+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2016, 02:00

“Апимондия” Уфада үтәрме?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Апимондия” Халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясе президенты Филип Маккейб белән очрашты. Анда республикада умартачылыкны үстерү мөмкинлекләре, шулай ук, Уфада “Апимондия” Халыкара конгрессын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашуда, шулай ук, федерациянең генеральный секретаре Риккардо Джаннони-Себастианини һәм Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов катнаштылар.

— Сез Русия­нең умартачылык үзәгенә килдегез. “Башкортстан балы” бренды безнең илдә киң билгеле. Умарта­чыларның яхшы нәтиҗәләргә ирешүе белән горурланабыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Республика халкының күпчелеге бу кәсеп белән шөгыльләнә. Шәхсән мин үзем дә балачактан моның белән таныш.

Республика җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстан 2021 елда “Апимондия” Халыкара конгрессын үткәрү хокукын алырга ниятли.

— 2017 елда үтәчәк күргәзмәдә безнең катнашуны ил Хөкүмәте хуплады. Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда мондый чараны Уфада үткәрү турында сөйләштек. Ул моны хуплады, — диде Рөстәм Хәмитов. — Яхшы матди база бар, бу чараны бездә үткәрү мөһим.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстанда умартачылыкны үстерү буенча яңа программа кабул ителәчәк, тармакның матди-техник нигезе ныгытылачак.

— Рөстәм Зәки улының бу өлкә үзенчәлекләре турында хәбәрдар булуына сокландым, — диде журналистлар белән әңгәмәдә Филип Маккейб.

Арнольд Бутов белдерүенчә, конгрессны кабул итүгә дүрт ил дәгъва итә.

— Мин бу илләрнең барысында да булдым, алар сезгә көндәш түгел. Бу — минем шәхси фикерем. Башкортстанда конгрессны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, — диде ул.

Шул ук көнне республика кунаклары Башкортстан балы йортында булды, умартачылар һәм тармак проблемалары белән шөгыльләнүче галимнәр катнашлыгында, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов рәислегендә үткән “түгәрәк өстәл”дә катнашты. Аларның эш программасы, шулай ук, Апитерапия үзәге, “Шүлгәнташ” тыюлыгы, башкорт токымлы ана кортлар җитештерү буенча лаборатория эшчәнлеге белән танышуны үз эченә ала.
Читайте нас: