу күркәм дата янына тагын бер шатлык өстәлә – әлеге вакытта кече кызлары Алиянең туена әзерләнә алар. Яраткан апаларының истә­лекле бәйрәмен әзерләшергә оныклары 6 яшьлек Зарина белән 4 яшьлек Динар да ялга Октябрьскийдан авылга килә.

Аларның әнисе Лилия Октябрьский нефть техникумында эколог һөнәре алган. Кияүләре “Девонмаш” җәм­гыятендә эшли. Бүгенге көндә икесе дә башкаладагы авиация университетында читтән торып укый. Шул ук шәһәрдә җир участогы алып, өй салалар икән. Бүген мондый зур эшне башкаруда әти-әни – яшьләр өчен терәк. Оныкларын тәрбия­ләшүдә алар бик зур ярдәм күрсәтә. Чөнки өч яшьлек кенә чагында Зарина белән дәва­ханә юлында бик күп йөрергә туры килә. Яңа гына дөньяга килгән Динарны дәү әтисе белән дәү әнисе карый. Тәпи китәргә вакыт җиткәч, Зарина аякка басмый. Табиблар кардиологка күрсә­тергә куша. Тикшерүләр үткәч, йөрәк авыруы ачыклана, Мәс­кәүгә опе­рациягә барырга тәкъдим итәләр. Лилиянең баласын терелтеп, аякка бастырырга теләге көчле була. Катлаулы операциядән соң кызчык тәпи китә. Бүген ул махсус балалар бакчасына йөри, авылда булырга ярата.

– Оныкларыгызны заман таләпләренә ярашлы тәрбия­лисезме, әллә үзегез үскәндәге тәртипләргә өстенлек бирәсез­ме? – дип сорыйм.

– Үзем әби янында үстем. Ак яулыклы әбекәем кызларымны да тәрбияләште. Ата-бабадан килгән тәртип­ләрне хөрмәт итеп, оныкларны тәр­бия­ләргә ярдәмләшәбез, – ди Гөлнара Фәрит кызы.

Нинди эшкә тотынсалар да, кечкенәләр һәрвакыт өлкәннәр янында, ихата җыештыралар икән, алар балалар көрәге ала, камыр эшенә тотынсалар, кызыкай күмәч әвәли. Гөлнара апа сөйләвенчә, гаиләдә рухи кыйммәтләргә зур игътибар бирелә, сабый чактан китап укуга сөю тәрбияләнә.

– Оныкларның, безнең кебек, телевизор карарга бер ми­нут вакыты юк. Алар шәһәр-дә булсыннармы, авылдамы – һәрвакыт хәрәкәттә, күңел­ләренә якын эшне табып, шуның белән мәшгульләр, – ди ак күңелле дәү әни Гөлнара Фәрит кызы.

Чыннан да, Гөлнара Фәрит кызы белән Ришат Галимҗан улы кебек дәү әти һәм дәү әниләр – гаиләнең генә түгел, авылның, җәмгыятьнең бизәге. Якында гына бәхет, тәүфыйкъ теләп торучы өлкәннәр булу – олы бәхет!
Читайте нас: