-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2016, 02:00

Сөт ризыклары – сәламәтлек нигезе ул!

Шуңа да җитештерүнең әлеге тармагын үстерүгә республикада иң җитди игътибар юнәлтелә.Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа буйлап эш сәфәре барышында Башкортстан дәүләт аграр университетында һәм “Сөт иле” фестивалендә булды.

Әлеге университетның азык-төлек технологияләре факультеты нигезендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән “Сыр ясау мәктәбе” ачылды. Импортны алмаштыру өлкәсендә перспективалы проект белән төбәк җитәкчесе дә танышты.

Уку йорты ректоры Илдар Габитов белдерүенчә, “Дәүләкән сөт компаниясе” җәмгыяте һәм Башкортстанның Сөт берлеге ярдәме белән университетта чимал сыйфатын бәяләү һәм сыр җитештерү буенча укыту-җитештерү цехы лабораториясе булдырылган. Биредә 120 литр сөткә исәпләнгән Италия корылмасы урнаштырылган. Аның ярдәмендә сырның төрле сортларын җитештерергә мөмкин.

“Сыр ясау мәктәбе”ндә студентлар сыр җитештерү технологиясе белән таныша ала. Биредә, шулай ук, фермерлар, сөт җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре, үз эшен ачарга теләүчеләр осталыгын камилләштерә алачак. Укыту процессына университет преподавательләре һәм сөтчелек заводының һөнәри сыр җитештерүчеләре җитәкчелек итәчәк.

Әлеге вакытта саклау вакыты чикләнгән йомшак сортлы сыр җитештерелә башлаган. Цех куәте — бер сменага 100 килограмм сыр. Җитештерелгән продукцияне республика кибетләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко билгеләвенчә, сыр җитештерү сөт терлекчелеген үстерүгә ярдәм итәчәк.

Башкортстан Башлыгы республикада җитештерелүче сөтнең сыйфаты белән кызыксынды, сыр сортларын тәмләп карады, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Авыргазы һәм Туймазы районнары фермерлары белән аралашты.

Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, әлеге юнәлешне үстерү өчен бу төр җиһазларны үзебездә җитештерүне җайга салырга кирәк. Сыр җитештерү цехында ул аз куәтле сыр ясау корылмасының Русиядә җитештерелгән төрдәше белән танышты.

— Бурыч — үзенә күпчелек халыкны җәлеп итүче колачлы проектны гамәлгә ашыру. Моның өчен бездә мөмкинлекләр зур. Сырны сату өчен түгел, ә үзең өчен җитештерергә дә мөмкин, — диде ул.

Очрашуда, шулай ук, “Дәүләкән сөт компаниясе”н реконструкцияләү һәм аны арытаба үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Университетта республика Башлыгы металлар технологиясе һәм машина ремонтлау кафедрасы каршындагы сынау участогында булды. 1978-88 елларда бу кафедрага аның әтисе Зәки Хәмитов җитәкчелек иткән.

Биредә авыл хуҗалыгы машиналарының искергән детальләрен тергезү өчен җайланмалар эшләү һәм ресурсларны саклаучы технологияләр буенча лаборатория оештырылган.

Монда, шулай ук, авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнү һәм аны диагностикалау өчен заманча укыту залы булдырылган. Техника әлеге юнәлештәге федераль һәм республика министрлыклары, җитештерүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән.

Кафедрада спутник ярдә­мендә мониторинглауны файдаланып, автоматлаштырылган исәп алып бару системасы буенча патент алынган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча анда импортны алмаштыру программасы кысаларында двигатель һәм гидротрансмиссия майларын сынау буенча эш алып барыла.

— Биредә яхшы җиһазлар бар, лабораторияләр эшли. Монда бүген басуларда эшләүче техниканы күрергә мөмкин, шуңа күрә яңа тракторлар һәм комбайннар студентлар өчен яңалык түгел, — диде Рөстәм Хәмитов.

Арытаба республика Башлыгы Конгресс-холл янында үтүче VI Бөтенрусия “Сөт иле” фес­тивалендә булды. Ул шәһәр халкы белән аралашты, күңел ачу мәйданчыкларын карады, төбәкнең эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим иткән сөт ярминкәсе белән танышты.

— Биредә сөт продуктлары бәясе, кибетнеке белән чагыштырганда, 20-25 процентка кимрәк. Әмма иң мөһиме — бәйрәм атмосферасы һәм республика халкын сөт продуктларын куллануга җәлеп итү. Мондый ярминкәләрдә шунда ук продукция җитештерү буенча кечкенә мәйданчыклар булдырырга кирәк. Кешеләр сырның, эремчекнең, каймакның ничек ясалуын күреп торырга тиеш. Болар халык өчен кызыклы булыр иде, дип уйлыйм, — диде, фестиваль хакында тәэссоратлары белән уртаклашып, Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: