+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2016, 02:00

Мәдәният учагы гөрли

Югары Бишендедә меценатлар көче белән төзелгән мәһабәт клуб халыкның тормышын яңа дәрәҗәгә күтәргән.— Бик вакытлы килдегез. Бүген без авылдагы яңа социаль-мәдәни үзәктә сәламәтлек көне үткәрәбез. Флеш-мобта урта яшьтәге мәктәп балалары зур теләк белән катнаша. Менә хәзер клубның иркен фойесендә күмәкләшеп физик күнекмәләр ясый башлаячакбыз. Яңгыраган дәртле музыка күңелләребезне илһамландырып торачак, — диде Югары Бишенде урта мәктәбенең физкультура укытучысы Гөлнара Миңнеханова. — Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда мәдәният хезмәткәрләре белән шулай кулга-кул тотынышып эшлибез. Чөнки яңа күркәм мәдәният үзәгенә балалар да, авыл халкы да ихлас йөри.

Безгә шушы чарада авыл­ның танылган спортчы кызы Ләйлә Сибәгатуллина белән танышу форсаты да тиде. Телгә алуынча, традицияләргә бай булган Югары Бишенде мәк­тәбендә өч ел элек көрәш секциясе эшли башлаган. Сәләтле кыз спортта тәүге өметле адымнарын шунда ясаган. Туймазы педагогия училищесына укырга кергәннән соң билбау көрә­шендә ал бирергә теләмәгән яшь спортчы алдында яңа мөмкинлекләр ачылган. “Олимпиец” спорт комплексындагы секциядә ул тәҗрибәле тренер, дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Ринат Ени­кеевның хәстәрлекле кулларына эләккән. Ныкышмалылыгы һәм тырышлыгы аркасында Ләйлә тиз арада келәмдәге алышларда матур җиңүләргә ирешкән. Спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән кыз быелгы республика чемпионатында үз төркемендә көмеш медаль яулаган. Туймазы шәһәрендә билбау көрәше буенча 18-20 яшьлек егет һәм кызлар арасында үткәрелгән Русия беренчелегендә Башкортстан командасы составында чыгыш ясаган. Анда өченче урын яулаган.

– Билбау көрәше – спорт­ның авыр төре, – диде безгә Ләйлә. – Ләкин ул яшь организмны чыныктыра, ихтыяр көчен үстерә. Мине бүген авыл яшьләренең сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы куандыра. Әлеге флеш-мобта кат­нашучыларның барсы да спортчы булып китмәс, әмма физик күнекмәләрнең сәламәтлек өчен файдасы зур.

Шуны әйтергә кирәк, Югары Бишендедәге яңа мәдәни үзәк “Максатлы җәмәгать программалары фонды” оешмасы һәм “Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыяте ярдәме белән төзелгән. Хәзер заманча архитектуралы мәһабәт бина һәркемнең күңелен үзенә тартып тора. 500 квадрат метр мәйданлы якты һәм иркен мәдәният үзәгендә, 100 урынлы тамаша залыннан тыш китапханә, туган якны өйрәнү музее урнашкан. Монда хәтта кече яшьтәге балалар өчен уен бүлмәсе дә җиһазландырылган.

– Элек салкын һәм кысынкы агач бинада эшләү күңелледән булмады, – дип телгә алды сәнгать җитәкчесе Зоя Са­фина. – Яңа мәдәният үзәге авыл халкы өчен олы бер бүләк булды. Безнең Бишендедә җыр-моңга, театр сәнгатенә тартылган талантлы кешеләр күп, төрле иҗади коллективлар, фольклор ансамбле, драма түгәрәге эшләп килә. Яңа клуб ачылгач, үзешчән артистларыбыз да дәртләнеп китте. Алар белән Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” дигән әсәре буенча спектакль әзерләдек. Хәзер танылган иҗат коллективлары һәм сәхнә осталары да безнең авылны урап үтми. Үзебезнең Туймазы татар дәүләт драма театры килеп, И. Абдуллинның “Тиле яшьлек” спектаклен куйды. Шундый тамашаларга халык күп җыела, зал шыгрым тулы була. Яраткан җырчыбыз Зифа Нагаева килеп сөендерде. Ул безгә “Бишенде” дигән җырын язып бүләк итте. Аны үзебезнең вокаль ансамбльгә йөргән кызлар башкарды. Ул җыр халыкның күңеленә хуш килде. Әле аны клипка төшерү уе белән янабыз.

Югары Бишендедәге мәдәни үзәкнең китапханәсе бик бай. Әйтүләренчә, аның фондында 14 мең басма саклана.
– Яңа бинага күчкәнгә без аеруча сөенәбез, – ди китап­ханәче Земфира Насыйрова. – Хәзер укучыларыбыз да арта төште. Мәктәп урам аша гына урнашканлыктан, балалар безгә күп йөри. Ял көннәрендә авылга кайткан студентлар монда килеп, белем дөньясына, әдәби мохиткә чума. Халык клубтан өзелмәгәч, безгә дә эшләве күңелле.

Хәзерге җиңел булмаган заманда меценатлар көче белән төзелгән мөһабәт клуб авыл халкының мәдәни тормышын яңа дәрәҗәгә күтәргән. Монда үткәрелгән мавыктыргыч чараларда олысының да, кечесенең дә төрле сәләтләре ачыла бара. Авыл талантларын күптән үзенә берләштергән “Яшьнәп торсын яшь йөрәк” дигән фольклор ансамбле Кандрада үткәрелгән фес­тивальдә уңышлы чыгыш ясаган. Туймазыдагы балалар сәнгать мәктәбендә укып йөргән Гөлназ Фазлыйәхмәтова сәхнәдән яңгыраган моңлы тавышы белән авылдашларының күңелен әсәрләндергән. Ә инде һәр шимбә көне яңа клубның иркен фойесында яшьләр өчен матур уен-биюләр оештырыла.
Читайте нас: