Буаның бүгенге торышы бигрәк аянычлы. Әллә табигать кешеләрнең ваемсызлыгына рәнҗи, әллә авыл халкы булганын саклап кала алмый, аңламассың... Еллар үткән саен буаның суы саекты, суүсем басты, ул сазлыкны хәтерләтә башлады. Берничә ел элек ферма ягына чыга торган дамба язгы ташкында җимерелде, күпер аша техника йөри алмый башлады. Кешеләр, басма аша чыгып, Калатауга җиләккә йөрде. Буадан кечкенә инеш торып калды. Хәзер биредә чүп үләне генә үсеп утыра. Бу күренеш өлкәннәрне генә түгел, яшь буынны да борчый. Нигезләрен ташлап, читтә бәхет эзләп йөрүгә кызыкмаган, авылда төпләнеп гаилә корган матур парлар да байтак. Алар да туган якның якты, матур киләчәгенә өметләнеп яши дигән сүз.
— Буа булмагач, авылның бер матурлыгы да юк. Тирә-якны таллык басты, арытаба камыш үсәчәк. Тоташ чүп үләне үскәч, ул буаны кем тазартыр да, кем буар? Әлегә соң түгел, бергәләп эшкә тотынсак кына, ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Безнең балаларның да балачагы гүзәл хатирә булып калсын иде. Чөнки үзебез шушында су коенып, балык тотып үстек, — ди авылда яшәүче яшь гаиләләр исеменнән Вилдан Ибраһимов.
Чыннан да, буа хәзер мескен бер гөрләвекне хәтерләтә. Аны тергезү буенча күпмедер дәрәҗәдә эшләр башланганы турында хәбәрдармын. Тәү чиратта нинди чаралар күрелүе турында тулырак мәгълүмат алыр өчен Кальтәү авыл Советы биләмәсе башлыгы Радик Гариповка мөрәҗәгать иттем.
— Бүгенге көндә бу бөтен авыл халкын, хакимиятне борчыган проблема булып тора. Көн дә диярлек халык идарәгә агыла. Билгеле, барысының да булган матурлыкны кайтарасы килә. Әмма әлегә финанс мөмкинлеге юк. Бүген төп максат урындагы башлангычларны яклау буенча республика программасына керү. Аңа керә алсак, финанс ярдәме булыр иде. Әлбәттә, мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк, чөнки буа урынын чүп баса, авылның матурлыгы югала. Икенчедән, янгын сүндерү машинасына су алу проблемасы да кискенләшә, — ди Радик Нәкый улы.
Югарыда телгә алынган Программага ярашлы, авылда 6 кешедән торган инициатив төркем оештырылган. Күптән түгел авыл халкы катнашлыгында җыелыш үткәрелгән.
— Бу проблемага биатраф булмаганнар җыелышка килде. Анда һәр ихатадан 500 сум күләмендә акча җыярга дигән карарга килдек. Әлбәттә, төзекләндерү өчен бу акчалар гына җитмәячәк. Без Хөкүмәт ярдәменә мохтаҗбыз. Шуңа күрә әлегә программага керер өчен документлар әзерлибез һәм эшне ахырына кадәр башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез, — ди төркем әгъзасы Гөлнур Равилова.
Дөрес, туган як табигатенә битараф булмаганнар, дәртләнеп янып-көеп йөрүчеләрнең башлаган эше күңелдә бары тик соклану хисләре уята. Аларга изге эшләрендә уңышлар юлдаш булсын. Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да бу эштән читтә калмасын иде, дигән теләктәбез. Юкка гына “Күмәк көч яу кайтара”, дип әйтмәгәннәр ич. Канәгатьсезлек белдереп, уфтанып, кемнеңдер килеп эшләвен көтеп кенә буаның яме кайтмаячак. бергәләп җиң сызганып эшкә тотынсак, элек-электән авыл күрке булган буаны тергезеп булачак.