+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2016, 02:00

Онытылмый ул дәвер...

Дүртөйле районының Чишмә һәм Җитемәк авылларының танылу яулаган оста киномеханиклары Әлфәү Кашапов һәм Зиф Даниев турында якыннары һәм туганнарының якты хатирәләренә нигезләнеп бәян итәргә телим. Кызганычка каршы, алар арабызда юк инде, әмма халык һич онытмый, һәрчак сагынып, хөрмәт белән искә ала үзләрен...

Рәүф Кашапов, Чишмә авыл мә­дәният йортының сән­гать җитәкчесе:

— Безнең әти Чишмә авы­лының зыялы ир-узаман­на­ры­ның берсе иде. Җыр-моңга гашыйк, музыка коралларында уйнарга маһир булганлыктан, 1958 өлда аны туган авылыбыз клубына мөдир итеп тәгаен­лиләр. 1977 елдан ул Чишмә һәм Сикәле­күл авылларында киномеханик булып та эшләде. Әти тырыш хезмәт салган елларда авыл клубында төрле бәйрәм чаралары, әдәби-музыкаль кичәләр гөрләп уза иде, урындагы һәвәскәр артистлар катнашлыгында концертлар һәм спек­такльләр даими куелды, кешеләр дәррәү кинога йөрде. 1980 елда заманча мәдәният йорты төзелгәч, әткәй тагын да дәртләнеп эшләвен дәвам итте. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте югары бәяләнде. “Русиянең мактаулы кинематографисты”, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, исемнәренә лаек булды.

Әнкәебез Гөлзифа Миңнеәхмәт кызы аның озак еллар дәвамында иңгә-иң торып бергә эшләгән тугры хезмәттәше дә булды. Клубта кинофильмнар күрсәткән чакта билет сата, концертлар куйган вакытта әткәебезнең тальянына кушылып, халык җырларын матур итеп башкара иде. Ул әле дә сәнгатьтән аерылмый, бүгенге көндә республика күләмендә киң танылу яулаган “Ак чишмә” халык фольклор коллективы әгъзалары белән бергәләп концертларда, төрле бәйрәм чараларында дәрт­ләнеп чыгыш ясый. Хәзерге вакытта әтиебезнең юлын авылдагы мәдәният учагын сүндермичә мин үзем һәм аның күпсанлы нәселе дәвам итә.

Рифа Даниева-Борһанова,
пенсионер:

— Безнең абыебыз, “Чишмә” кол­хозының алдынгы комбайнчысы Зиф Даниев, җәен — комбайнда, язгы, көз­ге һәм кышкы чорда фермада эшләде, ә кичләрен Җитемәк авылы клубында кинофильмнар күрсәтә иде. Кинотасмалар салынган авыр металл савытларны ул Дүртөйледән һәм күрше Исмаел авылыннан үзенең мотоциклы белән ташыды. Популяр һинд кинофильмнарын куйган чакта эше аеруча тыгыз була торган иде: абыебыз кинотасмаларны ташый, ә без, се­ңелләре, клубта халыкка кино күрсәтә идек. Ул дәвердә кешеләрнең иҗат сөючән һәм шундый әдәпле, тәртипле булуы хәтердә уелып калган: кино башланыр алдыннан тамаша залында гаҗәеп тынлык урнаша, халык кинофильмны бар дөньясын онытып, бирелеп карый иде.

* * *

Үз эшенең чын осталары булган киномеханикларның якыннары алар турында күңелләрендә менә шундый якты, матур хатирәләр саклый. Хәер, Чишмә, Җитемәк, Сикәлекүл авылларындагы мәдәният учаклары әле дә гөрләп тора. Аларда сәнгать җитәкчесе Рәүф Кашапов һәм клуб мөдире Ләйсән Гал­ләмөтдинова тырышлыгы белән мавыктыргыч чаралар үткәрелә.

Рәфил Саматов.
Читайте нас: