+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2016, 02:00

Сез бит — дөнья тоткасы

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителделәр.Язучы Гөлнур Якупованың “Хатыннар” трилогиясе бүген дә “Иң укымлы китап” булып кала

“...Ниһаять, тудым! Кече җиһан чаршавын ертып килеп чыктым Олы җиһанга, дөньяга. 1948 елның сентябре...” Язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Гәрәев һәм Җәлил Киекбаев исемендәге премияләр лауреаты Гөлнур Якупованың “Хатыннар” трилогиясендә төп героиня Нурия дөнья белән танышуны шулай башлый. (Әйткәндәй, автор үзе дә 48нче елда Гафури районының Сәетбаба авылында туган.)

Китап “Кыз бала”, “Бер сөйгәнем өчен”, “Кече җиһан — Олы җиһан” дигән романнарны үз эченә алган. Башта әдәбият сөючеләр бу әсәрләр белән “Агыйдел” журналы аша танышты. Һәм трилогия тиз арада укучылар сөюен яулады.

Авторга республиканың төрле төбәкләреннән хатлар ява. Хәйбулла, Миякә, Бөрҗән, Кушнаренко, Благовар, Гафури, Ишембай, Туймазы, Куергазы һәм башка районнарда китап буенча очрашу-конференцияләр уза. Трилогия югары уку йортларында, мәктәпләрдә популяр. Романнар буенча студентлар диплом эшләре яклый. Трилогия өлешләп “Тулпар”, “Ватандаш”, “Бельские просторы” журналларында басыла. “Кыз бала” романы Татарстанда “Ерткыч каны” китабы эчендә дөнья күрә. Әсәр турында фикер алышуга авторны радиога, телевидение тапшыруларына чакыралар. “Хатыннар” Башкортстан­ның Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2014 елның иң укымлы китабы дип таныла.

Китапның искиткеч популярлыгы ни белән аңлатыла соң?

Беренче чиратта, мавыктыргыч сюжет белән. Өч романны берләш­терүче төп героиня Нурия (китапта тасвирлау аның исеменнән алып барыла) — нурга ия... Ул нур — аның кечкенәдән сизелгән зирәклеге, табигый акылы. Кызыксынучан, телгә оста ул. Әтисе белем, бәхет эзләп, гаиләсен ташлап киткән. Әмма кызның янында якыннары — әнисе Гәүһәр, картәниләре Зөлхиҗә белән Рәйхана, атап алынган картәтисе Бүресуккан бар. Хәтта табигать үзе дә тәрбияли кызны, чөнки ул аны таный-тоя белә. Нурия хыялый, күзаллау сәләте бар аның. Ул вакыйгаларны кино сыман күрә ала. Хатын-кызлар сөйләшкәнне тыңлый да, үзенчә уйлап, очына чыга. Сорау бирә һәм шуңа үзе үк җавабын да әзерли. Кешенең хәленә шул тиклем керә ки, хәтта үзен ул итеп тоя, аның кичерешләрен сизә. Менә, мәсәлән, үзен Фариза җиңгәсе итеп күзаллый. Хатыннар Фаризаны гайбәт утында яндыра. Шул утны Нурия тоеп, авыртудан кычкырып җибәрә хәтта.

Нуриягә кечкенәдән тормыш йөгенә җигелергә туры килә. “...Авылда без, алты-җиде яшьлек кызлар, көтәбез дөньяны!” — ди ул. Үсә-үсә, тормыш­ның әчесен-төчесен татый бара Нурия. Китап укучы аның белән бергә тормыш юлыннан атлый, югалту-табышларын күзәтә, Нуриянең үсеп җитлегүен, мәхәббәт утында януларын, тормыштагы сынауларын күрә. Әле генә кечкенә кыз иде Нурия, менә ул — мәктәптә пионервожатый, аннары инде укытучы, ир хатыны, әни. Һәм ахырда ул зур тормыш фәлсәфәсе туплаган шәхес, акыл иясе, бай тәҗрибәсен киләчәк буыннарга язып калдыру өстендә эшләүче.

Әлбәттә, 714 биттән торган китап Нуриянең көнкүреше белән генә чикләнми. Бөек Ватан сугышы, Әф­ганстан, Чечня геройлары бар әсәрдә. Ни дисәң дә, йөз еллык тарих сыйган китапка. Героиня үзе дә 65 яшькә җитә. Параллель рәвештә дистәләгән язмыш үрелә. Һәркайсы — олы тарих. Унөч яшендә үги әнисе тарафыннан 50 яшьлек иргә көчләп кияүгә бирелгән картәнисе Зөлхиҗә; “тере әти” күрмичә, посылканы “әти” дип йөртүче игезәкләр Камил белән Камилә; урыс телен белмәгән, саф күңелле, туган ягын ташлап иренә ияреп китәргә кыюлык тапмаган Гәүһәр; ГУЛАГлар аша үтеп тә рухы сынмаган Гөлбикә; иренә сөйдергеч таба белгән Фариза; яшен утыннан һәлак булган чөгендерче хатыннар һәм башкалар турындагы сурәт­ләмәләр күңелгә үтә.

— Бу кадәр зур әсәр язармын дип башыма да китермәгән идем. Бәләкәй генә образлар йөзгә тулып китә. Һәркайсының ниндидер миссиясе бар, — ди Гөлнур Мидхәт кызы. — Аллаһы Тәгалә миңа бу китапны язарга үзе кушкандыр. Югыйсә, 60 яшьне узган хатын шундый катлаулы эшкә керешәме? Хәер, эш шартларым бар. Ике тапкыр Мәскәүгә Иҗат йортына бардым. Өйдә язганда бертөрлелек барлыкка килә. Ә эшне туктатырга ярамый. Фикер өзелдеме — уйлар тарала да китә. Буталмас өчен геройларның шәҗәрәсен төзедем. XIX гасырга барып җиттем. Эшемне Факил Морзакаевка күрсәткән идем, гаҗәпләнүен яшер­мәде, өстәп киңәшләр дә бирде. Образлар бик күп. Олы юл образы бар. Таулар, елгалар, күрше авыллар бар. Ул образлар да әллә каян башыма керде. Карта төземичә булмый, дип уйладым. Төзедем. Уртада — Толпарлы, бу яктарак — Олы юл, арырак — Аючы авылы. Тауларны картага тездем. Картаны, шәҗәрәләрне эш кабинетымда каршыма элеп куйдым. Менә шундый шартларда туды яңа китап.

Әсәрнең теле бай. Беренче юллары ук куе урманга илткән юл сыман, кереп адашасың, тик һич тә караңгылык юк анда — кояшлы болыннар, чәчәкле яланнарга тап буласың.

— Теле ярлы булса, әсәр публицистикага әйләнә. Нәфис әдәбиятның теле җырлап торырга тиеш. Югыйсә, нинди генә тирән фикер салынса да, укучыга тиешенчә барып җитми, нотык сыман тоела. Әдәбият ул — кашлы йөзек, — ди язучы, — димәк, йөзеге — фикер, кашы — тел, — ди автор.

Китап укуга мәхәббәт — туган авылының бүләге икән. Сәетбабада элек-электән зур китапханә эшләгән, мәктәп китапханәсе дә бай булган.

Нурия сөйләмендә дә телгә алына Сәетбаба: “Башкортстанда иң зур башкорт авылы”, ди кыз, ә картәнисе аңа Сәет исеменең “түрә, башлык” мәгънәсендә булуын әйтә.

— Китапханәдән урысча китаплар ала идем, — ди Гөлнур Мидхәт кызы. — Урыс телен шундый өйрәнәсем килә! Калын-калын китаплар алып укыйм да, контекстта нидер аңлыйм. Биш сүздән торган сөйләмдә өчесен аңласам, эчтәлек тә аңлашыла башлый. Китапханәче: “Китапны пычратып, туздырып бетәсең, аңламыйсың бит, нигә аласың?” — дип ачулана иде, әмма башка чарасы юк, китапны бирергә тиеш.

Нурия кебек, мин дә әтисез үстем, җитмәсә, балаларны да ирсез үстердем. Ирем Красноусольский егете иде, 40 яшендә йөрәк чиреннән якты дөнья белән хушлашты. Өйләнешкәндә аңа — 20, миңа 21 яшь иде. Кая ашыкканбыздыр? Ул авиация институтында, өченче курста укый иде, минем белән булыр өчен, уку йортыннан китеп, юридик белгеч­лек алды. Следователь, прокурор булып эшләде. Красноусольскида яшәдек. Мин үземнең тулыканлы тормыштан аерылганымны тойдым. Интернет юк иде. Берәр нәрсә язсаң, аны почта аша җибәрәсең, шалты­ратасың. Үзең күрешмәгәч, әсәрләр сирәк чыга. “Үзе юкның күзе юк”, диләр бит. Күңел төшә, дөнья йөге басып китә. Авылда яшәгәндә бер китап та чыгара алмадым. Красноусольскида 17 ел яшәдек. Ниһаять, Уфага күченеп килдек. Мин — “Башкортостан кызы”нда, ирем прокуратурада эш башладык. Тартма-тартма китап белән күчендек — иң зур байлык шул булды.

“Мин сине Уфага алып килдем. Әти-әниемне, фатирны, умарталыкны калдырдым. Машинаны саттык. Барысы да син иҗат итсен өчен. Яз!” — дип, эш бүлмәсенә язарга озата иде ирем. Раил белән Уфада алты ел яшәп калдык. Ул минем беренче китабымның әзер булуын күрде. Ирсез калганда улыма ун гына яшь иде. Икенчегә, сораучылар булса да, кияүгә чыкмадым...

Гөлнур Якупованың иҗат багажында бүген унҗиде китап исәпләнә. Аның унөче башкорт телендә нәшер ителгән. Урысча “Память сердца”, “Заветы Красной книги” белән “Патриот”, татар телендә “Ерткыч каны” дигән китаплары чыккан. Александр Филиппов, Юрий Андриянов, Роберт Паль, Владимир Денисов, Борис Романов һәм башкаларның шигырь­ләрен, Борис Васильев, Камил Җиһаншин, Шәүрә Шәкүрова, абыйлы-энеле Гримм, Сергей Аксаков кебек язучыларның проза әсәрләрен башкортчага тәрҗемә иткән.

Язучы иҗатны яр иткән ләса! Көнен-төнен шуңа багышлаган, аның белән янган.

— Район гәзитендә эшләгәндә вакытка туеп булмады, — ди ул. — Атнасына өч тапкыр чыккан гәзит бөтен җилек маен суыра. Штат зур түгел, урысча да язам, шуны башкортчага тәрҗемә итәм, машинкада басарга да ярдәмләшергә туры килә. Кайчагында хәреф җыючылар хәрефләрне коеп җибәрә дә, аларны тартмаларга җыеп утырасың. Җитмәсә, читтән торып Башкортстан дәүләт универ­ситетының филология факультетында укыйм. Укуы авыр булмады, чөнки аңа кадәр Салаватта педагогия училищесын тәмам­лаган идем.

“Башкортостан кызы”нда баш мөхәррир Гөлфия Юнысова миңа “Син бит шагыйрә!” — дип, якты йөз белән каршы алды, аңа рәхмәтлемен. Бервакыт Әбҗәлил районына Ленин ордены кавалеры, яшь кенә савучы хатын турында язарга җибәрделәр. Поезддан төшсәм, мине райком секретареның “Волга”сы белән каршы алырга килгәннәр. Шундый уңайсыз булды! Моңа кадәр фотохәбәрче белән “кәҗә матае”нда йөргән журналист өчен бу бик зур үзгәреш ләса.

Шигырьләрен училищеда укыганда яза башлаган. Алар “Ленинсе” (хәзер “Йәшлек”), “Башкортостан” гәзитләрен­дә чыккач, бик дәртләнеп йөри Гөлнур Мидхәт кызы. Башкала мохите, чынлап та, файдага була. Әдибә илһамланып, дәртләнеп иҗат итә. “Автограф”, “Мәхәббәткә мәдхия”, “Йөрәк хаты”, “Адәм вә Һава” кебек күркәм шигъри җыентыклар туа. Темалар каян табыла?

— Төрлечә була, — ди язучы. — Әйтик, “Ерткыч каны” әсәре ничек барлыкка килде? Мин шифаханәгә бардым, уем — шигырь язу. Шигырь язылмый да язылмый, биш көн үтте. Кыш көне, төнге икеләрдә урамга чыгып бастым. Буран котыра... Авылым ягына карадым да: “Кешенең акылы булгач, кулыннан килгәч, өйдә утыра, миче бар, ә менә бахыр җанварлар нишләп йөри икән? Ярый ла аю оясына кергәндер”, — дип уйлыйм. Күптән ишеткән риваять искә төште. Имеш, җиләк җыеп йөргән кызлар янына зур аю килеп чыккан да, бер кызны эләктереп, урманга кереп киткән. Бу кыз әллә күпме еллар юк булган, ди. Хәтта аю аны хатынлыкка алган, дип тә тузга язмаганны сөйлиләр. Утыз еллар узгач, теге хатын авылына кайта. Әти-әнисе үлгән. Балалары — аюдан, үзе качып кайткан, дип уйлыйлар. Бу авылда аны үз итмиләр. Бичурага караган кебек карыйлар. Ул моңа түзмәгән, кабат урманга киткән һәм башка кайтмаган. Шунда кинәт минем башымда шушы “Ерткыч каны” повестеның сюжеты туды. Ә “Хатыннар”ны мин күп еллар, бәлки, егерме ел элек үк яза башлаган идем. Шул хакта бервакыт Салават Әбүзәргә сөйләдем. “Ерткыч каны” шедевр булды, халык сездән шедевр көтә”, — диде ул. Иҗат йортына киттем. Аннан трилогиянең “Кыз бала” дигән өлешен алып кайттым.

Һәм, ниһаять, 2013 елда 1500 тираж белән “Хатыннар” дөнья күрә.

— Күп еллар буе күңелдә җыелган хисләрне тасвирладым, — ди Гөлнур Якупова. — Китаптагы геройлар — типажлар, тормышта алар юк. Алай да 90 процентка туры килгән бер прототип бар — Зөлхиҗә оләсәй. Аңа да, минем Зөлфия картәнием кебек үк, уку тимәгән, үзеннән күпкә олы кешегә кияүгә биргәннәр. Ике ул тапкан, алар сугышта үлгән. Әниемне кырык яшендә барган икенче иреннән, тирә-якка билгеле курайчы Әхмәтшадан тапкан. Тырыш хезмәте өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән, БАССРның Югары Советы депутаты булган. Бик матур җырлаган. Шундый кыйммәтле материал була торып, нишләп мин башканы уйлап табып язам? Исемен генә үзгәрттем.

Китапта чөгендерчеләр турында бүлек бар. Чөгендерче — заманында хатын-кыз арасында иң нык таралган һөнәрләрнең берсе иде. Героиняның әнисе шунда эшли, ул үзе дә шул эшне күреп үсә. Безнең районда бервакыт сигез чөгендерче хатын фаҗигале үлде. Ә әсәрдә мин аларны җидәү дип алдым, намусларын саклап һәлак бул­ган җиде кыз белән параллель үткәрер өчен. Гомерләре нигә өзелгән? Процентлар артыннан куып эшләгәнгә... Эш шартлары булмаганга... Җитәк­челәр гаебе белән...

Трилогияне язу биш елга сузылган, басма китап рәвешен алганчы тагын ике ел вакыт үткән.

— Китап укучылар белән бик күп очрашулар узды, — ди Гөлнур Мидхәт кызы. — Хәтта Себергә дә 18 китапны соратып алдылар. Вахта белән эшләгән бер егет алып китте. Укыганнар да, җыелышып конференция үткәргәннәр. Бөтенесе белән дә очрашып булмый. Әйтик, Баймак районы белән телефон аша конференция үткәрдек. Күпләр белән скайп аша сөйләшәбез.

Китапның беренче исем туе Әх­мәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә булды, шуннан Сәет­бабада, арытаба район Мәдәният сараенда. Бәхетемә, райондашларым якын күрә, журналист чагымда кем турында гына язмадым бит. Районнан унбер язучы Сәетбаба мәктәбеннән чыккан! Гафури башкортлары өчен Сәетбаба — цивилизация үзәге дип уйлыйм. Электән аның әллә ничә мәчете булган. Мәктәбендә Җәлил Киекбаев, Сәгыйть Агиш укыткан. Традицияләр көчле булган. Мин укыган чорда да мәктәп гөрләп тора иде, укытучылар, төп эшеннән тыш, концертлар, агитбригадалар оештырды. Минем баш героиням да — укытучы. Агартучы ул. Киләчәк укытучыларын нәкъ шундый итеп күрәсем килә.

Әйтәсе килгәнем дә шул: зур вакыйгаларның башында — гади авыл укытучысы. Аның зур дәрәҗәләр биләве, профессор булуы, планетаны иңләве һич тә мотлак түгел. Гап-гади Толпарлы авылында туып та, ул дөнья хакында бөтен нәрсәне белә. Мин Нуриягә махсус география белгечлеген сайладым. Балалары белән карта буенча гына түгел, Башкортстан буйлап та сәяхәт итә, “Глобус” дигән җәмгыять тә оештыра әле. Ул укыткан балалар зур шәхес була, гыйлем үрләрен яулый. Икенчеләре — гади һөнәр ияләре. Тик барысы да — чын Кешеләр. Димәк, Нурия үзенә тәгаенләнгән миссияне, халкы һәм намусы алдындагы бурычын үтәгән.

“Мин — Хатын, Әни, уй дәрьясында йөзәм, уйлы заттан мин. Дөнья коты бишек тибрәткән кулда икәнлегенә аңы-йөрәге белә инанган заттан”, — дип бәян итә героиня.

— Халкым турындагы уйларымны мин кәгазьгә төшереп калдырырга тиешмен, — дип Нуриянең сүзләренә кушыла шушы гүзәл, камил образны, халык сөюен яулаган трилогияне тудырган автор Гөлнур Якупова да һәм кулына янә каләм ала...
Читайте нас: