+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2016, 02:00

Ул хәбәрсез югалмаган

Сугышка кадәр чорда фотога төшү өчен һәркемнең мөмкинлеге булмаган, авыл җирендә бигрәк тә. Ә инде кемнәрдер киләчәк, тарих өчен фоторәсем калдыруны хәстәрләгән.

Миякә районында туып-үскән Шәриф Сатаев (1906 елгы) гаиләсе белән ул вакыттагы Олы-Теләк районында яшәгән. Аның кызы Мәфтуха Ваһапова язуынча, әтисе өч баласы һәм хатыны Мәгүзәне атлы арбага утырта да район үзәгенә алып китә. Анда төшкән фотосурәт гаилә архивында бүгенгә кадәр саклана. Кызы аның зурайтылган күчермәсен һәм әтисенең фронттан килгән хатларын республика Хәрби дан музеена тапшырды.

“Менә бу фотосурәттә әтиебез Шәриф Шакир улы, әниебез Мәгүзә Галиулла кызы һәм аларның балалары: Шәйдулла, Мәфтуха һәм Фәрит, — дип яза Мәфтуха Шәриф кызы. – Бу әтиебезгә сугышка чакыру кәгазе килгән көн (1941 елның 1 июле) булган. Без, балалар, әтиебезнең төсен хәтерләп тә бетермибез, әмма соңыннан ишетелгәне күңел­ләр­дә урын алып калды: Шәриф Шакир улы зирәк акыллы, һәр эштә уңган булуы белән тирә-якта дан тоткан.

Әниебез Мәгүзә Галиулла кызы да аңа тиң – барлык эштә дә уңганлыгы белән танылган. Әйтик, ул камыр ашлары остасы буларак күпләрнең үтенечен кире какмый иде, дип искә алалар. Икенче һөнәре — кием тегүче. Сугыш елларында, аннан соң да юкны бар итеп, итәк кисеп җиң ялгап, дигәндәй кешеләрне киендерүдә аның тырышлыгы зур булган. Шуның белән балаларын ачлыктан коткарган.

Әтиебез башта Алкинода булган, шуннан Калинин фронтына җибәрелгән. Ул Конев җитәкчелегендәге 29нчы армия­нең, 243нче укчылар дивизия­сенең 910нчы полкында элемтә взводында элемтәче булып хезмәт иткән. Хатлары килеп торган, ләкин тиздән туктаган. Олы-Теләк районы хәрби комиссариаты биргән белешмәдә әтиебезнең 1941 ел декабрендә хәбәрсез югалуы турында хәбәр ителә”.

Шәриф Сатаев, хәбәрсез югалуына карамастан, “җир­ләгәндә хәрби хөрмәт­ләүләр күрсә­телде” дип язылган, ләкин кайсы урында җирләнгәне турында бер сүз дә юк. Калинин өлкәсе ерак ара түгел, анда барып эзләгәндә, бәлки, кабере дә табылыр иде.
Читайте нас: