Шушы авыл һавасын иснәп, шушы туфрактан көч алып үскән егет — 33 яшьлек Ришат Шәйхетдиновның күптәннән авылдашларын сабантуй бәйрәме белән сөендерәсе килгән. Баксаң, 250ләп кеше яшәгән Үч-Әсәндә быелга чаклы бер тапкыр да сабантуй узмаган. Ниһаять, егетнең хыялы тормышка ашкан. Бусы хакында түбәндәрәк.
— Тукта инде, елатма! — ди күңелле сабантуй яланында оныгы өчен горурланып утыручы Рауза апа. — Бик сөенәм. Ходай Тәгалә ярдәме белән шулай улыма бәхет юллары ачылсын. Халыкның күңелен күреп, кешеләрне бәйрәм иттерү — үзе зур куаныч. Инде моннан соң да шундый тәүфыйклы булып яшәсен. Үскәндә үк акыллы булдылар абыйсы белән. Эшләгән кешенең ашы бар шул.
Татарстан эстрадасында үз урынын тапкан, ике республика тамашачысының күңелен яулаган җырчы белән әнисе Резеда таныштыра.
— Тормыш шулай карар кылды ки, Ришатны һәм олы улымны берүземә үстерергә туры килде. Ришат музыкаль тәрбия бирү гимназиясендә тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Тик үсеп җиткәндә бер шәһәр малае аны нык итеп кыйнады. Кыйнаучы, кызганычка, бер җәза да алмады. Бу хәлдән соң балам тотлыга башлады. Әмма шул ук вакытта аның музыкаль сәләте ачылды. Хәер, бәләкәйдән үк абыйсы белән җырлыйлар иде. Хәзер Маратка 35 яшь, ул Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә яши. Марат бераз Салават Фәтхетдинов төркемендә, аннары Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында бер ел эшләде. Мин үзем дә театрда администратор булып хезмәт итәм. Улым авылда сабантуй үткәрергә теләген белдергәч, чыгымнары буласын белсәк тә, моны хупладык.
— Әлбәттә, көчең җитсә, үткәр! — дидек.
Ике баласы бар, хатыны Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан. Айгөл белән икәү дә, аерым да җырлыйлар. Ришат үзе җырлар яза. Иң беренче җыры якташыбыз Зөл-фия Гыйззетдинова сүзләренә язылган иде.
— Андый тавышлы җырчылар бик сирәк туа, — дип сүзгә кушыла Зөлфия ханым, Ришатның сәләте белән соклануын яшермичә. — Тавышы иксез-чиксез моң булып агыла. Дуслары һәм туганнарыннан башка бер терәк булырдай, сәхнәдә үзен табарга ярдәм итәрдәй кешесе булмады, барлык уңышы да тик үз тырышлыгы белән бәйле. Аллаһыга шөкер, тормыш иптәшеннән дә уңды.
— Без 2000 елдан бирле бергә, — дип, 40 көнлек кенә сабыйларын йоклатып, яныбызга чыгучы җырчы — Ришатның сөеклесе Айгөл иде. — Танышуыбыз Чаллыда булды, укыдык, аннары бер ансамбльгә йөрдек. Бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булсак та, тиз генә кавышмадык, 7-8 ел үтеп китте. Иремнең күптәнге хыялы иде, авыр дип тормадык, Татарстаннан бер төркем артистлар белән кайттык, дусларыбыз, туганнарыбыз ярдәмләшә.
Менә шундый изге ният белән башланган эш бик күңелле дәвам итте. Табигать кочагында оештырылган зур концерт, уен-көлке, очрашулар — бар да күңелгә үтәрлек булды. Ришат Татарстаннан бер төркем артистлар белән килгән иде. Программаны сүз остасы Зилә Шакирҗанова алып барды. Татарстанның атказанган артисты Гөлдәния Хәйруллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Шәфәгать Салихов, “Татар җыры” конкурсының соңгы еллардагы лауреатлары Ринас Әхмәтов белән Руслан Кираметдинов, Салават Фәтхетдиновның якын туганы Айдар Фәтхетдинов, яшь, талантлы җырчылар Фәрит Мөхтәров, Рәмзил Сәләхетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.
— Ришатыбызга рәхмәт! Киләсе елларда да үткәрсен иде, — авыл халкының әйтергә теләгән сүзләрен 86 яшьлек Гөлниса Шәрәфетдинова-Касыймова җиткерә. — Үткәрсә, киләчәкмен!
Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровның тәбрикләү сүзләрен күп абруйлы конкурс-фестивальләр лауреатлары булган Ришат белән Айгөлгә Рәхмәт хатларын район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Гөлсинә Мәхмүдова җиткерде һәм үч-әсәнлеләргә күңелле ял телә-де.
Бәхетленең шатлыгы ялгыз йөрми, диләрме әле? Шушы ук көнне авылда тагын бер бәйрәм булды: тантаналы рәвештә авыл уртасында чишмә ачу бәйрәме узды.
Башта бәйрәмгә җыелучыларны авыл биләмәсе башлыгы Салават Сәфәргалиев тәбрикләде, аннары Маннаф хәзрәт Булатов азан укып ишеттерде.
— Авылыбыз бәләкәй генә булса да, ил тормышыннан читтә калмыйча, ныклы адымнар белән алга бара, — дип җыелучылар алдында авыл старостасы Рафаэль Миңнегулов сүз тотты. Ул чишмәне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым алганда, бу изге эштә Илгиз Гайнуллин белән Фәнис Нуркаев зур тырышлык салган. Авыл халкы яландагы чишмәләргә дә битараф түгел. Җаваплылар билгеләнгән. Тазарталар, карыйлар. Ел саен зиратны тазартуга шимбә өмәләре оештырыла.
Мин үз чиратымда халыкны бердәмлеген югалтмаска, бер-беребезгә ихтирамлы булырга чакырам. Чакырган эштән читтә калмагыз!
Рәсми өлештән соң халык чишмә янына агылды. Олысы-кечесе челтерәп аккан саф чишмә суы белән бит-кулларын чайкады, уңганнарга рәхмәт сүзләрен ишеттерде.