Җыелды дуслар-туганнар, гөрләп торды мәйданнар!
Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында үткән шәһәр сабантуенда 150 меңгә якын кеше катнашты. Алтынчы ел рәттән уздырылучы бу бәйрәм Башкортстан, Татарстан Хөкүмәтләре, Башкортстанның Русия Президенты каршындагы һәм Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллекләре, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе һәм башкаланың Милли сәясәт, төбәкара бәйләнешләр һәм туризм департаменты ярдәме белән оештырылды.