+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2016, 02:00

Мондый шау-шу кемгә файдалы?

ОСАГОлар базарында ни сәбәпле яртышар еллык чиратлар барлыкка килде?Республикада яшәүчеләр ОСАГОларны бетерер өчен култамгалар җыя. Салават шәһәрендә яшәүче ханым петицияләр сайтында Президент Владимир Путинга ОСАГОларны бетерү, полис булмаган өчен штраф салмауны сорап мөрәҗәгать итә, 200дән артык кеше бу хатка кул куйган.

Әйе, ОСАГОлар базарында янә шау-шу. Менә инде берничә ай республика халкы транспорт чарасын страховкалый алмый, чөнки моның белән шөгыльләнүче компанияләр бланклар юк, ди. Килеп туган проблема, рәсми аңлатмага караганда, полислар алмашыну белән бәйле: аларны 1 июльдән яшелдән алсу төстәгегә алмаштыралар. Әмма әлегә берсе дә юк... Төрле шәһәрләрдә төрлечә: Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел шәһәрләрендә, Калтасы, Тәтешле районнарында бланк­лар юк. “АиФ” гәзитендә язылганча, Салават, Күмертау, Мәләвез шәһәр­ләрендә дә шундый ук хәл килеп туган. Кешеләр март аеннан бирле җәфа чигә икән, бу хезмәт өчен озын-озын чиратлар барлыкка килгән, хәтта сугышып киткән очраклар да булган. Краснокама районында әлегә иске бланкларны бирәләр, әмма анда искиткеч чират барлыкка килгән, компания хезмәткәр­ләре көненә биш кешене генә кабул итә, бүген 250дән артык кеше язылган, димәк, 50 көнлек чират дигән сүз!

Полисының срогы чыккан кешегә ике ай көтәргә кирәк. Ә бу ике ай эчендә күпме штраф җыеп була! Бер эләксәң — 800 сум. Ил Президентына язган ханым шулай белдерә дә: “Автогражданлык җаваплылыгын үтәүне тәэмин итәргә Хөкүмәт әллә теләми, әллә булдыра алмый. Ә нигә моның өчен без штраф түләргә тиеш?” Чыннан да, полис алмыйча, җаваплылыктан качып йөрсәң — бер хәл. Ә бит әлеге вакытта (инде берничә ай!) халык чиратлар торып та полис ала алмый! Бланклар булмауда аның гаебе юк, нигә моның өчен ул штраф түләргә тиеш әле? Страховка компанияләренә штраф салсыннар, я Хөкүмәтнең үзенә.

1 октябрьга тиклем (күчү чорында) яшел төстәге иске бланкларны тутырырга да ярый. Әмма, күрүебезчә, алары калмаган, ә алсу төстәге яңалары әле килмәгән. Иске бланкларның нәрсәсе ярамаган соң, нигә аларны алмаштырырга булганнар? Страховкалаучылар фикеренчә, ОСАГОның яңа бланклары — ялган бланклар белән көрәшүнең бер төре. Ялган документлар белән эш итүчеләр бик нык арткан икән. Яңа бланклар ярдәмендә автоматлаштырылган фото һәм видеотеркәү системасы ярдәмендә андый шоферларны ачыклап, билгеләп булачак. Сүз дә юк, мошенниклар белән көрәшергә кирәк. Әмма бу зур эшкә бернинди әзерлексез тотынылганлыгы аптырата. Башта кирәкле күләмдә бланклар эшләп булмый идемени?! Ирексездән, әллә бу ажиотаж тудыру кемнәрнеңдер кесәсен калынайту өчен эшләнәме, дигән уй туа. Әйтик, Нефтекамада (хәер, башка җирдә дә бардыр) мошенниклардан 1500 сумга легаль булмаган полис алып була, диләр. Мондый полисларның чын түгеллеген хәтта ГИББД хезмәткәрләре дә аера алмый икән. Ә менә юл-транспорт фаҗигасе була калса, мондый ялган полислар буенча, әлбәттә, акча түләнмәячәк. Машинасыз калмас өчен шоферлар теләсә нинди адымга барырга әзер шул, чөнки күпләр өчен машина транспорт чарасы гына түгел, ә акча табу, гаиләсен туендыру чарасы да.

Экспертлар билгеләвенчә, бүген русиялеләрнең кулында автограждан­лык җаваплылыгы турында якынча 5 миллион ялган полис бар. Кайберәүләр үзләрендәге документның ялган икәнлеген белмәве дә мөмкин, бу бары тик авария вакытында гына ачыклана. Ялган полислы водитель үзе генә түгел, бу очракта авариягә эләккән икенче водитель дә каза күрә, чөнки аңа да акча түләнми.

Ялган полисларның барлыкка килүенә узган елның апреленнән ОСАГО полисларының артык кыйммәтләнеп китүе дә булышлык иткәндер. База тарифының хакы гына да 40 процентка артты. Җиңел автомобиль өчен база тарифы, мәсәлән, физик берәмлекләр өчен 3432-4118 сум тора, узган елда ул 2440-2574 сум иде. Бу хакка төбәк коэффициентын да өстәргә кирәк.

Полис алганда өстәмә хезмәт өчен акча түләтү темасы да ялкытты. Июльдә ил Президенты Владимир Путин ОСАГО өчен өстәмә хезмәт алучыларны административ җаваплылыкка тарттыру турында законга кул куйды. Страховкалаган чакта икенче хезмәтне мәҗбүриләп таккан өчен юридик берәм­лекләргә — 100-300 мең, вазыйфалы кешеләр өчен 20-50 мең сум штраф каралган. Әмма әлеге законга төкереп караучылар, элеккечә эшләүчеләр, төрле “өстәмә хезмәтләрне” көчләп тагучылар җитәрлек. Димәк, проблема урынында кала бирә.

Башкортстан ОСАГО буенча тикшерүләр үткән 70 төбәктән иң күп закон бозу очрагы теркәлгән 52 төбәк исәбенә кергән. Бу очраклы түгел, чөнки без бу закон бозулар белән еллар дәвамында үзебез очрашып килдек, инде менә ОСАГО базарында гауга. Бүгенге хәл көлкеле дә, кызганыч та: Хөкүмәт безне полислар белән тәэмин итә алмый һәм... шуның өчен үзе үк безгә штраф сала. Бу хәлгә ничектер чик куярга кирәк.

Башка илләрдә ОСАГО белән проблемалар юк һәм беркайчан да булмаган, диярлек. Чит илләрдә ОСАГО тәҗрибәсез, аеруча яшь водительләргә зур ярдәм булып тора, юл фаҗигасе булган очракта, ул аларны финанс яктан коткара. Бездә исә, нигәдер, башта эшләнелә, аннан гына уйланыла... Хәер, һәрвакыттагыча.
Читайте нас: