+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2016, 02:00

Уттан калмый, су аямый...

Соңгы чорда булган күпчелек фаҗигаләргә, тәү чиратта, гражданнарның хәвефсезлек кагыйдәләрен санламавы сәбәпче.

Соңгы атналарда торган чалт аяз көннәр ялдагыларга чын-чынлап җан рәхәте, тән сихәте, ел буе онытылмас мизгелләр бүләк итеп кенә калмады, ни аяныч, коточкыч фаҗигаләр белән дә билгеләнде. Урман зоналарында әле тегендә, әле монда янгын очраклары теркәлеп торса, халык ял сәгатьләрен үткәргән зур сулыклар “патшалары” да йокламый, корбан сорый. Баксаң, беренче очракта да, икенчесендә дә фаҗигаләргә, табигать гарасатыннан бигрәк, тәү чиратта, кешеләрнең ваемсызлыгы, битарафлыгы, хәвефсезлек кагыйдәләрен санламавы сәбәпче.

Шушы көннәрдә генә республикада 17 урман янгыны очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Белорет районында — өч, Әүҗән һәм Иглин урманчылыкларында берәр янгын сүндерелгән. Якшәмбе көнне исә Тирлән урманчылыгы территориясендә, үтеп керү мөмкинлеге чикләнгән урында 17 гектар мәйданда урман януы ачыкланган.

Янә дә шул: белгечләр билгеләвенчә, урман янгыннарына, тәү чиратта, яшеннәр сәбәпче булса, гражданнарның ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәре дә зур урын били. Ягъни янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре төгәл үтәлгән очракта, фаҗигаләрнең өчтән бер өлеше диярлек булдырмый калыныр иде, дигән фикердә алар.

Республикада урман янгыннарына бәйле хәлнең кискен торуын исәпкә алып, 5 августта, Башкортстан Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, төбәктә янгынга каршы аерым режим кертелде. Аңа ярашлы, урманнарга транспорт чараларында керү чикләнде, учак, чүп ягуны тыюга контроль көчәйтелде, яшел массивка якын булган торак пунктларда янгынга каршы дружиналар төзелә. Ә инде янгын очрагы яисә гамәлдәге тәртипләрне бозу күренешләре хакында тәүлек әйләнәсенә Урман хуҗалыгының төбәк диспетчер хезмәтенә 8 (347) 218-14-14, 251-00-31 телефоннары аша һәм 8-800-100-94-00 бердәм федераль хезмәт саннарын җыеп хәбәр итәргә мөмкин. Бер үк вакытта, урманнар торышы җирдән һәм авиация ярдәмендә берөзлексез күзәтелеп, контрольдә тотыла.

Республика Хөкүмәтендә шушы мәсьәлә буенча үткән утырышта урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәтҗанов хәвефсезлек кагыйдәләрен санламау­чыларга карата җәза каты булуы хакында да кисәтте.

— Режимны бозган очракта, физик берәмлекләргә — 4-5 мең, шәхси хуҗалыкларга — 20-40 мең, юридик берәмлекләргә 300-500 мең сум күләмендә штраф каралган. Хәвефле чорда ут белән шаяру, урман фондына гына зыян салып калмыйча, кесәгә сугу белән дә яный, — диде ул.

Битарафлык, ваемсызлык күрсәтеп, кешеләр, бер яклап, йөзьяшәр урманнарны харап итсә, икенче яклап, әллә эссе кояштан, әллә башкасыннан исереп, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмичә, сулыкларда үз-үзләрен һәлак итә. “Әллә башкасыннан исереп” диюебез дә очраклы түгел. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров “Баш­информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә белдерүенчә, күпчелек фаҗигаләргә нәкъ эчкән килеш суга керү сәбәпче.

— Дәүләт комитетының Авария-коткару хезмәтендә эшләүчеләр су керү рөхсәт ителмәгән урыннарда көн саен рейд үткәрә. Кызганычка каршы, кисәтүләргә карамастан, гражданнар андый урыннарда су коенуын дәвам итә. Кайберләре исә, моның белән генә канәгатьләнмичә, алкогольле эчем­лекләр кулланып, суда чын ярышлар оештыра. Берәүләр күлне, елганы йөзеп чыгарга батырчылык итә, икенчеләр тын тутырылган матрасларда тирәнгә керә, өченчеләре суга чума. Ни аяныч, мондый ярышлардан соң ярга әйләнеп кайтмаучылар да булып кына тора шул. Тагын да аянычлысы — шушы рәвешле алар, күрәләтә үлем белән шаярып, ярдагы нарасыйларын караучысыз калдыра һәм аларны да үлемгә дучар итә, — диде чыгышында Фәрит Гомәров.

Аның белдерүенчә, агымдагы сезонда гына да республика сулыкларында 65 кеше, шул исәптән 16 бала, һәлак булган. Балаларның унысы су коенганда батса, алтысының үлеменә суга егылып төшү, ягъни өлкәннәрнең карап җиткермәве сәбәпче...

Ведомствода суда хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәргә кирәклеге, аерым алганда, йөзеп килүче көймәләргә якын бармаска, ашагач та суга кермәскә, текә, үсемлек күп булган ярлар кырында су коенмаска кирәклеге турында чираттагы тапкыр кисәттеләр. Әлеге сүзләргә колак салучылар булырмы? Һәрхәлдә, югарыда китерелгән күңелсез статистика башында аз гына аңы булган кешене дә сискәндерергә, тетрәндерергә, ул гына түгел, башкаларны да кисәтергә этәрергә тиеш, дигән фикердәбез. Урман янгыннары һәм суга батучылар саны кимүе фәкать көннәр салкынайтуга һәм яңгырга китүгә бәйле булып калуы һич кенә дә үсешкән җәмгыятьтә яшәвебез билгесе түгел. Димәк, бездә хәвефсезлек кагый­дәләренең төгәл үтәлешенә контрольне көчәйтәсе дә көчәйтәсе әле. Бәлки, шул очракта, фаҗигаләр дә безне урап узып, көтеп алган эссе җәй һәркемгә фәкать онытылмас күңелле мизгелләр генә бүләк итәр.
Читайте нас: