Район дүрт участокка бүленгән. Һәркайсында — берәр инструктор. Аларга 5-6 исәп алучы туры килә. Йөкләнеш зур булганлыктан, исәп алучылар санын ишәйтергә туры килгән. Бу көннәрдә 32 исәп алучы, һәр йортта булып, бакчада үскән һәр агач-куакның, ихатадагы һәр баш мал-туар, кош-кортның исәбен алу белән мәшгуль. Бер исәп алучыга уртача 460 объект туры килә.
Исәп алучыларны зәңгәр төстәге махсус киеменнән танырга мөмкин. Кулларында — сумка. Планшет белән йөргән исәп алучылар да бар.
Исәп алучылар сөйләвенчә, йорт хуҗалары, терлек санына карап салым салыначак икән, дип кемдер тараткан коткыга бирелеп, тулы мәгълүмат җиткермәү ягында. Ә исәп алу салым объектларын арттыру өчен эшләнми. Моннан ун ел элек андый кампания үтте бит. Мондый хәл булдымы? Ә инде ул кампаниядән соң барлыкка килгән уңай якларны күз алдына китерик. Безнең республикада гына күпме махсус программа тормышка ашырылып килә. Шәхси хуҗалыкларны үстерү, эшкә башлап тотынучы фермерларны яклау республика программалары барысы да менә шул исәп алу нәтиҗәләре буенча эшләнде бит. Әлеге кампаниядән соң тагын да яңа төрле программалар барлыкка киләчәгенә шик юк. Хөкүмәт план, программаларны статистика мәгълүматларына карап төзи. Исәп алу кампаниясе илнең азык-төлек белән үзен тулысынча тэмин итәрлек булу-булмавын ачыклау өчен кирәк. Импортны урында җитештерелгән продукциягә алыштыру максаты куелган чорда исәп алу мәсьәләсенә җаваплы карау мөһим.
Исәп алу дәвам итә. Авылны яклау һәм аның киләчәген хәл итүгә юнәлтелгән кампания нәтиҗәләрен мәгълүматлар эшкәртелгәннән соң күрербез.