+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2016, 02:00

Алар — ил байлыгы!

Бер төркем алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.Сочи шәһәрендә үткән XXII кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү­дә Башкортстан җитәкче­леге җитди эш алып барды. Ил Пре­зидентының грамота һәм истәлекле медальләрен республика буенча Баш федераль инспектор Андрей Че­чеватов тапшырды. Бү­ләк­ләнүчеләр арасында Башкортстаннан Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомә­рова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, мәга­риф министрының беренче урынбасары Айбулат Хаҗин, республика 2нче клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасары Раушания Аллаярова, ДО­СААФ­ның тө­бәк бүлеге рәисе Сергей Миңнегулов, Олимпия резервының республика балалар-үсмерләр спорт мәк­тәбе тренер-преподавателе Евгений Зинковский һәм башкалар бар иде.

Бөтендөнья интеллектуаль милек атналыгы кысаларында Уфада Бөтенрусия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко катнашты. Чарага әзер­лекне ул югары бәяләде. Би-редә яшьләр тәкъдим иткән 262 проектның 116сы Башкортстан студентларыннан килгән иде. “Интеллектуаль потенциал — ил байлыгы. Алар – безнең киләчәгебез”, — диде Валентина Ивановна. Бөтен­русия яшьләр фәнни-гамәли конференциясен оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен җитәкчеләр, ректорлар Федерация Советы­ның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Югары дәрәҗәдәге проектлар белән чыгыш ясаган, яшь белгечләрне яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта тәбрикләде. Алар арасында Уфа дәүләт нефть техник универ­сите­тының тау-нефть факультеты магистранты Эмиль Хәкимов та бар иде. Аның белән якыннан таныштык. Эмиль тумышы белән Татарстанның Әлмәт якларыннан булып чыкты. Лениногорск нефть техникумын тәмамлаган, арытаба икътисадчы булу теләге белән чит­тән торып югары белем ала. Техник инглиз телен яхшы белә. Идел буе федераль округында үткән нефть-газ машина төзү өлкәсе буенча конкурста җиңгән. “Татнефть” җәмгыятендә оператор булып эшли. Ул үзе башкарган эшне тирәнтен өйрәнеп, яңа прибор һәм материал уйлап табарга кирәк дигән фикергә килә. Идеяне, әлбәттә, фәнни күзлектән раслау мө­һим. Шуңа да Эмиль Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга керә. Белемен, тәҗ-рибәсен кулланып, ул “Нефть чыгаруны арттыру җиһазы. Гидрогенератор-2016” дигән проект эшли. Ул уйлап тапкан җиһаз чит ил аналогларын алмаштырачак. Бө­тенрусия яшьләр фәнни-гамәли кон­ференциясендә Эми­ль Хәки­мовның проекты күпләрдә кызыксыну уята. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та яшь белгеч­нең проектын күреп ала һәм аны “Башнефть” компаниясе генеральный директоры белән таныштыра. Егет “Башнефть” компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашуга ирешә. Эмиль бүген проектның документларын әзерли.

Республика яшьләр белән көчле. Дәүләт, җитәкчелек тарафыннан яшьләр эшләре, тәкъдимнәре хуплау таба, аларны үстерү, гамәлгә ашыру буенча зур ярдәм күрсәтелә. Соңгы елларда халыкара дәрәҗәдә, Русия күләмендә әһә­миятле чаралар уза. Яшь­ләр иҗаты икътисад ихтыяҗ­ларына җавап бирә. Димәк, көч, теләк һәм ярдәм булганда, туган төягебез үсә­чәк, икътисад алга барачак!
Читайте нас: