— Соңгы елларда без мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирәбез, бездә даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурслар үтеп тора. Болар барысы җәмгыятьтәге гомум мәдәни мохитне булдыра. Шунысы мөһим, мәдәни мохиткә елдан-ел күбрәк халык җәлеп ителә. Шул рәвешле Уфа һәм республика Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге мәдәни чараларны үткәрү үзәгенә әверелеп бара, — диде очрашуда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Үз чиратында Владимир Мединский да республикада бу юнәлештә алып барылучы эшчәнлеккә югары бәһа бирде.
— Башкортстанда тормышка ашырылучы проектлар күп яклап ил күләмендә үрнәкле булып тора. Беренче чиратта, мин биредә авыл клубларына ярдәм күрсәтү проектын атап үтәр идем. Кызганычка каршы, узган елда аны ил күләмендә тарату мөмкинлеге булмады, әмма быел моңа, һичшиксез, ирешербез дигән ышанычтамын, — диде атап әйткәндә Владимир Мединский.
Ул, шулай ук, “Симфония төне” чарасына да югары бәя бирде.
—“Симфония төне” елдан-ел яңа сыйфат һәм югарырак дәрәҗә ала бара. Шуңа да без аны федераль финанслауга керттек. Анда хәзер дистә меңләгән шәһәр кешеләре катнаша. Бу җәһәттән Кино төне дә, Музейлар төне, Сәнгать төне, Китапханә төне чаралары кебек үк, илкүләм акциягә әверелер дигән ышаныч белдерәбез, — диде Владимир Мединский.
Әйткәндәй, шушы ук көнне Уфа амфитеатрында ачык һавада бу җәйдә тәүге “Симфония төне” концерты тәкъдим ителде. Аның кысаларында баш дирижер Раушан Якупов һәм дирижер Камил Абдуллин җитәкчелегендә Милли симфоник оркестр, күренекле солистлар — курайчы Роберт Юлдашев, кларнетчы Артур Наҗиуллин, җырчы Диляра Идрисова, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең балалар студиясе талантлары, дөнья дәрәҗәсендә танылу алган яшь артистлар Маша Мирова, Артем Биткулов һәм башкалар чыгыш ясады. Симфония төне Заһир Исмәгыйлевның 100 еллыгына, Сергей Прокофьевның — 125 еллыгына, Кино елына һәм популяр классикага багышланды.
Рөстәм Хәмитовның Владимир Мединский белән очрашуында шулай ук 2019 елда билгеләнәчәк БАССР оештырылуга 100 ел тулу чараларына әзерлек мәсьәләләре дә тикшерелде.
— Бу — республика тарихында гына түгел, илкүләм дәрәҗәдә мөһим чара. Башкортстан тәүгеләрдән булып килешү башлангычында Совет республикасы составына керә. Әлбәттә Мәдәният министрлыгы республиканың мәдәни башлангычларын хуплап, аларга ярдәм күрсәтәчәк. 100 еллык кысаларында алар яңа сулыш алыр дип уйлыйм, — диде Владимир Мединский.
Очрашу барышында тагын бер мөһим вакыйга булды. Русия Президентының Дәүләт бүләкләре буенча идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Латыйпов Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның Кызыл Йолдыз орденын, аның һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлыклы сугышчан юлы турында архив материалларын тапшырды.
— Бу безнең республика өчен зур һәм тарихи вакыйга, Башкортстан символы булган кешенең Бөек Ватан сугышында яулаган ордены республикага кайтты. Бу вакыйга тарихи хакыйкатьне тергезү җәһәтеннән дә, яшь буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү ягыннан да бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, бу гомум тырышлык нәтиҗәсе булып тора.
— Русия Президенты Хакимияте, Мәдәният министрлыгы, республиканың власть структуралары һәм, әлбәттә, Бөек Ватан сугышына бәйле тарихи хәтерне тергезү буенча меңнәрчә кешеләр алып барган колачлы эшчәнлек нәтиҗәсендә Башкортстанның асыл улы генерал Шәйморатовның мөһим мирасы республикага кайтты, — диде ул.
— Мине шунысы аптыратты: бүгенге көнгә кадәр генерал Шәйморатовның хәтта һәлак булган көне дә төгәл генә билгеле түгел. Гомумән, аның биографиясендә “ак таплар” бик күп. Бу җәһәттән әлеге “ак таплар”ны җуеп, генералның чын биографиясен тергезү Башкортстан тарихчыларының мөһим эше булырга тиеш. Бәхеткә, орденнар сакланган урында генералның ордены табылды. Бу сирәк күренеш, чөнки 90нчы елларда СССРның күп кенә дәүләт наградалары үтильләштерү һәм Русиянең яңа дәүләт наградаларын эшләү өчен җибәрелгән. Ә менә Шәйморатовның ордены сакланган, — диде бу уңайдан Рөстәм Латыйпов.
Үз чиратында Владимир Мединский да генерал-майор Шәйморатовның мирасы республикага кайтарылуга зур канәгатьлек белдерде һәм бу җәһәттән ил Президентының Дәүләт наградалары буенча идарәсе һәм Башкортстан ягы тарафыннан башкарылган күләмле эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шушы ук көнне Владимир Мединский Конгресс-холлда Русиянең Мәдәният министрлыгы каршында Мәдәният буенча Координацион советның ХХIII утырышын үткәрде.
— Бүгенге көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылды. Аларның берсе Русия киносы елы чараларын тормышка ашыруга бәйле. Бу җәһәттән күпсанлы чаралар үтә. Әйтик, бүген Мәскәү халыкара кинофестивале ачыла. 27 августта беренче тапкыр бөтенрусия “Кино төне” фестивале үтәчәк. Бу чара да даимигә һәм халык тарафыннан көтеп алынганга әверелер дип ышанам, — диде Владимир Мединский.
Шул ук вакытта илнең мәдәният министры билгеләвенчә, бөтен төбәкләр дә Русия киносы елы чараларын тормышка ашыруга тиешенчә алынмаган. Андыйлар алдында Владимир Мединский тиз арада хәлне төзәтү бурычы куйды.
Икенче мәсьәлә авыл җирендә мәдәният учреждениеләре челтәрен үстерү мәсьәләләренә кагылды. Бу җәһәттән Владимир Мединский Башкортстанны үрнәкле төбәк итеп куйды.
— Былтыр Башкортстанда булганда миңа яңа үрнәктәге клубны күрсәттеләр. Шушы үрнәктә илнең һәр төбәгендә дә авыл клублары челтәрен үстереп буладыр, дип уйлыйм. Башкортстанда исә ел азагына кадәр шундый 15 клуб ачылачак, — диде ул.
Утырышта мәдәният министры шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм үткәрү барышында республика мәдәният хезмәткәрләренең фидакарь эшчәнлегенә рәхмәт белдереп, алар арасыннан берничә кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.
23 июньдә “Симфония төне” концертын караганнан соң, кичә Координацион совет эшендә катнашучылар Кырмыскалы районының Илтерәк авылында күпфункцияле авыл клубы эше белән танышты, арытаба “Звени, коса” республика фольклор бәйрәмендә булды. Шул ук көнне Кырмыскалы районында Авыл җирендә мәдәниятне үстерү буенча бөтенрусия семинар-конференциясе узды.
Бүген исә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Бөтенрусия виртуаль концерт залының презентациясе үтәчәк.