Ямьле Кандракүл буенда урнашкан күпсанлы ял үзәкләренең берсе – Гайдар исемендәге лагерьга беренче сменага 387 бала килгән. “Кандракүл” лагеренда “Яшь журналист” сменасы бара. Анда республиканың күренекле журналистлары осталык дәресләре үткәрә. Биредә барлык өч смена да юнәлешле булачак. Авыр тормыш хәлендә калган үсмерләрне “Ровесник” кабул итә. Палаткалар шәһәрчеге “Ватан”да җәй дәвамында турист серләренә төшенгән үсмерләр озайлы походларга йөри. Алексеевка авылындагы элекке мәктәптә ике ел элек ачылган “Яшьлек” лагеренда беренче-икенче смена – гадәти, өченчесе авыр тормыш хәлендә калган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен булса, дүртенчегә республикадан яшь спортчылар киләчәк.
Быел социаль якланмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларның ялын оештыруга федераль һәм республика бюджетларыннан тоемлы акча бүленгән. Алар Түбән Троицкий авылында урнашкан “Таллыкүл” һәм Әлшәй районындагы Чехов исемендәге шифаханәләрдә ял итәчәк. Шәһәрдәге “Изумруд” шифаханә-профилакторие да ата-ана тәрбиясеннән калган, опекага алынган балаларны кабул иткән.
Укуда, иҗатта, спортта уңышларга ирешкән укучыларны Кырымга җибәрү традициягә әверелгән. Быел июль ахырында 13 бала Евпаторий шәһәрендәге “Салют” лагерена китәчәк.
Теләге булган үсмерләр апрель урталарыннан ук эшли башлаган. Җәй дәвамында 500гә якын укучы бала, шәһәрне төзекләндерүдә катнашып, акча эшли алачак. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруны республика һәм шәһәр биләмәсе финанслый.
Мәктәпләр каршындагы җәйге хезмәт берләшмәләре эшен тәмамлаган. Аларда укучылар 14 көн дәвамында мәктәп яны участокларында эшләгән.
Ялны оештыруның иң популяр төре исә – мәктәпләрдәге көндезге үзәкләр. Районда алар ел әйләнәсенә, һәр каникул саен эшли. Җәй дәвамында исә 31 мәктәптә һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесендәге шундый үзәкләрдә 1445 кеше ял итә. Аларда балаларны ике тапкыр ашату каралган.
Шәһәрнең Балалар-үсмерләр иҗат йорты каршындагы шундый үзәккә йөрүчеләр “Йолдызлы шәһәр” гражданнары булып китә. Әлеге һөнәрмәннәр шәһәрчегендә һәркемнең паспорты бар. Алар бик кызыклы һәм мавыктыргыч профессияләр белән таныша. Моның өчен теге яки бу һөнәр ияләре балалар янына үзләре килә. Кунакларның иң беренчесе – үзәк район дәваханәсеннән медицина хезмәткәрләре була. Кызыксынучан кызлар һәм малайлар “Ашыгыч ярдәм” машинасын уратып ала, һәр җиһазны күреп калырга тырыша. Ә 48нче янгын сүндерү бүлегеннән берьюлы ике машинада килгәннәр. Утны буйсындыручылар җиһазларны эшләтеп күрсәткәндә һавага көчле су ташкыны ургылгач, балалар таң кала. Тугыз катлы йорт биеклегендәге күтәрткечтән үзләренә таныш йөзү буенча тренер Андрей Старков кул болгагач, барысы да аһ итә. Шундый биеклектә эшләү өчен янгын сүндерүчеләр махсус әзерлек үтә, әлбәттә. Әлегә малайлар аларның махсус киемнәрен генә киеп караган.
Чираттагы кунаклар исә юл-патруль хезмәте машинасына утырып килгән иде. ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Алсу Хәлиуллина балаларның юл кагыйдәләрен яхшы белүеннән канәгать калды. Арытаба отрядлар якында гына урнашкан паркта көтелмәгән урыннарда яшерелгән кайбер юл билгеләрен табарга һәм аларның нәрсә аңлатуын әйтергә тиеш иде. Балалар күмәкләп моны бик тиз башкарып чыккач, кәефләре тагын да күтәрелде.
“Йолдызлы шәһәр”дә акча эшләүнең төрле юлларын сынап карарга мөмкин. Шунда ук “банк” эшли, кемдер “чәчтарашханә” ачкан, хәтта тылсым бүлмәсе дә бар. Һәр көн өчен “чек кенәгәсе”нә виртуаль акча күчерелә. Ә смена ахырында лагерь хакимияте оештырган кибеттән аларга чын тәмле бүләкләр алырга була.
— Икенче ел инде лагерь сменасы дәвамында балаларга менә шундый рольле уен тәкъдим итәбез. Аларга бик ошый. Тапшырылган 500 гаризадан 200 баланы сайлап алдык. Күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә өстенлек бирелде, — ди Балалар-үсмерләр иҗат йорты директоры Гөлзидә Нигъмәтуллина. – Вожатыйлар – шушы ук балалар белән ел дәвамында төрле түгәрәкләрдә, берләшмәләрдә шөгыльләнүче хезмәткәрләребез.
Иҗат йортындагы ике бассейн, уку бүлмәләре, остаханәләр, спорт һәм концерт заллары да ял итүче укучылар карамагында.
Районда һәм шәһәрдә балалар җәйне мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрә алсын өчен барлык шартлар да тудырылган.