1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомуми югалтулары 26 миллион 600 мең кеше булды.
Бөек Ватан сугышының тәүге елындагы уңышсызлыклар, Кызыл Армиянең чигенүенең сәбәпләре турында билгеле сәясмән Евгений Примаков үзенең “Россия. Надежды и тревоги” дигән китабында болай дип яза: “...Ул чордагы безнең уңышсызлыкка ирешеүебезне Германия армиясенең СССРга көтмәгәндә һөҗүм итүе белән аңлаталар. Безнең көннәрдә “Сталин йоклап калган, разведка мәгълүматларына җитди игътибар бирмәгән, Гитлерның һөҗүм итәренә ышанмаган” дигән пропаганда клишесы кулланыла. Вакыйгаларны болай аңлату хакыйкатькә туры килми. Сатлыкҗаннар һәм кайбер “тарихчылар” тарафыннан уйлап чыгырылган Гитлер Советлар Союзына түгел, ә СССР Германиягә һөҗүм иткән дигән фараз да яшәп килә. Асылда исә Сталин һәм совет иле җитәкчелеге сугышны булдырмау, аның башлану вакытын сузу өчен барлык дипломатик, сәяси чараларны күргән. Чөнки Кызыл Армия аңа әзер түгеллеген алар яхшы аңлаган.
Безнең ил халык һәм СССР яклы чит илләрдә яшәүчеләр “Кызыл Армия барысыннан да көчле” булуына инанган. Рәсми белдерүләрдә дә, әгәр дошман һөҗүм итсә, ул үз территориясендә тар-мар ителәчәк, безнең ил зур югалтулар кичермәячәк, дип белдерелгән. Ләкин бу тормышка ашмый. Чөнки Кызыл Армияне яңа корал белән тәэмин итү өчен вакыт җитми. 1941 елның 22 июненә Кызыл Армия автомат, зур калибрлы һәм зенитка пулеметлары белән — 30, барлык система артиллерия туплары белән — 75-95, яңа танклар белән 60 процентка гына тәэмин ителә. Яңа самолетлар 1448 берәмлек (20 процент тирәсе), һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренең 40 полкында 1500 берәмлек иске И-15, И-16, И-153 самолетлары була, яңа самолетлар Як-1 һәм МиГ-3 бары тик 9 процент кына тәшкил итә.
Германия хәрби көчләре заманча коралланган, өстәвенә, алар, Европа илләрен басып алып, бай хәрби тәҗрибә туплаган. Басып алынган илләр сәнәгате фашистларга эшли.
Шулай итеп, сугыш башындагы артка чигенү, дошманның илнең зур территориясенә басып керүе “Сталинның йоклап калуы” белән аңлатылмый, ә Германия хәрби яктан СССРдан көчлерәк була. Әлбәттә, 30нчы еллар азагындагы репрессияләр дә кире йогынты ясый, армия әзерлекле командирлар составын югалта”.
Хәтер һәм кайгы көне — 1996 елның 8 июнендә Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды һәм совет халкының немец фашистларына каршы Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгеләп үтелә.
22 июнь — Бөек Ватан сугышы мәхшәрен үткәннәр, яу кырларында башын салган миллионлаган солдатларның балалары, оныклары өчен Хәтер һәм кайгы көне. Сугыш искиткеч зур кайгы китерде, күпме кешенең язмышын сындырды, йөрәкләребездә уңалмас яралар калдырды... 22 июнь көнне без фронтта һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда хезмәт салучыларны искә алабыз, Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында башыбызны иябез.
4 ел – 1418 көн яисә 34 мең сәгать дәвам иткән иткән Бөек Ватан сугышында илебез 27 миллионга якын кешесен югалткан. Бу батырларның һәркайсын бер минут тын калып искә алу 45 ел дәвам итәр иде.
27 миллион корбан – көненә 19 мең, сәгатенә 800, минутына 14 кеше һәлак ителгән дигән сүз.