+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2016, 02:00

Без беренче булдык

Гәзитебезнең 19 июль санында хәбәр итүебезчә, Русия Президенты Владимир Путин 2019 елда Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү турында указга кул куйды. Ул, шулай ук, илнең барлык субъект һәм муниципаль властьларына юбилей чарасын әзерләүдә һәм аны үткәрүдә катнашырга чакырды.Без гәзит укучыларын билгеле шәхеселәрнең алда торган юбилей уңаеннан фикерләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Лилия ГОМӘРОВА,
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор:


— Бу указга кул куелу — республика халкы өчен зур бәйрәм һәм җиңү. Ил Президенты бу указга кул куйганчы зур эшләр башкарылды. Берничә ел элек Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рес­публиканың күпмилләтле халкы исеменнән Русия Хөкүмәтенә әлеге юбилейны югары дәрәҗәдә үткәрү турында тәкъдим керткән иде. Хөкүмәт аны хуплады. Һичшиксез, указ үзе, шулай ук, 2019 елда үтәчәк бәйрәм чаралары Башкортстан белән Русия үсешендә тарихи вакыйга булып торачак. Юбилейны республика икътисадта, фәндә һәм мәдәнияттә зур казанышлар белән каршы ала. Соңгы елларда төбәк Русия һәм халыкара күләмдәге чараларны үткәрү урынына әверелде. Болар барысы да — колачлы эш нәтиҗәсе. Юбилейны каршылап, без яңа проектларга, фәнни-техник казанышларга юл тотачакбыз. Башкортстанның төрле тармак­лардагы тәҗрибәсе бүген үрнәк итеп куелуы, Русиянең башка төбәкләрендә өйрәнелүе һәм таратылуы очраклы түгел.


Әмир ИШЕМГУЛОВ,
Бөтендөнья башкортлар корылтае Башкарма комитеты рәисе:


— БАССР оештырылуы — автономия булдыруның беренче тәҗрибәсе. Ул башка республикалар тара­фыннан киң кулланылды. Башкорт автономияле республикасы җитәкчеләре федерализм, бердәм илне саклау идеяләре яклы булды, шуңа күрә БАССР оештырылуы Русия федерализмына нигез салды. Бүген Башкортстан — Русия составында яхшы эшчәнлек алып баручы берәмлек. Аның сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәнияттәге казанышлары киң билгеле. Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү Русия халыклары арасында дуслыкны һәм хез­мәт­тәшлекне ныгытуга, күпмилләтле илнең арытаба үсешенә булышлык итәчәк.


Салават КАСЫЙМОВ,
тарих фәннәре докторы:


— Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү Русия халкы өчен зур әһә­мияткә ия. Республика беренчеләрдән булып автономия ала, аның тәҗрибәсен башка берәмлекләр куллана.
1919 елның мартында БАССР оештырылу турында килешү төзелә. Әлеге вакыйга Башкортстан халкы өчен генә түгел, илнең башка халыклары өчен дә мөһим, чөнки Башкорт автономиясе Русия кысаларында беренчеләрдән булып төзелә. Нәкъ безнең тәҗрибәдә башка автономияле республикалар барлыкка килә.
Читайте нас: