+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2016, 02:00

Күңел ачты яше-карты “Шәҗәрә бәйрәме”ндә!

Узган җомгада Дүртөйле районында республика “Шәҗәрә бәйрәме” узды. Чарада республикабыз вәкилләре генә түгел, күрше Свердловск өлкәсеннән килгән кунаклар да катнашты. Ерак араларны якын итеп бәйрәмгә җыелучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әмир Ишемгулов, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев кайнар сәламләделәр.

Быел республика “Шәҗәрә” бәйрәме тугызынчы тапкыр оештырылды. Моңа кадәр ул Әбҗәлил, Әлшәй, Бакалы, Краснокама, Кырмыскалы, Авыргазы, Куергазы районнарында һәм Стәрлетамак шәһә­рен­дә узган иде. “Шәҗәрә бәйрәме” елдан-ел киңрәк колач ала, анда катнашучылар саны күзгә күренеп арта. Дүртөйле районында исә республика әһәмиятендәге чарага әзерлек кысаларында һәр авыл би­лә­мәсендә, мәк­тәп­ләрдә, балалар бакчаларында шәҗәрә бәй­рәмнәре узды, “Агач – тамырлары, кеше туганнары белән көчле”, “Үткәнен белгәннең киләчәге якты” кебек темаларга “түгәрәк өстәл”­ләр, викториналар оештырылды.

Республика “Шәҗәрә бәй­рәме” Торатау итәгендә узды. Татар, башкорт, урыс, мари һәм башка милләт вәкилләре үзләренең данлы тарихын, күркәм гореф-гадәтләрен чагылдырган театрлаштырылган тамашалар күр­сәт­те, һәркайсы үз халкының горурлыгы булган улларының шәҗәрә агачлары белән таныштырды. Сабантуй форматында оештырылган “Шәҗәрә бәйрә­ме”ндә кунаклар ат чабышларын тамаша кылды, халык уеннарында катнашты, татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Фидан һәм Азамат Гафаровлар, Илсөяр Газетдинова, Радик Динәхмәтов һәм республикабыз районнары талантлары тарафыннан әзер­ләнгән зур бәйрәм концертын карады.

“Шәҗәрә бәйрәме”ннән кү­ләмле язма белән гәзитебез­нең киләсе санна­рының бер­сендә танышырсыз.
Читайте нас: