+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2016, 02:00

Кино килгән, кино!

Моннан 70 еллап элек яшен тизлегендә таралып, авылда яшен-картын гөж китергән хәбәр ул. Барысы да клуб тирәсен бер әйләнеп, белешеп китә. Күпчелекне фильмның исеме, эчтәлеге дә кызыксындырмый. Иң мөһиме – кино килгән!

Без, бала-чаганы, әйтеп тә торасы юк. Җәй көне булса – су коену, балык тоту, әнкәйләр кушкан бакча утау, кышка туры килсә, чана шуу, кар бәрешү кебек уеннар онытыла. Нинди уен ди ул, кино елга бер генә килә бит. Клуб янында кайныйбыз.

Беренче тапкыр кино караган елны төгәл әйтә алмыйм. Миңа 7-8 яшь бул­гандыр. Мәктәп коридорының түрендәге тәрәзәләр одеял белән капланган һәм анда ак чүпрәк эленгән. Кино аппараты да шунда. Зал халык белән шыгрым тулы. Киномеханик, аппаратны кулы белән әйләндереп, кино күрсәтә башлый. Ак чүпрәктә кешеләр йөри, кылычлар белән сугышалар, аталар, атларда чабалар, атакага баралар. Шаккатырлык! Ул киноның басмачлар белән сугыш турында булуын әйткәннәрен генә хәтерлим. Кечкенә сабыйлар да, укучы балалар да карады аны.
Кул белән әйләндереп ток ясый торган җиһазның динамомашина икәнен соңрак белдек. Кино – “телсез”, халык та тып-тын, чытыр-чытыр тасма әйләнгәне һәм аппарат чыжлавы гына ишетелә. Аны әйләндерү авыр булгандыр. Киномеханик таза гына ике егетне шуңа яллый. Яллау бәясе – алар бушка кино карый. Тирләрен сөртергә дә кыймый, алмаш-тилмәш әйләндерәләр. Ә экранда сугышчылар һөҗүмгә бара. Башка сүзләр хәтердә түгел, әмма эре хәрефләр белән “Ур-ра-а!” дигән язуны аермачык укыйбыз. Сугыш уены уйнаганда ничә еллар шул сүзне кабатладык.

Икенче шаккатырлык вакыйга – тавышлы кино килү. Монда инде кул белән әйләндерү юк. “Движок” белән ток эшләү – күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл. Дөресрәге, күз дә күрерлек, колак та ишетерлек тавышлы кино. Безгә генә аны күрү бәхете тәтеми – керергә акча юк! Алмаш-тилмәш җилкәләргә басып, клуб тәрәзәсеннән карыйбыз. Сүзләре ишетелми диярлек, юньләп күренми дә.

Икенче тапкыр кино килүгә без көндез үк клуб базына кереп яттык, кино башлангач, экран каршына чыгып, алдагы рәттә утыручыларның аяк очында кырын ятып карый башладык. Шә-әп! Тик бу бәхет тә кыска гомерле булды. Әзме-күпме вакыт үтүгә, киномеханик, якалап, колактан тотып куып чыгарды. Ни комачау булгандыр аңа, аптыраш.
Без дә бирешә торганнардан түгел. Чираттагы килүгә сәхнәнең идән тактасын каерып чыгып, киноны экран артыннан карап яттык. Шәп, әлбәттә. Хәреф­ләрнең тискәре күренүенә дә исебез китми, кино каравыбыз хас булсын. Геройларның томан аша күренүенә дә игътибар итмибез. Аның каравы, тавышы аермачык ишетелә. Тавыш чыгара торган ике тартма сәхнәдә тора бит.

Бер караган киноны, икенчесе килгәнче, еллар буе сөйлибез. Безнең уеннар да – шул фильм күренеш­ләреннән. “Телсез” кинодагы басмачларны кырып салабыз. “Чапай”ларга әйләнеп, кылыч белән сугышабыз. “Берлинның җиңелүе”, “Ике сугышчы” киноларын кабат-кабат уйныйбыз. Рольләр алышына, кемдер – “кызыллар”, кемдер – “аклар”. Дошман буласы килми, тарткалашабыз, бу рольне чиратка салабыз. “Фашист” булып “үләсе” килмәүне әйтеп тә торасы юк. “Хенде хох!”, “Гитлер капут!” дигән сүзләр урамда яңгырап тора.

Киноны районнан, яисә күрше авылдан ат белән барып алалар. Бу эштә ярдәмләшергә теләүчеләр күп, кинога бушка керткәч ни. Киномеханикны кунарга алып китәргә теләүчеләр дә бар. Әлеге дә баягы, гаилә бушка кино карый бит. Хуҗа кеше, әлбәттә, үз авызыннан өзеп, юкны бар итеп, бе-ер телем ипиен (вәт ичмасам сы-ый, җитмәсә, ма-ай ягып бит әле), бе-ер кисәк шикәр белән сирәк кулланган такта чәен дә кызганмый. Вәт кемгә ул хөррият!

Без барыбыз да киномеханик булу турында хыялланабыз. Кая барма кадер-хөрмәт һәм бәйрәм сые!

Шулай әкренләп кино, тормышы­бызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнеп, елга түгел, ике көнгә бер килә башлады. Хәзер халык хәлле, клуб тулы тамашачы. Билет хакы зур түгел – 20 тиен. Балалар өчен көндез 5 тиенгә куела. Кино карый алмый калу юк.

“Тарзан” фильмын Туймазыга җәяү барып карадык. Хәзер инде бөтен уеныбыз урманда, агач башларында әче итеп кычкыру, баш белән суга чумудан гыйбарәт. Маймыл Чита булып кыланучылар да бар.

“Бродяга” һәм “Господин 420” дип аталган фильмнар килгәндә клубка үзе белән утыргычлар алып килүчеләр дә бар. Урын юк! Хатын-кызлар Радж Капурга гашыйк. Ир-егетләр аның җырын сузарга тырыша. Кыскасы, бөтен ил халкы аңа мөкиббән. Мәскәүгә килгәч, артистның карны беренче тапкыр күреп шаккатуын әйтүен ишеттек, урысча җырлавына сокландык.

Һинд кинолары еш килә. Иң кызганыч урыннарны караганда зал мышык-мышык елап утыра. Хәтта үзе кеше елатырлык усал бер абзыйның: “Елый-елый күзләрем ачытып бетте”, — дип әйткәне хәтердә.

Әйе, киноны ышанып, андагы хәл-вакыйгаларны геройлар белән бергә кичереп, бирелеп, карыйбыз. Артистлар уйный дип уйлау юк. Тормыш, аерылу-сагышлар, шатлыклар – барысы да уртак.

Бүген чынбарлык башкача. Көненә өчәр-дүртәр кино карый алабыз. Сихри көчкә ия сәнгать төре үзенә җәлеп итә, көннәр буе сузылса да ялыктырмый. Тик шунысы бар, караучыдан эчтәлеген, ниләр күрүен сорасаң, “Класс! Клево!” кебегрәк аңлату булачак.

Клубларда кино карау сагындырса да, телевизордан тамаша кылу тормышыбызның алыштыргысыз бер өлешенә әверелде. Ни телисең, шуны кара. Комедияме, мелодрамамы, +18ме, рәхим ит. Яшәсен телевизор! Диванга кырын ятып, йомшак кәнәфиләрдә гаилә белән кино карыйбыз, шөкер! Бу сиңа еллар буе кино килгәнен көтү түгел. Ник тәүлегенә 25 сәгать тамаша кылмыйсың, синең ихтыярда, рәхим ит!

Кәкребаш авылы
Читайте нас: