+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2016, 02:00

Эшкә барып, үлеп кал инде...

Республикада хезмәт урынында һәлак булучылар саны арту җитди чаралар күрүне таләп итә.Беренче яртыеллыкта Башкортстан предприятиеләрендә хезмәт урынында 26 кеше һәлак булган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 очракка күбрәк.

Башкортстанда моңа бәйле мәсьәлә җитди чаралар күрүне таләп итә. Чагыштыру өчен, узган елда төбәкнең җитештерү предприятиелә­рендә 59 (2014 елга караганда 11гә күбрәк) кеше һәлак булган. Производствода авыр җәрәхәт алу һәм үлем очрак­лары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең быел тагын да артуы күзәтелә.

Дәүләт Хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, мондый төр һәлакәткә китерүче сәбәпләр, башлыча, вазыйфа биләүче кешеләрнең үз эшенә җавапсыз каравы һәм аларның белем дәрәҗәсе түбән булу белән бәйле.
Русия Хезмәт кодексының 212 статьясына ярашлы, эш бирүчеләр хезмәткәргә хәвеф­сез эш шартлары тудырырга, аны махсус кием, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж үткәрергә һәм бу өлкәдә белемен даими тикшереп торырга бурычлы.

Республика Хөкүмәтендә үткән Хезмәт тәртибен саклау буенча ведомствоара комиссия утырышында сүз шул турыда барды. Анда фаҗигале хәлләр теркәлгән оешмалар җитәкчеләре, шулай ук, әлеге предприятиеләр урнашкан район-шәһәр һәм тармак башкарма власть органнары вәкил­ләре чакырылды.

Комиссия рәисе урынба­сары, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, әлеге өлкәдә килеп туган хәлне җайга салу максатында комиссия тарафыннан Хезмәт урынында авыр җәрәхәтләнү очраклары һәм аларны кисәтү чаралары турында мәгълүмат белән алмашу буенча урындагы үзидарә һәм башкарма власть орган­нарының (шул исәптән, федераль органнарның территориаль ведомстволарының) бер­дәм эшчәнлек тәртибе рас­ланган. Хезмәт урынында һәлак булу очраклары арту сәбәпле, августтан алып Хезмәт хәвеф­сезлеге буенча ведомствоара комиссия утырышлары ай саен үткәреләчәк, дип белдерде ул.

— 2010 елдан хезмәт урынында һәлак булучылар санының кимүе күзәтелде, әмма узган һәм агымдагы елда мондый фаҗигале очраклар­ның артуы җитди борчу тудыра, — дип ассызыклады Ленара Иванова.

Авыр нәтиҗәләргә китергән фаҗигале очраклар өченче ел рәттән Әлшәй, Белорет, Благовещен, Иглин, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа, Чишмә, Яңавыл районнары, Межгорье, Нефте­кама һәм Октябрьский шәһәрләре предприя­тиелә­рендә күзәтелә. Шулай ук, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләрендә дә авыр җәрәхәтләнү очраклары күпләп теркәлгән. Быел иң хәвефлеләр исәбенә эшкәртү, транспорт һәм элемтә, төзелеш, авыл һәм урман хуҗалыгы, электр энергиясе һәм газ җитештерү тармаклары кергән. Мисал өчен, 10 июньдә Әлшәй районында хезмәт урынында берничә кешенең гомере өзелә. “Агротехснаб” предприя­тие­сенең өч эшчесе, су суырту станциясенең коесы эчендә җыелган табигый газга исереп, һәлак була.

Министр урынбасары Юрий Мельников билгеләвенчә, хезмәт урынында һәлакәткә илтүче төп сәбәпләр — производствода эшне оештыра белмәү, хәвефсезлек кагыйдә­ләрен үтәмәү, машина һәм механизмнарның төзексезлеге, хезмәткәрләрнең саклану чаралары булмау, каза күрүче­ләрнең алкоголь, наркотик яисә башка төр агулы матдәләр тәэсире астында булуы.

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Дәүләт хезмәт инспекциясе тәкъдиме буенча фаҗигале очракларны тикше­рүдә тармак ведомстволары һәм муниципалитетлар җитәкчеләрен активрак катнашырга чакырды. Ул, шулай ук, кисәтү чараларына Социаль страховка фонды акчаларын нәтиҗәлерәк файдалану зарурлыгын ассызыклады.
Читайте нас: