+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2016, 02:00

Алда юбилей көтә

Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләүгә әзерлек белән махсус комитет шөгыльләнәчәк. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү планлаштырыла, дип белдерде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов журналистлар белән әңгәмәләшкәндә.

— Республика халкы өчен бу — тарихи дата, — диде ул. — Берничә ел элек Русия Хөкүмәтенә әлеге юбилейны югары дәрәҗәдә үткәрү турында тәкъдим керткән идек. Хөкүмәт аны хуплады һәм Русия Президентына мондый бәйрәмне Русия күләмендә үткәрү турында тәкъдим итте. Республиканың Русия составында һәм йөз ел дәвамында ышанычлы, ныклы төбәк булуы безнең өчен мөһим. Ил Президентына безнең башлангычны хуплаган өчен рәхмәт белдерәм.

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 2019 елда Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү турында указга кул куйды. 1919 елның мартында килешүгә кул куела, шулай итеп Башкортстан РСФСРның беренче һәм бераз вакыт бердәнбер автономияле республикасы була.

Константин Толкачев,
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:


– Русия Президентының Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү турында указга өч ел алдан кул куюы тарихи вакыйганың колачын һәм мөһимлеген ассызыклый.

1919 елның 20 мартында Совет власте белән килешү төзү безнең илдә федератив мөнәсәбәтләр формалашуга нигез сала. Республиканың дәүләт-хокукый статусы рәсми теркәлә һәм аңа яңа вәкаләтләр тапшырыла. Башкортстан тәҗрибәсе Русиянең күпчелек этнослары өчен маяк булып тора. Бу глобаль­ләштерү шартларында Русия территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекләрен саклап калырга ярдәм итә.

Республика көнен 11 октябрьдән 20 мартка күчерү турында фикерләр бар, чөнки 1919 елның 20 мартында автономиянең иҗтимагый, дәүләт һәм административ корылышына кагылган поло­жениеләр билгеләнә. Бу факт җентекле тикшерүне таләп итә.


Римма ҮТӘШЕВА,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары:


– РСФСР белән тәүгеләрдән булып килешү төзү Башкортстан Республикасының башка халыкларга да үрнәк булуы белән беррәттән, бу төбәктә яшәгән халыкларның бердәмлеген тәэмин итүгә йөз тотуын дәлилли. Узган гасыр башында ук Уфада Милли-мәдәни автономияләр оешып, аларның эшчәнлеге гөрләп тора. Әле дә шушы тәҗрибә дәвам итә. Дөньяның кайбер илләрендә милләтара низаглар барган чорда, безнең илдә халыкның берләшеп, уртак сулышта яшәве аеруча мөһим. Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан без милли автономияләр, районнардагы ижтимагый оешмалар белән бергә төрле акцияләр үт­кә­рәчәкбез. Халыклар дуслыгы, төбәкләр бердәмлеген ныгытуга көчен салган шагыйребез Габдулла Тукайга Уфада һәйкәл Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан ачылыр дип уйлыйбыз.
Читайте нас: