+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2016, 02:00

Пай җире бай җире булмаячак

Җирләрне нәтиҗәле файдалану турындагы законга кертелгән үзгәрешләр халык мәнфәгатен яклаячакмы?Русия тарихында җир реформалары берничә тапкыр үткәрелде. әмма сәяси максатлардан чыгып оештырылганы да, икътисади ихтыяҗларны күз уңында тотып башкарылганнары да һәрвакыт каршылыкларга очрады. Ни өчен дигәндә, иң төп проблема — җирнең төп хуҗасы кем булырга тиеш, дигән сорау ачык калды. Әйтик, 1920 еллар башында большевиклар, аграр җитештерүдә төп көчне авыл крестьяннары хезмәтендә күреп, “Ничек булдыра аласыз — шулай баегыз” дигән лозунг ташлады. Аннары, билгеле, алпавытлар, кулаклар үсеп чыкты. Җирдә хәләл хезмәтен түгеп баеган хәлле крестьяннарны хөкем итеп, Себерне “үзләштерергә” озаттылар.

Болары тарихтан. Кызганычка каршы, узган гасырның 90нчы елларындагы лозунг та аннан 70 ел элек яңгыраганына аваздаш. Ул чактагы ил башлыгы Ельцин да “үзаллылыкны күпме йота аласыз шулкадәр алыгыз” дигән лозунг ташлады. Ә бит ул үзаллылык табигый байлыкларга, җиргә һәм җитештергәнебезгә үзебез хуҗа булуны да күз уңында тоткан иде. Шул рәвешле, дәүләт карамагындагы җирләрен крестьяннарга, имеш тә, аның чын хуҗасына бирергә булдылар. Пай җирләре өләшенде. Хәер, хәзер аларның байтагы бай җирләренә әйләнеп бара. Монысы — икенче проблема. Ә менә ил буенча элекке уңдырышлы җирләрнең 40 миллион гектарында бүген чүп үсүен аклардай сәбәп табып булмый.

Күптән түгел ил Президенты Владимир Путин җир турындагы законга үзгәрешләр һәм өстәмәләрне раслады. Белгечләр яңа канунның җирләрне нәтиҗәле файдалануга зур этәргеч бирәчәген белдерде. Яңалыклар нәрсәдән гыйбарәт һәм ул авыл икътисадында нинди үзгәрешләр бирәчәк? Шушы һәм башка сорауларга җавап бирүен үтенеп, без Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл ГОСМАНОВка мөрәҗәгать иттек.


— Рәсүл Үзбәкович, быелгы җәй бик “кызу” булмакчы. Сүз күптән түгел җирләрне нәтиҗәлерәк файдалануга юнәлтелгән законга үзгәрешләр кертү турында. “Кызулык” шуннан да күренә: соңгы айларда әлегә кадәр чүп үләне баскан, үзләштерелмәгән бакча участокларында да җанлылык сизелә. Яңа законга ярашлы, “хуҗасыз” җирләрен дәүләт кабаттан үз карамагына кайтармакчы. Гомумән, авыл хуҗалыгы закондагы үзгәрешләрне ни дәрәҗәдә тоячак?

— Әйе, закондагы яңа үзгәрешләрне җир реформасына тиңләргә дә була. Ул төбәкләрдә җир белән сәүдә итү мөнәсәбәтләренә төгәллек кертә, чәчүлек мәйданнарын кискен үстерергә һәм агросәнәгатьтәге башка күрсәткечләрнең яхшыруына этәргеч бирәчәк.

Проблеманы, гомумән, законның асылын ачыклау өчен бераз тарихка күз ташлыйк. Хәтерегездәдер, 90нчы еллардагы җир реформасы нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге колхоз-совхоз җирләре пайларга бүленде. Анда авылда яшәүче, ләкин башка тармакта эшләүчеләр дә шушы пайга ия булу хокукын алды. Мәдәният, социаль өлкәдә эшләүчеләргә дә бүленде ул. Әйтергә кирәк, ил күләмендәге әлеге чараны тормышка ашыру еш кына җирдән ерак торучы вазыйфалы кешеләр кулында булды. Күп вакыт закон таләпләре санга сугылмады. Нәтиҗәсе мәгълүм: илдә 40 миллион гектар чәчүлек әйләнештән төшеп калды. Зур шәһәрләр янында зур җир хуҗалары барлыкка килде һәм тагын да аянычлырагы — җир сату, алыш-биреш объектына әйләнә башлады. Законга үзгәрешләр әлеге хаталарны төзәтүгә, нинди категориягә караса да, җиргә сакчыл караш булдыруга юнәлтелгән.

Әйтергә кирәк, 1991-2016 еллардагы сәяси-икътисади үзгәрешләр, хәл-вакыйгалар илнең төп байлыгына мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә этәргеч бирде. Узган елда Евросоюзның санкция нәтиҗәләренә генә игътибар итегез. Ә бит бу хәл Хөкүмәткә авыл хуҗалыгына карашның тагын да яхшырак якка үзгәртергә кирәклеген күрсәтте.
Читайте нас: