— Александр Георгиевич, Сез 12 елдан артык район белән җитәкчелек итәсез. Шушы еллар эчендә районда шактый эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә, район бик күп төр күрсәткечләр буенча республикада алдынгы позицияләргә чыкты. Моңа нәрсә исәбенә ирешелде?
— Халыкта “Күмәк көч яу кайтара”, дигән бик мәгънәле әйтем бар. Районның төп байлыгы — аның эшсөяр халкы. Барлык эшләр дә шушында яшәүчеләрнең тырыш хезмәте белән башкарыла. Алга анык максатлар куеп, бер-береңне аңлап һәм киңәшләшеп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә була. Без үз эшчәнлегебезне әнә шул гыйбарәдән чыгып алып барабыз.
— Эшегездә кайсы мәсьәләләрне катлаулырак дип исәплисез һәм аларны ничек хәл итәсез?
— Бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләр — кешеләрне эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү. Шушы җәһәттән без соңгы елларда районга инвесторларны җәлеп итәбез, проектларын тормышка ашырганда аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәбез. Моннан тыш, үз эшен ачарга уйлаучыларга да тиешле шартлар булдырырга тырышабыз.
Бүгенге көндә мине хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү мәсьәләсе борчый. Эшкуарларның бер өлеше Пенсия фондына страховка взносларын вакытында һәм тулы күләмдә кү-чермичә, үз хезмәткәрләренең хокукларын чикли. Бүген хаклы ялда булучыларга пенсияләрне вакытында түләү дә, эшләүче гражданнарның булачак пенсияләре дә стрховка взносларын күчерүгә бәйле. Аеруча шәхси эшкуарларда эшләүчеләрнең кайберләренә хезмәт хакы “конверт”ларда түләнә. Әйе, алар бүген яхшы гына хезмәт хакы ала һәм бу эш бирүче өчен дә отышлы: район бюджетына ул киметелгән салымнар түли, Пенсия фондына да тиеннәр генә күчерә. Ләкин бу очракта таякның ике башлы булуын онытырга ярамый. “Конверт”тагы хезмәт хакы — киләчәк хакында хәстәрлек күрмәү дигән сүз ул. Эш хакын шушы юл белән алучыларга җитди уйланырга киңәш итәр идем.
— Икътисад торышы ничек? Районның социль-икътисади хәлен яхшырту максатыннан нинди анык эшләр башкарыла?
— Бөтен нәрсә саннарда һәм фактларда ачык чагыла. Агымдагы елның биш аенда җитештерелгән товарлар, башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләр күләме 530, 5 миллион сумга җитте. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 134 процент тәшкил итте. Бигрәк тә районның социаль-икътисади хәлен яхшыртуга кирпеч, сөт заводлары сизелерлек өлеш кертте.
Башка тармакларга килгәндә, авыл һәм урман хуҗалыгы продукциясе, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 7,4 процентка күбрәк җитештерелде. Төзелеш өлкәсендә дә үсеш 11,1 процент тәшкил итте. Биш ай эчендә 4920 квадрат метр торак төзелеп файдалануга тапшырылды. Алга китеп шуны да әйтим, ел ахырына без 17 мең кавадрат метр торакны файдалануга тапшырырга җыенабыз.
Район хакимиятенең төп бурычы — халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Шуңа күрә безгә хуҗалык итү комплексының барлык тармакларында да нәтиҗәле һәм табышлы итеп эш-ләүгә, район икътисадына инвестицияләр җәлеп итеп, салым салу базасын киңәйтеп, район һәм авыл биләмәләре бюджетының финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә, яңа эш урыннары булдыруга һәм халыкка лаеклы хезмәт хакы түләүгә ирешергә кирәк.
— Районда кадрлар белән тәэмин ителеш ничек?
— Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, соңгы вакытта аграр уку йортларында укырга теләүчеләрнең саны кимүгә таба бара. Авыл хуҗалыгы университетларын тәмамлаучы кайбер яшьләрнең районга кайтып эшләргә теләмәве дә күңелне кыра. Үзебезгә килсәк, югары һәм урта махсус белемле яшьләр районга кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз: аларга уку йортларына керер өчен максатлы юлламалар бирәбез, районга кайтучыларны эш урыннары белән тәэмин итәбез. Һәр яшь кеше район җирлегендә дә бер дигән итеп яши һәм эшли ала. Моның өчен бары тик теләк кенә кирәк.
— Сез кешеләр белән аралшуга зур игътибар бирәсез. Еш кына “кайнар линия”ләр үткәрәсез, гражданнар җыеннарында катнашасыз, көн саен шәхси кабул итүләр алып барасыз. Бу — Сезнең эшчәнлекнең төп принцибымы?
— Әлбәттә! Һәр җитәкче халык белән турыдан-туры эшләргә тиеш, дигән фикердә мин. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов та безне шуңа өнди. Социаль челтәрләр, Интернет никадәр генә үсеш алмасын, турыдан-туры аралашуны берни дә алыштыра алмый. Төрле карарларны кабул иткәндә мин һәрвакыт халык сүзенә, халык фикеренә таянырга тырышам. Кул астымда эшләүчеләр алдына да шундый ук бурычлар куям.
— Район халкы нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә?
— Халык төрле сораулар белән килә. Шулай да үзләре яшәгән төбәкне төзекләндерү мәсьәләләре буенча ешрак мөрәҗәгать итәләр. Монысы да куанычлы. Димәк, халык әйләнә-тирә торышына битараф түгел. Билгеле урыс классигы Ф. Достоевский юкка гына “Матурлык дөньяны коткарыр” дип әйтеп калдырмаган.
— Әңгәмә барышында шуны аңладык: районда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармаклары нәтиҗәле эшли, яңа социаль объектлар төзелә, эшкуарлык киң үсеш ала. Ки-ләчәккә билгеләнгән тагын нинди уй-максатларыгыз бар?
— Район үзәгендә бассейн, заманча чистарту корылмасы төзү, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Җиңү паркы ачу хыялы бар. Аларның бер өлеше тормышка ашырыла башлады инде. Тулысынча башкарып чыгу өчен бик күп финанс чыганаклары кирәк. Шуңа күрә бүгенге көндәге мөһим бурыч – районыбызның социаль-икътисади хәлен яхшыртып, финанс тотрыклыгына ирешү.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килсәк, мал азыгы хәзерләүне уңышлы тәмамлап, урып-җыю кампаниясенә әзерләнү — төп бурычларның берсе булып тора.
— Ел сәяси планда да бик үзенчәлекле. Сентябрьдә Русия Федерациясе Дәүләт думасына һәм район советына депутатлар сайлау үтәчәк. Депутатларның яңа корпусын булдыруга нинди өметләр баглыйсыз?
— Сайлауларны үткәрүгә районда әзерлек бара. Участок сайлау комиссияләре булдырылды, әлеге вакытта сайлаучылар исемлеге тикшерелә, тавыш бирү өчен биналар әзерләнә. Федераль парламентка алга таба көнүзәк бурычларны хәл итү өчен кирәкле законнарны кабул итәргә булышлык итүче яңа идеяләр, яңа көчләр килүен ышаныч белән көтәбез. Район Советы депутатларына килгәндә, аларның да иң лаеклылары, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләрдәйләре сайланыр, дип ышанам.
— Шәхси тормышыгызга кагылышлы сорауларны да биреп үтик әле: сез нинди фильмнар карарга яратасыз, нинди китаплар укыйсыз, ничек ял итәсез?
— Хәрби-патриотик юнәлештәге фильмнарны карарга, буш вакытларда классик китаплар укырга яратам. Соравыгызның өченче өлешенә килгәндә, мин, нигездә, туып-үскән авылым Холодный Ключта ял итәм. Анда бик рәхәтләнеп физик хезмәт белән шөгыльләнәм, шуннан күңелемә бетмәс-төкәнмәс рухи көч алам.
— Александр Георгиевич, шушы көннәрдә Сез үзегезнең 55 яшьлек күркәм юбилеегызны билгеләп үттегез. 55 яшь — ул кеше гомеренең билгеле бер йомгак ясый һәм киләчәккә яңа максатлар билгели торган чоры. Шушы хактагы фикерләрегезне дә беләсе иде.
— Төп һөнәрем буенча мин — төзүче. Шуңа күрә дә соңгы елларда районның төзелеш тармагының үсеш кичерүенә эчемнән генә шатланып йөрим. Төзелеш тармагы үсешә икән, димәк, район яңара, матурлана дигән сүз. Әлбәттә, мин үз эшчәнлегемә үзем бәя бирә алмыйм, әмма шуны төгәл әйтә алам: 12 ел район хакимияте башлыгы булып эшләү дәверендә һәр эшне намус белән башкарырга тырыштым, кул астымда эшләүчеләрне дә шуңа өндәдем. Ә калган бәяне инде бары биредә яшәүче халык үзе генә бирә ала.
— Александр Георгиевич, барлык райондашлар исеменнән Сезне күркәм гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз, Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын.
Валентина ШАКИРОВА һәм Светлана ШОКУРОВА әңгәмәләште.