+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2016, 02:00

\"Дөнья\" дөньяны ача

Уфада яңа форматта яшьләр форумы үтте.“Дөнья” проекты Башкортстанда яшьләрнең мөмкинлекләрен, сәләтен үстерү өчен уңай шартлар булдыру, иң талантлыларны берләштереп, аларның башлангычларын гамәлгә ашыруга уртак көчне юнәлтү, активларга ярдәм итү максатыннан барлыкка килгән. Интернет-сайт, аңа бәйле мобиль кушымта, “Кадрлар активы” мәгариф программасы, оешмалар, активистлар, муниципаль мәгарифнең эшчәнлеген бәяләүнең рейтинг системасы, шулай ук “Яшьләр. Идеяләр. Үсеш” һәм “Дөнья. Хезмәт. Май” яшь кадрлар конференциясе кебек чараларны арытаба ел саен үткәрү күздә тотыла.

27 августта Уфада Конгресс-холлда “Дөнья” дип атал­ган беренче яшьләр конвенты кысаларында проектның пре­зентациясе үтте. Анда 500гә якын кеше катнашты. Алар арасында иҗтимагый оешма җитәкчеләре, район, шәһәр яшьләр советы рәисләре, предприятие һәм университет профсоюзларының яшь лидерлары, республика югары уку йортларында белем алучы студентлар Советлары рәис­ләре һәм башкалар бар иде.

Төпле белемле, заманча карашлы, республиканың ки­ләчәге өчен янып йөрүче “Дөнья. Яшьләр. Идеяләр. Үсеш” яшьләр конвентында катнашучылар белән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов очрашты.

– Бүгенге яшьләр конвенты “Яшьләр. Идеяләр. Үсеш – Дөнья” дигәнгә туры килә. Һәр дәүләтнең, гомумән алганда, кешелекнең телендә бу иң мөһим сүзләр. Шушы исем астында җыелып, глобаль проблемалар буенча фикер алышуыгыз бик яхшы, – диде республика җитәкчесе.

Төбәк җитәкчесе яшьләрне үзенең көн тәртибе белән таныштырды, Башкортстандагы икътисади, демографик хәлгә игътибар итәргә өндәде, белем алу мәсьәләсенә аерым тукталды.

– Яшь кеше алдында торучы иң мөһим бурыч – сыйфатлы белем алу. Яшьләр башкалада, республикада укысын, эшкә калсын өчен мәгарифне ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча оештырырга тиешбез. Бу инженерлар, хокук һәм икъти­сад өлкәләре генә түгел, ә киләчәккә юнәлтелгән һөнәрләр дә, – дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Арытаба төбәк җитәкчесе конвентта катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Муниципалитетлардагы инфраструктураны үстерү, спорт, мәдәни, социаль объ­ектларны төзекләндерү, булдыру кебек темаларга сораулар күп яңгырады. Бөре шәһә­реннән килгән катнашучы “Республиканың 100 еллыгына – 100 яңа объект” проекты кысаларында шәһәрдә яңа бала тудыру йорты төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

– Яхшы идея. Мин хуплыйм. Андый медицина учреждение­ләре буш булмасын иде дигән теләктә мин, – диде Рөстәм Хәмитов.

Очрашуда фәнне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спорт, физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү кебек темалар кузгатылды. “Республикадагы глобаль мәсьәләләр нинди?” дигән сорауга, Башкортстанда дустанә иҗтимагый-сәяси мохит булдыру, талантлы яшьләрнең, мәктәп тәмамлап, чит якларга укырга китүен, анда төпләнеп калуын билгеләде республика җитәкчесе.

– Укучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, чит ил университетларына укырга керә һәм әйләнеп кайтмый. Республи­каның киләчәге була алган акыллы, белемле, лаеклы балаларны югалтабыз. Шуңа да “Дөнья” конвенты кебек форумның максаты – талантлы яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр һәм шартлар булдыру, – дип ассызыклады республика Башлыгы.

Конвентта катнашучы яшь­ләрнең берничәсе белән якыннан танышабыз. Рөстәм Фатыйхов – Башкортстан дәүләт университеты башкорт фило­логиясе һәм журналистика факультетының 4 курсы студенты. Русия студентлары отрядының актив әгъзасы, бер көн элек кенә Новороссийскидан кайткан. Ике ел инде җәйләрен “Сәяхәтче” студент отрядында проводник булып эшли икән. “Укудан тыш, үземне төрле һөнәрләрдә сынап, эшләп карыйм, киләчәктә аларның файдасы тияр дип уйлыйм”, – ди Рөстәм. Благовар районы егете Илгизәр Зәй­нетдинов Уфа дәүләт авиация техник университетының технологик системаларны автоматлаштыру факультетында 4нче курста укый. Авылларда заманча спорт комплекслары булдыру проек­тының авторы. Егетне яшьләр проблемалары борчый, шунлыктан аларны чишүгә юнәлтелгән проектлар өстендә эшли ул. Айнур Гайсаров – Туймазы татар дәүләт театрында сәнгать җитәкчесе. Яшьләрнең мәдәни чараларда сүлпән катнашуы, театрларга йөрмәве өчен борчыла. Яшь режиссерлар, драматургларны җәлеп итү, аларның эшчәнлеген үстерү зарурлыгына инанган ул.

Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе Бердәм яшьләр программасын укып ишеттерде. Ул мәга­рифнең сыйфатын һәм абруен күтәрүне, яшьләр торак кооперативларын оештыруны, туризмны үстерүне, Яшьләр йорты һәм республика технополисын, Башкортстанның медиа образын булдыруны үз эченә ала.
Читайте нас: