+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2016, 02:00

Инвесторлар... республиканы “яулый”

Благовар районында алар көче белән заманча яңа катнашазык заводы һәм элеватор файдалануга тапшырылды.­“Благовар селекция-гибрид үзәге” җәмгыяте быел май аенда токымлы дуңгызлар сата башлады. Предприятие якын елларда республикада ит җитештерүне яңа биеклеккә күтәрергә этәргеч бирәчәк. Берничә көн элек биредә катнашазык заводы һәм элеватор ачылды. Башкортстанның агросәнәгать тармагы өчен мөһим булган объектны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко катнашты.

Әлеге үзәк Башкортстанда эре инвестицион проектларны тормышка ашыручы “АВК “Эксима” ябык акционерлар җәмгыяте составына керә. Холдинг елына 1600 токымлы ана дуңгыз үстереп бирүче селекция-гибрид үзәген, сәгатенә 10 тонна катнашазык җитеш­терү куәтенә ия булган цехны һәм 24 мең тонна ашлык саклау мөм­кинлегенә ия элеваторны берләштерә.

– Без токымлы дуңгызларның беренче партиясен саттык. Ихтыяҗ зур. Әмма терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен завод һәм элеватор юк иде. Ниһаять, аларны бер елда сафка бастырдык. Янәшәдә җиребез дә бар. Яңа техника эшли. Без үзебезгә кирәкле ашлык ихтыяҗын үз көчебез белән канәгатьләндерергә уйлыйбыз. Әлегә биредә салынган инвестицияләр күләме 750 миллион сум тәшкил итә. Кирәкле техника һәм җиһазларны сатып алу әлеге сумманы тагын да арттырачак, – диде журна­листлар белән әңгәмәдә “АВК “Экси­ма” җәмгыяте генеральный директоры­ның беренче урынбасары Елена Климова.

Элеватор һәм катнашазык цехы бер ел эчендә төзелде. Технологик җи­һазларның заманча булуы белән дә илдә ул башкалардан аерылып тора.”Технекс” компаниясе урнаштырган автоматлаштырылган җиһазлар 16 төрдәге гранулланган азык җитештерә. Аны башка малларга да ашатырга була.

– Әлеге объектлар республиканың аграр тармагы өчен аеруча әһәмиятле, – диде үзенең чыгышында Ирек Мө­хәммәтдинов. – Ит җи­тештерүне арттырудагы мөмкинлекләре белән беррәттән, элеватор һәм катнашазык заводы яңа таләпләр буенча тәкъдим ителгән технологиясе белән дә игътибарны җәлеп итә. Аларны республика аграр тормышындагы “үсеш ноктасы”ның берсе итеп карарга кирәк. Биредәге тәҗрибәне башкаларга да күрсәтәчәкбез.
Әйткәндәй, “АВК ”Эксима” җәмгыяте җитәкчелеге әлеге проектны тормышка ашыруда яклау тапкан һәм ярдәм иткән өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Биредә урнаштырылган җиһазларны сатып алуга тотынылган чыгымнарның 40 проценты республика казнасыннан компенсацияләнгән. Яңа предприятиенең инфраструктурасын булдыру мәсьәләләрен хәл итүне дә республика үз өстенә алды.

– Әлеге җитештерү комплексы республикада соңгы 20 ел эчендә ачык яланда салынган беренче объект булып тора, – диде тармак министры Николай Коваленко. – Башкортстанның үзәк районнары өчен бу бик отышлы ашлык сату базары булды. Икенчедән, завод куәте тирә-яктагы хуҗалык малларын кирәкле күләмдә сыйфатлы азык белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Мөһим төзелешнең икътисади ягы да отышлы. Җәмгыять Благовар районында эре салым түләүче һәм халыкны эш белән тотрыклы тәэмин итүче предприя­тиеләрнең берсе. Әлеге көндә биредә 50гә якын яңа эш урыны булдырылган. Аларның уртача айлык эш хакы 40-44 мең сумга җитә.

Али ЗАРЕМИН
Читайте нас: