— Сез дә яхшы хәтерлисездер, 90нчы еллар башында фермерлар хәрәкәтенең тәүге дулкынына “яшел урам” ачылган иде бит. Шушы мөмкинлектән файдаланып, ирем Ринат 45 гектар җир алып, үзаллы хуҗалык итү ягын карады, — дип искә алды без яшь фермерның басудан кайтуын көткән арада аның әнисе Фәйрүзә Файсал кызы. — Башта күп кыенлыкларга юлыктык, ләкин без тырыштык һәм бирешмәдек. Ул чакта “Йолдыз” дип аталган крестьян-фермер хуҗалыгында игенчелек, яшелчәчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләндек. Җиребезне 96 гектарга кадәр киңәйттек. Бер көз шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 500 центнер уңыш алып, районда беренче урын яуладык. Сөт җитештереп сатуны да отышлы бер кәсепкә әйләндергән идек. Ул чорда савым сыерларын 10 башка җиткердек. Улым Роберт фермер хуҗалыгында яшьли үк әтисе белән бергә эшләде. Киләчәкне уйлап, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумында укып кайтты. Хәзер җиңел булмаган эшендә алган белеме бик тә ярап куя.
Бераздан безнең җанлы әңгәмәгә аның улы, берничә ел элек кенә районда яшь фермерлар сафын тулыландырган Роберт үзе дә кушылды.
— Әлбәттә, заман агышы белән бергә безнең хуҗалыкның эшчәнлеге дә үзгәрде, — ди ул. — Хәзер ихатада савым сыерларын 4 башка гына калдырдык. Шикәр чөгендере игүдән дә ваз кичтек, чөнки Туймазыдагы кабул итү пункты ябылу ул эшне катлауландырды. Плантациядән алынган уңышны үз көчең белән Чишмәдәге заводка илтеп тапшырырга кирәк. Безгә шундый зур чыгымнар түгүдән ни файда?
Хуҗалыкның бүгенге хәленә килгәндә, 49 елга арендага алынган 96 гектар җиребез бар. Шуның 15 гектарында печәнгә люцерна үстерәбез, ул безнең шартларда әйбәт уңыш бирә. Аксымга бай кузаклы бу культураны җәй печәнгә ике кабат чабып алырга була. Быел 5 гектар таза пар җирен эшкәрткән идем, шул урында да люцерна чәчәргә уйлыйм. Ә калган мәйданнарда инде фуражга бөртекле иген культуралары үстерәм. Ел саен тотрыклы уңыш белән куандырган басу кәрешкәсен дә чәчү әйләнешенә керттем.
Ярәмкә авылының яшь эшкуары өч ел элек “Эш башлаучы фермер” дигән федераль программа буенча хөкүмәттән 1 миллион 350 мең сумлык грант алган, шушы инвестиция акчасына үзенең 150 меңен дә кушкан.
— Шуның 1 миллионын яңа техника алуга тотындым, хуҗалыкның техника паркын “Беларус” тракторы һәм “ПРС-45” маркалы пресс-җыйгыч белән тулыландырдым, — ди Роберт. — Ә 500 мең сумга, бизнес-проектта каралганча, Самара өлкәсенең “Дружба” токымчылык заводыннан яхшы токымлы 50 баш сарык алып кайттым. Хәзер минем төп шөгылем – ит токымлы вак мал үрчетү. Быел икенчегә яшь үрчем алдык. Әле көтүдәге шул мал 100 баштан артыграк. Хуҗалыкның ихтыяҗын каплау өчен сарыкларны саткалыйбыз да. Вак мал тиз өлгерә бит, 5-6 айдан яхшы кондициягә җиткән бәрәннәрне иткә тотынырга мөмкин. Итнең чыгышы 60 процент тәшкил итә. Без сарык итен килограммын 300 сум белән Туймазы һәм Октябрьский шәћәрләрендәге “Мясная лавка” кибетләренә тапшырабыз. Кайчак бәрәннәрне тереләй авырлыкта үзләре дә килеп ала.
Ихатадагы мал ишле булгач, сарыкларны көтүгә аерым чыгарабыз. Ә симертүгә аерып алынган бәрәннәр абзарда гына асрала. Өлгергән берен сугымга тотынасың инде. Әле менә Корбан бәйрәменә алдан ук заказ бирделәр – 7 башны шуның өчен ябып куйдым. Кыскасы, токымлы малга да, аның итенә дә ихтыяҗ бар. Шуны игътибарга алып, без хуҗалыктагы көтүне ишәйтергә телибез. Тик ихатада кысык була башлады, шуңа сарык абзары төзү хакында планнар корабыз. Мини-ферма төзелеше өчен янәшәдәге буш участокларны алырга җыенам. Шул проектны тормышка ашыруда кредит белән дә ярдәм итәрбез, диделәр.
Авылдашларын сокландырып, ”Харисов” крестьян-фермер хуҗалыгында җиңел булмаган йөкне бергә тартырга өйрәнгәннәр. Әйтик, сөт малчылыгындагы күп хәстәрлекләрне Робертның хәләл җефете Алсу Фәнүр кызы үз иңенә алган.
— Сөтен хәзерләүчеләргә тапшырабыз, җәйге чорда көн саен аларның савытына 30 литр коябыз. Хакы түбәнрәк инде, 1 килограммы өчен 12 сумнан гына исәпләшәләр, — ди хуҗабикә. — Узган айда кулга 8 мең сум сөт акчасы тиде шикелле. Әл дә авыл әбиләре коткара, банкаларын күтәреп, иртән иртүк килеп җитә, 3 литр сөтне 100 сумга биреп җибәрәбез. Сарыкчылык тармагын ныклап тергезгәнче сыер малын киметмәскә иде әле исәп. Соңрак бер генә сыер асрарбыз, дибез, чөнки ике юнәлештә эшләү авырга төшәчәк.
Фермер хуҗалыгында машиналар паркы да бай гына. Тик Роберт әйткәнчә, искергән бер “Беларус”ны, күптән файдаланылган куәтле “Т-150” тракторын яңартырга вакыт. Үсеш юлына баскан хуҗалыкта эшләр тагын да алга китсә, аның шул ниятен гамәлгә ашырырга да мөмкинлеге туачак. Ә инде техника-ның көен механик һөнәренә ия фермер бик яхшы белә.
— Бәләбәйдәге техникумда зоотехника нигезләрен дә укыттылар, шуңа мин ит токымлы сарыклар үрчетүгә дә кыю тотындым, — ди ул. — Ә хатыным Алсу Туймазы индустриаль техникумын тәмамлаган. Бухгалтерия исәбен дә ул алып бара. Без бюджетка елына бер тапкыр бердәм салым түлибез. Бу җәһәттән зарланырга урын юк, өстәвенә, әлегә безнең керемебез дә күп түгел.
Булдыклы яшь фермер якын киләчәктә хуҗалыгында яхшы токымлы вак малны 400 башка җиткерергә исәп тота. Ул чакта инде җир мәйданында тагын 100 гектарга киңәйтү турында уйларга туры киләчәк.
— Безнең авыл җирләрен бүген “Фәйзуллин” җәмгыяте эшкәртә, — дип әңгәмәне ялгады Фәйрүзә ханым. — Сөренте җирләрне хосусыйлаштырганда безнең беребезгә дә пай эләкмәде. Янәсе, хосусый хуҗалык булып аерылып чыкканбыз. Авыл халкы башта улыма үзләренең пай җирләрен тәкъдим иткән иде, тик шул вакытта аңа тәвәккәллек җитмәде. Хәзер Роберт, җыелышта пайчылар белән сөйләшеп, җирләрен арендага алу хакында килешү төзергә тели.
Ничек кенә булмасын, яшь, көч-куәте ташып торучы фермер Харисовның уй-максатлары якты. Базар мөнәсәбәтләренә корылган бу тормышта үз урынын тапкан Робертның күпбалалы гаилә башлыгы булуын да телгә алып үтәргә кирәктер. Сөекле хатыны Алсу белән алар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерә. Өлкән балалары Диана быел көз 4нче сыйныфка барырга әзерләнә. Уртанчысы Булат бер сыйныфка гына түбән баскычта укый. Алар мәктәптә 4 һәм 5легә генә өлгәшүләре белән газиз кешеләрен сөендерә. Ә өч яшьлек Илдан, өйдәгеләрнең җылы назын тоеп, иркәләнеп кенә үсә.
— Өлкәннәре, кул арасына кереп, хуҗалыкта безгә ярдәмләшә. Җәй вак мал көтешәләр, бакчада эшлиләр, — дип куана Роберт. — Улым Булатны басуга да алып барам. Техникада эшләү алымнарын өйрәтәм. Берничә елдан ышанычлы ярдәмчемә әйләнер, дип уйлыйм. Мин үзем дә, әтием янында йөреп, үсмер чагымнан ук крестьян хезмәтен татып үстем. Бүген инде барлык тырышлыгымны башлаган эшебезне дәвам итүгә, продукция җитештерүне арттыруга, фермер хуҗалыгын ныклы үсеш юлына чыгаруга салам.