+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2016, 02:00

Безнең әле яшьнәр чак!

Бу көннәрдә Уфада “ШОС һәм БРИКС илләренең студент язы” фестивале дә үтә.Бу көн яшьлекнең күркәм мизгеле булып хәтердә калсын өчен оештыручылар – Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты, шәһәр Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы Русия Машина төзүчеләр берлегенең Башкортстан бүлекчәсе ярдәме белән зур көч салган. Бай эчтәлекле программа төзелгән.

Башкаланың Салават Юлаев мәйданын­да Яшьләр көненә багышланган бәйрәмне ачу тантанасы 14 сәгатьтә тамашачылар катнашлыгындагы “Мин Русиядә туып-үстем” дигән бию флешмобы белән башланачак. Җыел­ган яшьләр, килгән кунаклар биредә күңел ачып, ял итеп, соклангыч тамашаларның шаһиты булачак. Спортның урам төрләренең беренче фестивале кысаларында воркуат, кроссфит, шулай ук, Уфаның ачык кубогына гироскутерлар ярышлары оештыры­лачак. КВНның быелгы Югары лигасында җиңгән Премьер-лиганың былтыргы вице-чемпионы – “Уфа” КВН командасы юмор сөючеләргә күтәренке кәеф бүләк итәчәк. Бәйрәм чаралары белән кинәнеп, бушлай “1001 туңдырма” белән сыйланырга мөмкин булачак. Телеңне йотарлык тәмлекәйне “Башкортстан туңдырмасы” һәм “Көмеш кар” җәмгыятьләре тәкъдим итә. Ә менә “Уфа — буяуларда” фестивалендә катнашучылар рәсемнәре күңел ачу мәйданын тагын да чагурак төсләргә күмәчәк. Тамашачыларны илебезнең иң яхшы мотоузышчылары чыгышы, утлар ярдәмендә шоу, батут фристайлы, бүләкләр куандырачак.

Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – аның шушы көннәрдә Уфада үтүче “ШОС һәм БРИКС илләренең студент язы” фестивале белән туры килүе. Аның кысаларында 12 илдән яшь лидерлар Конгресс-холлда көнүзәк халыкара мәсьәләләрне тикшерәчәк. Форум кунаклары бәйрәмдә дә үз осталыгын күрсәтәчәк.

Концерт программасында яшьләрне алар яратып тыңлаган, Уфада туып-үсеп, Мәскәүдә киң танылу алган “Пицца” җырчылары һәм “Миллион Эр”, “RED HORSE”, “Light Again” төркемнәре сөендерәчәк.

Уфа шәһәре хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә янә бер яңалык белдерделәр. Бәйрәм көнне мәйданда ачык кинотеатр булачак, тамашачылар “Легенда №17” фильмын караячак. Аны “Планета кино” кинокомп­лекс челтәре күрсәтә.

– Чараның кино карау белән тә­мам­лануы очраклы түгел. Чөнки фильмның тәрбияви яктан әһәмияте зур. Уен-көлке, күңел ачу белән сугарылган бәйрәмнең төп максаты ­­– илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү, – диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов.

Күркәм чарадан сез дә читтә калмагыз! Кызыксындырган мәгълүмат белән молодежьуфа.рф сайтында һәм шәһәрнең яшьләр эшләре буенча комитеты төркемендә танышырга, шулай ук чараны он-лайн режимда кесә телефоны, компьютердан күзәтергә мөмкин.
Читайте нас: