+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2016, 02:00

Ата-бабалар рухына, яшьләребез зиһененә

Моннан берничә ел элек Аргамак авылында яшәүчеләр, район Советы депутаты Илшат Галләмов башлангычында авыл башындагы буа буен яшелләндереп, агачлар утырткан иде. Ә күптән түгел шушы Хәтер аллеясы янында Бөек Ватан сугышы чорында Туган илебез азатлыгы хакына башларын салган якташлары һәм дәһшәтле сугыш елларында Җиңүне якынайту өчен тырышып эшләгән хезмәт фронты геройлары хөрмәтенә стела ачылды.

Илшат Исламетдин улы шундый һәйкәл урнаштыру теләге белән балачагыннан ук янып яши. Күңелендә мондый фикер тууга авылдагы бер зыялы, таныш бабайның: “Еллар узар һәм без, Аргамак авылы ветераннары, халык хәте­реннән җуелырбыз...”, — дигән сагышлы, моңсу сүзләре сәбәп була. Кечкенәдән әтисез калган, бик нечкә һәм изге күңелле Илшат, шул бабайны ихлас кызганып: “Юк, сез берегез дә онытылмаячаксыз, мин, зур үскәч, авылыбыздан чыккан сугыш һәм тыл вете­раннарының якты истә­леген, һичшиксез, мәңге­ләштерә­чәкмен!” — дип, аңа вәгъдә бирә.

“Егет сүзе бер була”, диләр, әйтелгән — эшләнгән. Бүген авыл башында, юл буеннан узып баручы кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп, мәгърур стела балкып тора. Гаять зур суммага төшкән әлеге тарихи һәйкәлне булдыруда Илшат Галләмовка авылдашлары ярдәмгә килә. Җитмеш мең сум акчасын сарыф итеп, чыгымнарның күп өлешен Илшат Исламетдин улы үзе күтәрсә, якташлары да хәлдән килгәнчә булыша: Хәнә апа Галимҗанова үзе һәм туганнары исеменнән — 13 мең сум, Руслан Сираҗетдинов — 5 мең, Гадәвия апа Бәдертдинова, Флидә апа Архипова, Фәүзия апа Кәбирова — 3әр мең, Флидә апа Низамова һәм Рәиф абый Шәехов 2шәр мең сум, ә Рәфис абый Галләмов бер айлык пенсия акчасын бирә. Башка авылдашлары да булдыра алганча ярдәмләшә.

Күптән түгел стеланы ачуга багышланган тантаналы митинг узды. Анда район җәмәгатьчелеге, Диңгезчеләр җыелышы, “Яшел беретлар” вокаль-инструменталь ансамбле һәм “Яшь гвардия” оешмасы әгъзалары, Дүртөйле шәһә­рендәге 4нче урта мәктәпнең кадет сыйныфы укучылары, Аргамак авылы халкы, кунаклар катнашты. Чараны алып баручы Ләйлә Нурисламова бәйрәмне ачык дип игълан иткәч, район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Мәгъдәнур Хөс­нияров, район Советы депутаты Илшат Галләмов, авыл аксакалы Әнәс Хәкимов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Алар мондый изге эшкә югары бәһа бирде һәм аны чын-чынлап ата-бабалар рухына, Туган илгә тугрылык, ватанпәрвәрлек билгесе дип атады. Стеланың япмасын төшерү хокукы Илшат Исламетдин улының үзенә һәм Әнәс Әсләм улына бирелде. Кадетлар залп яңгыратты.

Арытаба тамашачылар әфган сугышы ветераны Рашат Фазлыйәхмәтов җитәк­челегендә “Яшел беретлар” вокаль-инструменталь ансамбле концертын карады. Аларның хәрби-патриотик җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керде, көчле алкышларга күмелде. Һәйкәл ачу тантанасы Хәрби-диңгез флоты көненә туры килгәнлектән, район Диңгезчеләр җыелышы рәисе Закир Нуриәхмәтов бер төркем диңгезчеләрне Тын океан флотының — 280, су асты флотының 110 һәм диңгез авиациясенең 100 еллык юбилейлары уңаеннан булдырыл­ган истәлекле бүләкләрне тапшырды. “Яшел беретлар” ансамбле җитәкчесе Рашат Фазлыйәхмәтов стеланы куюда башлап йөрүче Илшат Галлә­мовка күп еллар дәвамында патриотик тәрбия эше алып барганы өчен Дәүләт думасы депутаты И. Фәхретдинов исеменнән “Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә хез­мәтләре өчен” медален тапшырды.

Бәйрәм концертыннан соң гаярь диңгезчеләр спорт ярышларында үз осталыкларын күрсәтте: гер күтәрделәр, кул көрәштерделәр, аркан тартыштылар. Чара тамашачыларның күңеленә хуш килде, аннан һәркем үзенә рухи байлык алып таралды.

“Яман гадәт кенә түгел, яхшы үрнәк тә йогышлы”, диләр. Хак сүзләр. Миңеште авылында туып-үскән, яшь­легендә Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән, бүген Дүртөйле шәһәрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әсхәр Суфияров та бәйрәмнән канәгать. “Аллаһы боерса, киләчәктә, үзем исән чакта, туган авылымда якташларым белән бергәләп шундый ук истәлекле һәйкәл урнаштырачакбыз”, – диде ул.

Рәфил САМАТОВ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Читайте нас: