+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2016, 02:00

Якташыбыз — Русия халыклары артиадасы лауреаты!

Мәскәүдә Журналистларның үзәк йортында Русия Журналистлар берлеге федератив советы утырышы үтте. Анда билгеле башкорт язучысы һәм журналист, шушы совет әгъзасы Марсель Сәлимов та катнашты.

Русия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов һәм секретарьлары Леонид Никитинский, Денис Токарский, Наталья Чернышова медиахезмәтләр базарын җайга салу, Русиядә журналист һөнәренең абруен күтәрү буенча эш йомгаклары, Ирекле матбугатка ярдәм һәм аны үстерү үзәге белән берлекнең төбәк бүлекчәләре арасында уртак эшчәнлек алып бару программасы, журналистның хокукый һәм социаль статусын ныгыту буенча яңа проектлар турында сөйләде. Федератив совет 12 августта чираттан тыш съезд үткәрергә карар итте.

Кичен Русиянең атказанган рәссамы Владимир Галатенконың әдәби-художество остаханәсендә башкаланың мәдәният һәм сәнгать әһелләре арасында иҗади очрашу оештырылды. Анда Русия милли арткомитеты президенты Валерий Тарбоков язучы-сатирик, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимовка XIV Русия халыклары артиадасы лауреаты дипломын тапшырды.

Бу мактаулы исем безнең һәм чит ил мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелә торган иң югары иҗтимагый бүләк булып исәпләнә. Русиянең милли арт-хәрәкәтенең Югары жюри әгъзаларының даими коллегиясе тәкъдиме буенча башкорт халкының танылган юмор остасы Марсель Сәлимовка мондый исем соңгы елларда ирешкән иҗади уңышлары өчен бирелде. Ул — Уфада, Мәскәүдә, Казанда, Чабаксарда башкорт, урыс, татар, чуваш һәм болгар телләрендә нәшер ителгән 35 китап, шулай ук, илебез халыкларының сатирик әдәбияты тарихында беренче булып дөнья күргән “Әчкелтем-төчкелтем әсәрләр”нең ике томлыгы авторы. Әдәби тәнкыйтьчеләр әлеге җыентыкны “заманыбызның сатирик энциклопедиясе” дип атады. Төрле елларда бу югары бүләккә илнең күренекле сәнгать әһелләре, шул исәптән, Валентин Распутин, Тимур Зөлфекаров, Константин Скворцов, Кирилл Ковальджи, Лев Аннинский, Валерий Поваляев, Валентин Курбатов, Александр Эбонаидзе, Вячеслав Огрызко, Лариса Савицкая, Надежда Мирошниченко, Александр Кердан, Владимир Молчанов лаек булган.

Лауреатны дәрәҗәле бүләк белән котлап, Валерий Тарбоков, артиаданың 40 телдә яңгыраучы “Матурлык белән изгелек дөньяны саклап калыр!” девизының аның тарафыннан башкортчага тәрҗемәсе исемлектә лаеклы урын алуын белдерде.

Русия Язучылар берлеге идарәсе секретаре, билгеле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Русия халыклары артиадасы лауреаты Владимир Исайчев Башкортстаннан килгән юмор остасының иҗатын югары бәяләде һәм аны яңа әдәби проектларда катнашырга чакырды.

Марсель Сәлимов мәскәүле дусларына республикабызның әдәби мохитында барган истәлекле вакыйгалар турында сөйләде һәм иҗади планнары белән уртаклашты.

Арт-хәрәкәт (“art” инглизчәдән “сәнгать” дигәнне аңлата) Мәскәүдә 1991 елда барлыкка килә. Аңа нигез салучы һәм җитәкчесе, “Арткодекс” авторы — билгеле философ, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Валерий Тарбоков. Ул — Дөнья арткомитеты (штаб-квартирасы Швейцариянең Цюрих шәһәрендә урнашкан) президенты да.

Русия халыклары артиадасы — 16 төр арт-сәнгать буенча Бөтенрусия художестволы фестиваль-олимпиада. Аның төп максаты — халыклар дуслыгын, бердәмлекне ныгыту, халыкара мәдәни бәйләнешләрне киңәйтү, иҗади, иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларының, юридик һәм шәхси берәмлекләрнең Русия халыклары мәдәниятен, сәнгатен, иҗатын, художестволы тәрбия, белем бирүне үстерүгә булышлык итүгә юнәлтелгән эшен һәм мөмкинлекләрен берләштерү. Фестиваль төрле милләт кешеләрен дус, тату яшәргә, матурлыкка, изгелеккә омтылырга чакыра. Русия халыклары артиадасын оештыручы 77 юридик берәмлек арасында Русия халыклары ассамблеясе, Русия Мәдәният, Мәгариф, Федерация һәм милләтләр эшләре буенча министрлыклар, башка дәүләт органнары һәм учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм иҗади берлекләр бар.

Хөрмәтле коллегабыз, гәзитебезнең узган елгы лауреаты Марсель Шәйнур улын (Мар. Сәлим) дәрәҗәле бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз һәм аңа яңа иҗади уңышлар телибез!
Читайте нас: