— Ирек Миңневәлиевич, шушы көннәрдә 2016 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре нинди? Бу кампаниядә ниндидер яңалыклар, үзенчәлекләр булдымы?
— Республика буенча гәзит-журналларның гомум тиражы 1,2 миллион данә тәшкил итте. Статистика күрсәтүенчә, Башкортстанның һәр дүртенче кешесе вакытлы басмага языла. Бер басманы бөтен гаиләгә алдыруларын исәпкә алганда исә, гәзит һәм журналларны безнең халык яратып укый, дияргә була. Әйткәндәй, тиражның 10 проценты май аенда үткән Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге барышында җыелды. Анда аеруча шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары яхшы нәтиҗә күрсәтте — ункөнлек барышында җыелган гомум тиражның 60 проценты “районка”лар өлешенә туры килә. Форсаттан файдаланып, гәзит редакцияләренә һәм муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә язылу кампаниясен оештыруда актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерәм.
Республика халкына ярдәм күрсәтү максатында Русия почтасы матбугат чараларын тараткан өчен өстәмә ташламаны Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлекләрен үткәргән вакытта гына бирә иде. Быел исә беренче тапкыр Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белән килешү нигезендә язылу кампаниясе дәвамында берничә социаль әһәмиятле басмага (алар исемлегенә Башкортстанның кайбер район гәзитләре дә керде) даими рәвештә 15 процентлы ташлама булдырылды. Русия почтасыннан традицион ташламаларны Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлекләрендә катнашучы басмалар алды. Шул рәвешле, Русия почтасы тарафыннан бирелүче ташламаларның гомум күләме 30 процентка кадәр җитә.
Гәзит-журналларга язылу уңайлы булсын өчен барлык почта бүлекчәләрендә дә язылуның бердәм автоматлаштырылган системасы кертелде. Аның ярдәмендә клиент бөтен язылу агентлыклары каталоглары буенча үзен кызыксындырган басмага иң аз хак куелганын сайлап языла ала. Бу гражданнарның вакытын һәм акчасын янда калдыра.
— Почта хезмәткәре көне якынлаша. Һөнәри бәйрәмегезне нинди күрсәткечләр белән каршылыйсыз?
— Әгәр дә саннардан башласак, республиканың почта элемтәсе күрсәткән хезмәтләрнең гомум күләме йөзгә якынлаша. Аларны 1277 элемтә бүлекчәсе һәм 10 мең хезмәткәр, шул исәптән йортларга көн саен хатлар, матбугат басмалары, социаль түләү квитанцияләре илтүче һәм элемтә бүлекчәсендә алырга мөмкин булган бөтен хезмәтләрне күрсәтүче 5 мең почтальон тормышка ашыра. Көн саен Русия почтасының республика филиалы хезмәткәрләре 250 мең хат һәм посылка ала, эшкәртә һәм адресатларга илтеп тапшыра, 56 мең түләү кабул итә.
Безнең эшчәнлектә төп өстенлек — клиентлар өчен уңайлы шартлар тудыру. Почтаның теге яки бу хезмәтеннән файдаланучы һәр кеше үзе өчен уңайлырагын сайлый ала. Бүгенге көндә өч төрле форматта хезмәт күрсәтелә. Алар — элемтә бүлекчәсенә үзең бару, йортка почта хезмәткәре килеп хезмәт күрсәтү һәм Русия почтасының интернет-порталы аша ярдәм алу. Күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты моңа бәйле үзгрәми, ул шәһәрдә дә, авылда да югары дәрәҗәдә кала.
— Бүген республика халкында сез санап үткән хезмәтләрнең кайсы аеруча зур сорау белән файдалана?
— Халыкта почта аша түләүләр киң кулланыла. Банк бүлекчәләре аз булган район җирендә бу хезмәт аеруча популяр. Былтыр Русия почтасы аша республикада коммуналь хезмәтләр өчен 20 миллионнан артык түләүләр һәм 400 меңгә якын салым түләүләре кабул ителде. Республика халкы газ һәм электр энергиясе өчен башкарган түләүләрнең 40 проценты элемтә бүлекчәләре аша тормышка ашырыла.
— Сез бу хезмәткә аеруча район җирендә ихтыяҗ зур дидегез. Почта бүлекчәләре республиканың эре шәһәрләреннән читтә җитәрлекме?
— Безнең республикада Русия почтасы бүлекчәләренең 80 проценты авылларда урнашкан. Бер яктан, без эшчәнлегебезне планлаштырганда моны исәпкә алырга, икенче яктан, кайда урнашуына карамастан, һәр бүлекчәнең югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүен тәэмин итәргә тиешбез. Шул сәбәпле, почта эшчәнлегендә пенсия һәм пособиеләр тарату иң социаль әһәмиятле хезмәт булып кала. Пенсионер никадәр генә ерак яшәсә дә, түләүләр вакытында китерелергә тиеш.
— Элемтә бүлекчәләрендә күрсәтелүче тагын нинди хезмәтләргә халыкта ихтыяҗ зур?
— Районнарда почта бүлекчәләрендә сатылган товарларга ихтыяҗ зур. Аеруча бу район үзәкләреннән еракта урнашкан, кибетләре дә булмаган торак пунктларына кагыла. Билгеләп үтүемчә, без авылдагы элемтә бүлекчәләре эшенең үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш. Еш кына төпкел авыллардагы почта бүлекчәсе бердәнбер дәүләт институты гына булып калмыйча, тышкы дөнья белән бәйләүче ролен дә үти.
— Сезнең карашка, Русия почтасы эшчәнлегендә кайсы юнәлешләр өстенлекле булырга тиеш?
— Бүген бөтен дөньяда интернет аша сәүдә популярлашты, бу безнең республикада да күзәтелә. Төбәктә яшәүчеләр тарафыннан чит ил интернет-кибетләрендә ясалган заказлар саны елдан-ел арта. Былтыр Русия почтасы башкортстанлыларга чит ил интернет-кибетләреннән җибәрелгән 1,8 миллионга якын посылка тапшырды. Бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 30 процентка күбрәк.
— Заказ буенча җибәрелгән товарлар, нигездә, кайдан килә?
— Төп заказлар Кытайдан килә. Халыкара посылка-ларның 80 проценты шушы илгә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләренә туры килә. Дөньяның иң эре интернет-кибетләре нәкъ шунда урнашкан. Калган посылкалар республикага Европа илләреннән һәм АКШтан килә.
— Посылканы ничә көн көтәргә кирәк?
— Әгәр дә элек Башкортстанда яшәүче чит ил интернет-кибетеннән заказын ике айга кадәр көтсә, бүген бу вакыт 15-20 көн тәшкил итә.
— Ә икътисадтагы киеренкелекне почта тойдымы?
— Заказларның гомум күләме артуга карамастан, бер заказның уртача бәясе кимеде. Шул рәвешле, бүгенге хәл-шартлар безне нәтиҗәлерәк эшләргә этәрә.
— Посылкалар агымы арткан. Ә бүлекчәләр саны шул килеш калган...
— Әйе, һәм бу без күр-сәткән хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү турында уйланырга сәбәп булды. Бу максатта Русия почтасы хезмәтләндерүнең яңа төрен — посылкаларны тапшыру һәм кабул итү хезмәтен булдырды. Үзәк бер генә хезмәт күрсәтә — посылкаларны тапшыра һәм кабул итә. Шул рәвешле хезмәтләндерү тизлеге күпкә арта. Бер посылканы алу өчен өч минутлап вакыт үтә. Һәр үзәк элек 10-15 почта бүлекчәсенә туры килгән эш күләмен башкара. Былтыр республикада шундый алты үзәк эшли башлады, быел аларга тагын бишәү өстәләчәк. Беренче үзәкләр Уфа һәм Стәрлетамак кебек эре шәһәрләрдә ачылса, хәзер алар Салаватта, Нефтекамада һәм Октябрьскийда да эшли башлаячак. Киләчәктә башка торак пунктларда да ачылачак.
— Почта бүлекчәсе республика шәһәрләре һәм районнары үсешендә нинди роль уйный?
— Почта челтәрен киңәйтеп, без шушы территориядәге икътисадны үстерәбез. Почта эш урыннары булдыра, бюджетны тулыландыра, сатып алучылар ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул исәптән — урындагы җитештерүчеләр эшләп чыгарган уникаль товарларга да.
Моның өчен Русия почтасы почта хезмәтенең яңа төрен — хатларны адреслы җибәрүне гамәлгә кертте. Ул товарлар турында мәгълүматны фәкать алар белән кызыксынган кешеләргә җиткерү мөмкинлеге бирә. Үзенең клиентлары — район, республика һәм бөтен ил кешеләре турында мәгълүматлар банкына ия булган почта мондый хезмәтләрне күрсәтә ала. Тиешле бәйләнеш булдырылганнан соң почта товарны теләсә кайсы адрес буенча илтеп тапшырырга мөмкин. Бу эшкуарларга яңа базарларга чыгу, бизнесларын киңәйтү, шул рәвешле төбәк икътисадын үстерүдә катнашу мөмкинлеге бирүче почта һәм логистика хезмәтләренең әзер комплексы.
— Почтаның яңа хезмәтләреннән почта банкы эшли башлавын да телгә алырга кирәк. Бу проект нидән гыйбарәт?
— Чыннан да, шушы елның апрелендә республикада, бөтен илдәге кебек үк, Почта банкы эшли башлады. Хәзер элемтә бүлекчәләрендә банк хезмәтләре алырга да мөмкин. Бүгенге Почта банкының клиент үзәкләре республикада 12 почта бүлекчәсендә эшли.
— Һөнәри бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә ниләр теләр идегез?
— Барлык хезмәткәрләргә дә намуслы һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарга җиткерәм. Алар хезмәтеннән башка бүгенге уңышларга ирешеп булмас иде. Сезгә бәхет, ныклы сәламәтлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән каравыгызны телим.