Утырышта билгеләнүенчә, бүген авылда тиешле хезмәт һәм тормыш шартлары тудырмый торып, анда яшь белгечләрне җәлеп итү турында сүз алып барып булмый. Бу максатта илдә һәм республикада дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән программалар нәтиҗә бирәме соң? Моңа бәйле, утырышта “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль программасының гаять әһәмиятле булуы сызык өстенә алынды. Аның кысаларында 6600 гаилә торак шартларын яхшыртуга ирешкән. 2014 елдан исә “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” дигән яңа федераль программа тормышка ашырыла башлаган. Үз чиратында, ул авыл җирендә шәхси торак төзү, газ, су, электр үткәрү, фельдшер-акушерлык пунктлары, автомобиль юллары, мәдәни-күңел ачу үзәкләре төзүгә бәйле һәм башка мәсьәләләрне үз эченә ала.
Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов яңгыратуынча, агымдагы елда программаны тормышка ашыруга 1 миллиард сумнан күбрәк акча бүленгән. Шуның 36 проценты — федераль, 41 проценты — Башкортстан бюджетларыннан, 23 проценты бюджеттан тыш чыганаклардан юнәлтелгән. Әлеге күрсәткеч буенча Башкортстан былтыр ил субъектлары арасында беренче урынга чыккан.
Аерым алганда, Башкортстанда ел саен авыл җирендә якынча 1 миллион 100 мең квадрат метр торак төзелә. Бу күрсәткеч буенча да без Идел буе федераль округында беренче урында. Шул исәптән, торакның 50 мең квадрат метры авыл территорияләрен үстерү программасы кысаларында төзелә. Бу максатта соңгы өч елда 3 миллиард сум чамасы акча бүленеп, 1 мең 826 гаилә (аларның 63 проценты — аграр тармак хезмәткәрләре) торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр алган.
Шул ук вакытта, авыл җирендә торак шартларын яхшыртуга чиратта торучылар саны тагын да күбрәк. Ел башына республикада шундый 77 мең гаилә исәпләнгән. Бу Башкортстандагы авыл халкының 4 проценты дигән сүз. Шуны да әйтергә кирәк: аларның 4 меңгә якыны югарыда телгә алынган федераль программа буенча чиратта тора. Димәк, утырышта билгеләнүенчә, чиратны киметү буенча дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырасы бурычлар шактый күп әле.
Авыл җирендә инженерлык инфраструктурасын яхшырту буенча хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел. Дөрес, федераль программа бу юнәлештә дә шактый нәтиҗәле булган. Әйтик, 2014-15 елларда республикада 37 торак пунктка газ үткәрелгән, 39ына суүткәргеч сузылган. Шул рәвешле 316 чакрым суүткәргеч һәм 143 чакрым газүткәргеч файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда янә 27 чакрым газ торбалары сузып, 11 муниципаль райондагы 13 торак пунктка зәңгәр ягулык китерү максаты куела. Шул рәвешле республиканы табигый газ белән тәэмин итү 82 процентка җиткән. Бүгенгә җәмгысы 58 торак пунктының газга тоташтыруга заявкасы бар.
Зәңгәр ягулыкка тоташтыру мәсьәләсе шушы рәвешле хәл ителеп барса, Юрий Лысов билгеләвенчә, республика халкын чиста эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсе күпкә катлаулырак булып кала. Әлегә биредә тәэмин ителеш 37 процент кына. Дөрес, соңгы ике елда 316 чакрым суүткәргеч сузылган, быел тагын 50 чакрым торба салып, 9 авылга су кертү күзаллана. Әмма бу мәсьәләдә сизелерлек сикереш ясар өчен төзелеш темпларын күпкә тизләтү таләп ителә.
Утырышта авылларның фельдшер-акушерлык пунктлары белән тәэмин ителешенә бәйле дә җитди сөйләшү булды. Аерым алганда, соңгы өч елда бу максатка 38 миллион сум юнәлтелгән. Ул акчаларга Ишембай районында — 4, Илештә— 3, Әбҗәлилдә — 2, Калтасы районында — 1, җәмгысы — 12 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Бу янә 6 мең кешене тиешле медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү мөмкинлеге биргән. Билгеләнүенчә, алдагы чорда да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Шул ук вакытта, Юрий Лысов билгеләвенчә, авылларны үстерүдә анда яшәүче халык та активрак катнашырга тиеш. Дәүләт дәрәҗәсендә булдырылган программалар да нәкъ гражданнарның урындагы башлангычларына булышлык итүне, ахыр чиктә, шул рәвешле авылны үстерүне төп максат итеп куя.
Утырышта Юрий Лысов әлеге программаларның һәркайсы белән аерым таныштырды. Әйтик, Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2014 елдан башлап тормышка ашырылучы грант программасы кысаларында 32 миллион сумга 24 проект гамәлгә куелган: юллар, мәдәният йортлары төзекләндерелгән, спорт мәйданчыклары төзелгән, су, ут үткәрелгән. Икенче программа 2015 елдан гамәлдә. Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасы кысаларында ике елда ял зоналары, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү һәм төзекләндерү буенча 5 проект тормышка ашырылган.
— Әлеге проектларның үзенчәлеге шунда: кайсы территорияне үстерү буенча нинди эш башкарырга кирәклеген урында яшәүчеләр билгели, шуңа халыкка активлык күрсәтергә генә кирәк, — диде бу уңайдан Юрий Лысов.
Янә килеп, әлеге юнәлештәге эшкә авыл биләмәләрендә комплекслы төзелеш алып бару буенча программа да мөһим өлеш кертә.
Кыскасы, күренүенчә, ил күләмендә дә, республика дәрәҗәсендә дә авылны үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программалары бихисап. Аларны тагын да нәтиҗәлерәк итеп эшкә кушарга гына кирәк. Бер үк вакытта авыл халкының үзенә дә йоклап ятар вакыт түгел, дәүләт дәрәҗәсендә булдырылган мөмкинлекләрдән файдаланып, дилбегәне үз кулына алу таләп ителә. Бәлки, шул очракта авылны үстерү, мөһим максат булып кына калмыйча, яшәешебез чынбарлыгына әверелер!