+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2016, 02:00

14 партия, 2078 кандидат

Гражданнар алдында алар арасыннан ил парламентында эшләү өчен иң лаеклыларны билгеләү буенча гаять җаваплы бурыч тора.Русиянең җиденче чакырылыш Дәүләт думасына сайлау кампаниясе иң җаваплы чорына керде. 13 августта партияләрне һәм бермандатлы округлардан баручы кандидатларны теркәү вакыты чыкты. Бу җәһәттән Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе партия исемлекләре буенча сайлауларда катнашуга рөхсәт бирү турында соңгы карарлар кабул итте, аларның сайлау бюллетенендә урыннарын билгеләү буенча жирәбә үткәрде.

Шулай итеп, 18 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт думасына сайлау бюлле­тенендә 14 партия күрсәтеләчәк. Алар — “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия”, “Патриоты России”, “Гражданская платформа”, “Яшелләр”, “Үсеш партиясе”, ПАРНАС, “Гражданская сила”, “Русия коммунистлары”, “Яблоко”, “Родина” һәм “Русия пенсионерларының гаделлек өчен партиясе”. Яңа чакырылыш Дәүләт думасындагы 500 депутатның 50 проценты, ягъни 225е шушы партияләр исемлекләрендә күрсәтелгән кандидатлар арасыннан сайланачак. Закондагы үзгәрешләргә ярашлы, калган 225 депутат исә бермандатлы округлар буенча сайлана.

Русиянең Үзәк сайлау комисси­я­сеннән хәбәр итүләренчә, Дәүләт думасына бермандатлы округлар буенча җәмгысы 2446 кандидат күрсәтелгән булган. Аларның 2078е теркәлү үткән. Әйтергә кирәк, депутатлыкка кандидат итеп үз-үзен күрсәтүче 304 кеше арасыннан Үзәк сайлау комиссиясендә 21е генә теркәлү үтә алган. Бермандатлы округлар буенча партияләр тәкъдим иткән кандидатлар исә барысы да диярлек теркәлгән. Парламент партияләре арасында әлеге күрсәткеч 100 процент булса, парламентта булмаган ун партиянең тугызы, шулай ук, Үзәк сайлау комиссиясенең уңай карарын алган. Җаваплы ведомство бары тик РППСның бермандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеген теркәүдән баш тарткан.

Башкортстанда бу җәһәттән хәл ничек тора соң? “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев катнашлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Хәйдәр Арслан улы белдерүенчә, Русиянең җиденче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда Башкортстаннан алты бермандатлы округ буенча 50 кандидат теркәлгән. Шул рәвешле ил парламентында бер депутат урынына республикадан бермандатлы округлар буенча сигездән алып тугызга кадәр кеше дәгъва итә.

— Республикадагы алты бермандатлы округ буенча депутатлыкка җәмгысы 63 кандидат күрсәтелде. Аларның 52сен 11 сәяси партия күрсәтте, 11е үз-үзен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, сәяси партияләрдән булган барлык кандидатлар да теркәлде. Дөрес, соңыннан аларның икесе, “Яблоко” һәм “Патриоты России” партияләреннән булган кандидатлар, теркәлүдән соң үзләренең кандидатураларын кире алды. Үз-үзен күрсәтүчеләргә килгәндә исә, аларның берсе дә, гамәлдәге закон таләп­ләренә ярашлы, үзләре өчен тиешле күләмдә имза җыймады, Үзәк сайлау комиссиясенә теркәлү өчен кирәкле документлар китермәде. Шулай итеп, алты бермандатлы округ буенча ил парламенты депутаты мандатына республикадан 50 кандидат дәгъва итә, — диде, сайлау кампанисе барышы белән таныштырып, Хәйдәр Вәлиев.

Аның белдерүенчә, барлык алты округта да — КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия”, “Родина”, “Русия коммунистлары” партияләре, биш округта — “Бердәм Русия”, “Патриоты России” һәм “Үсеш партиясе”, дүрт округта — “Яшелләр” партиясе, ике округта — “Яблоко”, бер округта “Гражданская платформа” партиясе үз кандидатларын күрсәтте.

Матбугат конференциясендә, билгеләнүенчә, 3 августтан, шулай ук, территориаль сайлау комиссия­ләрендә теркәлүдән төшү таныклыкларын тапшыру башланган. Әлеге вакытта исә гражданнарга 352 шундый таныклык бирелгән. Җәмгысы республикага 73 мең теркәлүдән төшү таныклыгы кайтарылган. Хәйдәр Арслан улы белдерүенчә, Бердәм тавыш бирү көнендә объектив сәбәпләр аркасында үз участогында гражданлык бурычын үтәү мөмкинлеге булмаганнар теркәлүдән төшү таныклыкларын 6 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау участокларында, аннары 17 сентябрьгәчә участок сайлау ко­миссияләрендә алырга һәм башка урында тавыш бирергә мөмкин.

Әйтергә кирәк, бүген сайлау кампаниясе тагын бер мөһим этабына керә — киңкүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры башлана. Шуңа да әлеге чорда ил парламенты депутаты кәнәфиенә дәгъва итүчеләр дә, алар арасыннан иң лаеклыларны сайларга бурычлы гражданнар да аеруча уяу булсын, аек акыл белән эш итсен иде. Ахыр чиктә, җаваплы чорда ни дәрәҗәдә гадел һәм объектив эш итүебезгә илебез киләчәге бәйләнгән!
Читайте нас: