+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2016, 02:00

Туган илеңнең гимнын хөрмәт ит!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия дәүләт гимнын мәсхәрәләгән өчен җинаять җаваплылыгы кертү башлангычын хуплады. Федераль законның моңа бәйле проекты әлеге вакытта Дәүләт думасында тикшерелә.

Бу башлангыч — Федерация Советы әгъзалары һәм депутатларның берлектәге эш нәтиҗәсе. Гимнның көен яисә сүзләрен аңлы рәвештә бозу, аны бозылган вариантта киңкүләм мәгълүмат чараларында бастыру һәм Интернет челтәрендә урнаштыру мәсхәрәләү очрагы дип исәпләнәчәк. Русия дәүләт гербы һәм флагын мәсхәрәләгән өчен җәза бар иде. Яңа закон санкциянең берничә төрен һәм бер елга кадәр иркеннән мәхрүм итүне күзаллый.

— Хезмәттәшләремнең, гимн, дәүләт символы буларак, флаг һәм герб белән бертигез сакланырга тиеш, дигән фикере белән тулысынча килешәм. Алар бертигез хокукый статуска ия, әмма файдалану тәртибен бозган өчен җаваплылык дәрәҗәсе төрле. Русия Җинаять кодексының 329 статьясына үзгәрешләр кертү әлеге мәсьәләне хәл итәчәк. Димәк, җинаять җаваплылыгы, флаг һәм гербтан тыш, гимнны файдалану тәртибен бозган өчен дә билгеләнәчәк, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: