+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2016, 02:00

Максатлы программа гамәлгә ашырыла

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов республиканың башкарма власть, федераль министрлык һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән оператив киңәшмә үткәрде. Анда Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов республика халкын авария хәлендәге йортлардан күчерү программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

2012 елның 1 гыйнварына авария хәлендә дип табылган йортлардан халыкны күчерү максатында Башкортстанда 2013-17 елларга исәпләнгән программа гамәлгә ашырыла. 2012 елның 1 гыйнварына республикада авария хәлендә 387 мең квадрат метр торак исәпләнә иде. Программаның гомум бәясе — 14,3 миллиард сум. Биш ел эчендә 28,3 мең кешене күчерү планлаштырыла.

Әлеге вакытта программаның 2015-16 елларны колачлаучы өченче этабы тормышка ашырыла. Бу чорда авария хәлендәге күпфатирлы 264 йорттан 6,5 мең кешене күчерү күзаллана.

2012 елдан башлап бүгенгә кадәр 114 мең квадрат мәйданлы күпфатирлы 309 йорт авария хәлендә дип табылды. Моны исәпкә алып, төбәктә 2015-18 елларга республика программасы эшләнде. Аның кысаларында гомум мәйданы 55,4 мең квадрат метр тәшкил итүче тораклардан 4 мең кеше күчереләчәк.

Халит Мәхмүдов сүзләренә караганда, бу эш расланган графикка ярашлы алып барыла. Аны үтәү максатында Комитет программаны гамәлгә ашыруны контрольдә тота, муниципалитетлар катнашлыгында даими киңәшмәләр үткәрә, йортлар төзелеше барышына күчмә тикшерүләр оештыра
Читайте нас: