+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2016, 02:00

Ихлас остазыбыз иде

Иҗади һәм фәнни эшчәнлеккә кайнар дәрт белән тотынган Суфиян Шәмсетдин улына яшьлек елларында “Кызыл таң”да озак эшләргә туры килмәгән — аны университетка эшкә чакырып алганнар. Гәзит коллективы өметле журналистын югалтса да, университет, югары белем системасы откан, ахыр килеп, гомум эш откан. Ничәмә буын укытучыларны, галимнәрне, журналистларны әзерлә­де ул ярты гасырдан артык вакыт эчендә! Редакциябездә бүгенге көндә эшләүче күпчелек хезмәткәрләр өчен укытучы, остаз иде ул. Без аны барыбыз да, якын күреп, “Суфиян абый” дип йөрттек.

Матбугатка, аеруча “Кызыл таң”га, үзенең озын гомере буена тугры калды Суфиян Поварисов. Аның гыйльми мәкаләләре, әдәби әсәрләре, очерклары, рецензияләре, истәлек­ләре гәзит битләрендә әледән-әле басылып торды. Редакциядәге күмәк чаралар, бәйрәм тантаналары да Суфиян абый катнашлыгыннан башка узмады. Туксан ике яшен тутырып килгәндә дә ул безнең эшләр белән һәрчак кызыксыныр, үзенең иҗади планнары белән уртаклашыр булды.

Аның шул яшендә искиткеч иҗа­ди, фәнни егәрлеге, үз алдына югары максатлар куеп, аларны эзмә-эзлекле тормышка ашыру ягыннан Гиннес­сның рекордлар китабына керерлек. Тау-тау фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр иҗат итеп, ил һәм ике рес-пуб­лика күләмендә югары исемнәр-гә лаек булган бу шәхес кечелекле дә, үтә гади дә иде.

Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, сугыш һәм хезмәт фронты каһар­ма­ны, остазыбыз, өлкән каләмдәшебез! Сезнең юклык эшебездә һәм тормышыбызда үзен сиздереп торачак әле.

Башкортстанның халык язучысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәгарифенең почетлы хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, билгеле галим, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов вафат булу сәбәпле, мәр­хүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

“Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективы.
Читайте нас: