+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2016, 02:00

“Аксакал корына җиткерергә кирәк!”

“Башкортостан” киностудиясенең киләчәгенә зур өметләр баглана.“Башкортостан” киностудиясе 1990 елның 25 маенда республиканың Министрлар Советы карары белән булдырылган. Аны оештыручыларның берсе һәм беренче җитәкчесе — режиссер-куючы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дәүләт премиясе лауреаты, “Ника” Русия кинематография сәнгате академиясенең мөхбир әгъзасы Әмир Абдразаков.

Киностудия оешкан елларда, башлыча, документаль һәм хроника фильм­нары төшерелә. 1994 елда — анимация, 1996 елда уен фильмнары тө­шерелә башлый. 2007 елда киностудия цифрлы форматта уен кинопроектларын булдыруга керешә.

Бүген “Башкортостан” кино­студия­сенең иҗат багажында 100дән артык документаль, хроника, анимация фильм­нары, шул исәптән тулы метражлы һәм кыска метражлы 10 уен фильмы бар.

Киностудияне бүгенге хә­ленә җиткерер өчен Булат Йосыпов, Рияз Исхаков, Айдар Акманов, Вилюра Исәндәү­ләтова кебек кинематографистлар зур көч салган. Республика кинематографын күтә­рердәй талантлы яшьләр үсеп килә: алар — Айнур Әскаров, Таңчулпан Буракаева, Роман Пожидаев һәм башкалар. Булат Йосы­повның кино мәктәбе укучылары, Фәрит Габитов җитәкчелек иткән Кинематографистлар берлеге нәтиҗәле эшли.

“Башкортостан” киностудиясе Уфада, Высотная урамында, 10/1 санлы йортта урнашкан. Безне киностудия белән Вилюра Исәндәүләтова таныштырды.

Вилюра Әдһәм кызы — билгеле кинорежиссер, тумышы белән Баймак районыннан. С. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институтында “документаль кино режиссеры” белгечлеге буенча укыган. Русия кинематографистлар берлеге һәм Русия кинорежиссерлары гильдиясе әгъзасы. Халыкара кинофестивальләрдә бүләк­ләнгән. “ТЭФИ-Регион 2007” телевизион премиясе лауреаты. Күп еллар Башкортстан телевидениесендә эшләгән, бер үк вакытта “Башкортостан” киностудиясендә проектлар алып барган. Әле киносту­диядә эшли. “Акбузат” милли һәм этник халыкара кино фестивален оештыручыларның берсе.

— Кино елы уңаеннан республикада киномарафон игълан ителде, — ди Вилюра Әдһәм кызы. — Без, авторлар, төрле жанрдагы фильмнарыбыз белән республика буйлап йөрибез. Район үзәкләрендә бик яхшы каршы алалар. Зал­лар тулы була. Халык элекке вакыттагы кебек клубларга килә, зур экраннарда кино карый. “Һинд киноларын караган заманнар искә төшә, әле башкорт киноларын шулай карыйбыз”, — диләр. Тамашачы белән күзгә-күз күрешеп очрашу, хуплау һәм тәнкыйть сүзләрен ишетү авторларга бик кирәк. Безгә сораулар бирәләр, нинди кинолар күрәсе килүләре турында әйтәләр. Акция тәмамланып килә.

Башкортстан Хөкүмәтенең соңгы берничә елда грант игълан итүе иҗатчылар өчен этәргеч булды. Элек киностудияне финанслау елдан-ел кими бара иде. Финанс ягыннан зур чыгымнар таләп ител­гәнгә, егетләребез берничә ел тулы метражлы кино эшли алмады, хәзер эшләр җайга салынды. Әйтик, ике ел рәттән Айнур Әскаров бик матур фильмнар төшерде. Хәер, иҗат кешесенең күңелендә ниндидер тема бар икән, ул финанслауга карамыйча да иҗат итә. Шәхсән үзем, документаль фильм төшерүче буларак, никадәр акча бүленсә дә, ул сумма елдан-ел кимесә дә, барыбер шул акчаны җиткерәм. Бер командировкага барганда күбрәк төшереп алырга тырышам, төрле ысуллар уйлыйм. Кино эшләмәсәк, без авырый башлыйбыз.

Саннар телендә:
* 1945-55 елларда СССРда төшерелгән биш нәфис фильмның башкорт телендә дубле эшләнгән;
* 1975 елда башкалада 6 мең 200 тамашачы сыйдырырлык 15 кинотеатр, Мәдәният сарайларында һәм йортларында 7 мең урынга тәгаенләнгән 18 профсоюз киноустановкасы эшләгән;
* Башкортстанның кинематографистлар берлеге 1994 елның 21 февралендә оештырылган;
* Республикада “Башкортостан” киностудиясе, 601 дәүләт киноустановкасы, 28 шәһәр кинотеатры эшли.
* 27 август — Русия киносы көне.


Соңгы елларда туган җиргә патриотик тойгы уятуның әһәмияте турында әйтелә. Ватанпәрвәрлек авылда үскән кешеләрдә гомер буе булды. Безнең Туган илгә сөю беркайчан да сүрелмәде. Шуңа күрә фильмнарыбыз барысы да туган якка мәхәббәт белән сугарылган.

Өченче ел рәттән “Көмеш Акбузат” кинофестивале үткә­рәбез, халыкка этник һәм милли фильмнар күрсәтәбез. Быел, “Үзебездә этник фестиваль үткәч, нишләп бу темага фильм төшермибез?” дигән фикерне үстереп, бу юнәлештә дә эш башладык. Мин әле Ырынбур белән чиктәш Зианчура районында “Башкорт шәле” дигән кино эшлим. Башкорт шәле — ул безнең халкы­бызның гореф-гадәтләренең, йолаларының берсе. “Шәл кайда барлыкка килгән? Ырынбур шәле ничек туган? Башкорт шәлләрен ничек Ырынбурга алып барып сату итәләр?” кебек сорауларга җавап эзлим. Шәл бәйләү Стәрлебаш районында да бик үсешкән, ул анда бренд югарылыгына күтәрелгән, шәл фестиваль­ләре уздырыла. Зианчуралылар да әйтте бу хакта. Тик мин Ырынбур белән якынлыкны күрсәтәсем килә. Шәл бәйләү кәсебе хакында галимнәрдән дә сорашам. Төп тарихы кайда ята шәлнең? Әллә Ырынбурдан безнең якка күчкәнме? Гыйльми, фәлсәфи күзлектән тикшерәм. Менә шундый җылы гына картина туарга тора.

Соңгы эшләргә күзәтү ясаганда, шуларны әйтергә кирәк. Киностудия белән берлектә Айнур Әскаров “Уфага сөю белән” фильмын төшерде. Радик Килмәмәтов алты тапкыр дөнья чемпионы, легендар мотоузышчы Габдрахман Кадыйров турында кино эшләргә йөри.

Мин Җиңү көненә багышланган киноны тәмамларга торам. Куергазы районында бер авылдан чыккан өч Советлар Союзы Герое бар. Сүз кырык йорттан гына торган Кинҗәбыз авылы турында бара. Бу авыл элек-электән батырлар төбәге булган. Геройларның икесе сугыштан исән кайта, берсе — авылда колхоз рәисе, икенчесе аның ярдәмчесе булып эшли. Мәс­кәүлеләр “Новости” киножурналында 1968 елда алар турында сюжет төшергән бул­ган. Мин, Мәскәү архивларына барып, аны алып кайттым, шулай итеп, Герой­ларның бераз тере чалымнары булды. Әйткәндәй, бер авылдан өч Советлар Союзы Герое чыгу — уникаль күренеш, ил тарихында юк. Фильмны шартлы рәвештә “Батырлар төяге” дип атадым, әле монтажлау эшләре бара.

Киностудия телне саклап калуда зур роль уйный. Бүген телне саклау бигрәк тә кирәк: күп авылларда мәк­тәпләр ябыла, оптимальләштерү бара. Башкорт те­лендә төше­релгән фильмнар­ның бөтенесендә дә субтитрлар бар. Республика күпмил­ләтле булгач, һәркемгә дә аңлаешлы булырга тиеш. Кино кешене матурлыкка өнди. Анда әхлак темасы күтәрелеп, кешенең яхшы гамәлләре үрнәк итеп күрсәтелергә тиеш. Тамашачы авыр язмышлар мисалыннан да сабак ала. Без, мәңгелек темаларны, чынбарлыкны, матурлыкны күрсәтеп, тамаша­чының күңелен тет-рәндерәбез. Шуңа киноларыбыз, нигездә, позитив булырга, туган телгә, туган җиргә мәхәб­бәт тәрбияләргә тиеш. Бурычыбыз — кеше булып яшәү турында сөйләргә, бер килгән гомердә кеше булып калырга, изгелек таратырга, үрнәк булырга кирәклеген аңлатырга.

Башкортстан киностудия­сенең киләчәге бар һәм булачак, чөнки Хөкүмәт җитәк­челеге безгә йөз белән борылды, грантлар системасын эш-ләде. Халыкара кинофест­и­валь­ләрдә республиканы кайсы тарафларда гына танытмадык, Уфа кебек шәһәрнең дөнья йөзендә булуын күр­сәттек. Былтыр грантлар исә­бенә кинопавильон төзелә башлады. Әле тавыш яздыру цехы эшләнә. Кино­студиянең базасы ныгытыла. Әйбәт кенә камералар сатып алырга планлаштырабыз. Менә дигән кыз-егетләр укып кайта. Күпләре Санкт-Петербург кино һәм телевидение институтында укыган. Әйтик, Илнур Сарбаев, шунда укып кайтып, уңышлы гына эшләп йөри. Мин үзем Мәскәүдә кинематография институтын тәмам­ладым. Үзе­бездә белгечләр укытып чыгару әлегәчә хыялда гына. Сәнгать академиясендә кино факультеты булдыру зарур. Бу турыда уйланырга кирәк. Җитәкчебез Азамат Хуҗах-мәтов үзе дә режиссер, иҗат кешеләренә бик таләп­чән, киноларны белә, проблемаларыбызны аңлый, көрчек­тән чыгу юлларын эзли һәм таба.

Кинофильмнарыбызның барысы да кинофестиваль­ләрдә катнаша, киностудиябезне беләләр. Менә шушы егерме алты яшьлек егетнең (киностудиянең — А.Ю.) аксакал корына җитүен дә насыйп итсен.
Читайте нас: