Русия Президентының әлеге указга кул куюы — бу, беренче чиратта, күпмилләтле Башкортстанның Ватан тарихында элек һәм хәзер тоткан роленә дәүләт бәясе. Башкорт атлыларының Минин һәм Пожарский ополчениесендә булуы, 1612 елда Мәскәү өчен поляклар белән сугышта катнашуы, “төньяк амурлары”ның 1812 елгы Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы һәм башкалар — болар уртак Ватанны дошманнардан саклаган башкорт халкының хәрби елъязмасы.
Бөек Ватан сугышы елларында күпмилләтле Башкортстаннан фронтка 700 мең яугир китә, аларның 300 меңгә якыны әйләнеп кайтмый, 278 башкортстанлы Советлар Союзы Герое була.
Һәм менә биш гасырдан артык Башкортстан халкы, кулга-кул тотышып, иңгә-иң терәшеп, милләткә, дингә карамыйча, хуҗалыкны, күпмилләтле мәдәниятне үстерә, республика белән зур илнең уртак язмышын язалар. Күпмилләтле Русия Башкортстан кебек төбәкләре белән көчле.
Бүгенге Башкортстан — тотрыклы һәм динамикалы үсешүче, социаль-икътисади һәм милли-мәдәни яктан үрнәк төбәкләрнең берсе. Ул мәдәниятләр, телләр, диннәр диалогы, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек өчен ачык, Русиянең позицияләрен халыкара дәрәҗәдә билгели. Республикада күпсанлы халыкара мәдәни һәм спорт чаралары уза, узган ел җәендә биредә ШОС һәм БРИКС саммитлары үтте, ә 2020 елда ул Бөтендөнья фольклориадасы “башкаласы” булачак. Моннан тыш, төбәктәге мәдәниятләр һәм диннәр диалогы федераль дәрәҗәдә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә дә милли-мәдәни бренд буларак танылды.
Әлбәттә, Башкортстанның 100 еллыгын федераль дәрәҗәдә билгеләү беренче чиратта, властьның барлык тармаклары, социаль институтлар һәм дә һәр башкортстанлы өчен дә (яшенә, социаль хәленә, дин һәм милләтенә карамыйча) — зур җаваплылык.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, бәйрәмгә әзерлек указга кул кую белән башланган. Республикага башка төбәкләрдән һәм илләрдән күпсанлы кунаклар, башкорт диаспорасы вәкилләре (Русиядә — 1,5 миллион, дөньяда 2 миллионга якын башкорт яши) киләчәк. Башкортстанлыларның бурычы — үзләренең зур, тату, якты, матур Өен лаеклы күрсәтү, чөнки мәкальдә әйтелгәнчә: “Кунак аз тора, күп күрә”.