+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2016, 02:00

Чит ил дуслар белән бәйрәм иттек!

Республикада Яшьләр көне киң билгеләнде.Традиция буларак, бу көнне төрле күңел ачу чаралары, фестивальләр, концертлар оештырылды. Хәбәр итүебезчә, быелгы бәйрәм “ШОС һәм БРИКС илләре яшьләренең студент язы” фестивале белән бергә туры килде. Ә фестиваль “Русия студент язы” яшьләр иҗатын яклау һәм үстерү программасы кысаларында үтте. Ул 1992 елдан бирле эшчәнлек алып бара һәм бүгенге көндә 76 төбәк, Бөтенрусия һәм халыкара фестивальләрен берләштерә.

Фестивальдә катнашу өчен Уфага дөньяның 17 иленнән һәм Русиянең 15 төбәгеннән меңнән артык талантлы студент килде. Бер ел элек саммитлар вакытында дөнья язмышы хәл ителгән кебек, Конгресс-холлда янә геосәясәт, күпполярлы дөнья турында сөйләшүләр барды. Пленар утырышта Русиянең Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомә­рова, Дәүләт думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәи­сенең беренче урынбасары Александр Шерин, Русия Яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, Чит ил эшләре буенча халыкара оешмалар департаментының беренче секретаре Николай Хаустов, республи­каның яшьләр эшләре һәм спорт министры Андрей Иванюта, Кытай комсомоллары лидеры Сюй Cяо, республи­каның Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина һәм башкалар катнашты. “Бүгенге шартларда безнең төп бурычыбыз – дуслык мөнәсәбәт­ләрен ныгыту, гуманитар хезмәттәшлек һәм халыкара яшьләр проектларына зур игътибар бирү”, – диде Лилия Гомәрова.

Павел Красноруцкий билгеләвенчә, форумда халыкара мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләрне, эшкуарлык һәм инновацион башлангычларны үстерү мәсьәләләре карала. Ул алда торган халыкара проектлар белән таныштырды. Мәсәлән, БРИКС илләренең өченче яшьләр форумы – Һиндстанда, ШОС илләренең яшь лидерлар форумы Омскида үтәчәк. 2018-19 елларда Һиндстан белән үзара яшьләр алмашу планлаштырыла.

Биредә катнашучы егет һәм кызларның максатлары уртак – бергәләшеп киләчәк турында кайгырту. Барлыкка килгән дустанә мөнәсәбәтләр алдагы дистәләрчә елларга дуслык күпере сала. Киләчәктә ШОС илләренең җитәкчеләре, министрларына аларның алмаш була алуында, әлбәттә, шик юк.

Икенче яшьләр форумында игътибар тулысынча халыкара эшкуарлыкка юнәлтелде. Мәсәлән, беренче Русия-Кытай инкубаторын якын көннәрдә эшкә кушу турында фикер алыштылар. Шулай ук катнашучылар экология проблемалары хакында сүз кузгатты, Һиндстан һәм Пакистанның ШОСның яшьләр советы сафына алынуы һәм башкалар турында эшлекле сөйләшүләр алып барылды.

Республикабыз югары уку йортларында бихисап чит ил студентлары белем ала, ә якташларыбыз чит ил тәҗрибәсе белән якыннан торып таныша. Берничә көн дәвамында барган якыннан танышу тагын да ныклы, ышанычлы нәтиҗәләргә өмет уята.
Читайте нас: